Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Казан арты" музеенда 23.03.2021

Каникуллар башлану белән 5 класс укучылары Арча шәһәренең иң зур музее "Казан арты"нда булдылар. Арча һәм Арча районы авыллары тарихы белән таныштылар. Безнең як тарихына багышланган экспозицияләрне яратып карадылар. "Сугыш урлаган балачак" күргәзмәсе белән таныштылар. Геройлар һәм халык язучылары аллеяларында булдылар.
-
Каникуллар башланды. "Әлифба" музеенда. 22.03.2021

7 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Шакирова Гүзәлия Камил кызы белән Арча педагогия көллиятендә урнашкан Әлифба музеена экскурсиягә бардылар. Алар музейның оешу тарихы, 1965 нче елдан башлап Әлифба авторлары Вәгыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының тормыш юлы, педагогик һәм иҗат эшләре белән, бөтен дөнья халыкларының язу системасы барлыкка килү, аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр үсеше белән таныштылар.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2021 Төрки халыкларның уртак бәйрәме - Нәүрүз җитте. Мәктәп укучылары язны каршылап бәйрәм иттеләр.

-
"Сау бул, Әлифба!" 20.03.2021 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - "Әлифба бәйрәме"узды. Кичәне үткәрүдә башка класс укучылары да ярдәм иттеләр. Алар төрле геройлар булып киенеп уйнадылар. Бәйрәм барышында "Әлифба" курсында алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, шигырьләр, күренешләр күрсәтелде. Балалар әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Алга таба да укучыларының тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

-
"Аҗаган" 20.03.2021

5-11 класс укучылары арасында "Аҗаган" уены үткәрелде. "Саперлар", "Элемтәче", "Лабиринт", "Сазлык", "Мина кыры" этаплары үтеп җиңүчеләр билгеләнде. 10-11 класс командасы беренчелекне яулады.
-
Проект якладык 19.03.2021 Бүген мәктәптә проектлар яклау көне булды. Һәр укучы үзенең проект эшен тиешле таләпләр буенча әзерләгән.

-
"Созвездие-Йолдызлык - 2021" 18.03.2021 "Созвездие-Йолдызлык - 2021" ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проектының зона этабында "Хореография" номинациясендә 2 урынны алып "Ариель" бию группасы финалга үтте. Бию төркеменә йөрүче 5 класс укучылары Зиннатуллина Н, Харрасова Г. не котлыйбыз, финалда уңышлар телибез!

-
"Аҗаган" 18.03.2021 "Аҗаган" уеннарының зона ярышларында уңышлы чыгыш ясаган мәктәп командасын котлыйбыз!

-
Нәҗибә Сафина бездә кунакта 18.03.2021 Казиле башлангыч мәктәбендә күренекле татар шагыйрәсе,журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина белән очрашу булды. Очрашу бик җанлы үтте.Кичә барышында укучылар аның ” Кош теле”, ”Мәче фәлсәфәсе”, Аккош күле”,Камка һәм яфрак капка” китапларыннан шигырьләр,өзекләр укыдылар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан туган тел,милләт язмышы турында әңгәмәдә укучылар бик теләп катнаштылар.Кичә ахырында Нәҗибә апа Казиле укучыларына багышлап язган “Милләтемнең терәге” шигырен укыды. Авыл мәктәбе.Өч бала. Өмет тулы күзләре. Язгы бөреләр шикелле Телләрендә сүзләре. Шигъри сүзләр коелалар, Җаннарыннан моң ага. Ишетелеп тора ,чынлап , Йөрәкләр ничек кага. Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

-
Общешкольный диктант на английском языке 17.03.2021

С 9-13 марта учитель английского языка провёл общешкольный диктант на английском языке "Just a dictation". Основной целью диктанта является анализ уровня владения английским языком, а также поддержание мотивации обучающихся общеобразовательных организаций к активному изучению английского языка, формированию речевой этики обучающихся.








