Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Чаңгы шуабыз 03.01.2022 Безнең укучылар чаңгы шууны сагынып көтеп алалар. Бүген укучылар белән чаңгы шуу көне уздырылды. Саф һавада йөреп кайту рәхәтлек бирде, сәламәтлек өчен бик тә файдалы булды. Кыш ае салкын булса да, Бирешмибез без аңа. Салкыннарны куа – куа, Шуабыз чаңгы – чана.

-
Каникуллар... 02.01.2022 Укучыларның көтеп алган кышкы каникул вакыты да килеп җитте. Каникулны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә һәр көнне укучылар өчен төрле чаралар үткәрелә. Бүген шугалакта тимераякта шуу көне оештырылды. Урамда матур итеп йомшак кар ява. Башта укучылар, укытучылар үз көчләре белән шугалакны кардан чистарттылар, аннары рәхәтләнеп тимераякта шудылар, уеннар уйнадылар. Бүгенге көн балалар өчен бик кызыклы булды.

-
Шашка ярышлары 02.01.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, укучыларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен, төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 2 нче гыйнварда, укучылар шашка уйнауда көч сынашу өчен җыелды. Ярышта 4 нче сыйныф укучысы Җәләлиев Фәнилгә тиңнәр булмады. 3 нче сыйныф укучылары Әскәрова Илсинә, Вафин Альмир яхшы уен күрсәттеләр. Аннары укучылар шахмат уйнау серләрен өйрәнделәр.Укучылар мәктәптән күтәренке кәеф һәм шат күңел белән таралыштылар.

-
Шашка-шахмат ярышлары 29.12.2021 Бүген профсоюз хезмәткәрләре арасында шашка һәм шахмат ярышларының зона турлары булды.Кушлавыч мәктәбендә үткәрелгән ярышларда безнең мәктәп профсоюз хезмәткәрләре дә катнашып кайтты. Җәләлиев И.И. шахмат буенча 2 нче, Рәхматуллина А.Р. шахмат буенча һәм Фазылҗанов А.Ф. шашка буенча 3 урын яуладылар. Уңышлар белән котлыйбыз!

-
Чыршы бәйрәмнәре 28.12.2021 Мәктәптә чыршы бәйрәмнәре булып узды. Һәр класс үзенең бәйрәмен яхшы әзерлек белән матур итеп оештырды. Стенгазета чыгару, открытка ясау, класс кабинетын бизәү, ел символын ясау бәйгеләренә йомгак ясалды.

-
Котлыйбыз! 28.12.2021

Мәктәбебез укучылары бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында югары уңышларга ирештеләр. 6 класстан Низамиева А. инглиз теленнән һәм Габдрахманов И. татар теленнән призер булдылар. 7 класстан Насыйбуллин И. рус теленнән призер булды. 8 класстан Шакирова Г. татар теленнән җиңүче, рус теленнән призёр, Хөсәенов К. рус әдәбиятыннан, Төхбәтуллин А. технология фәненнән призёр булдылар. 9 класстан Исмәгыйлев И. технологиядән призер булды. 10 класстан Хөсәенов Ә. ТИН, физика, математикадан призер, Рамазанова А.татар теленнән җиңүче һәм татар әдәбиятыннан призер, Гыйлаҗиева Г. татар теленнән һәм рус әдәбиятыннан призер, Сабирҗанов А. инглиз теленнән призер булдылар. Укучыларны һәм укытучылар Габдрахманова Н.Ш., Нәбиуллина Г.Р., Шакирова Г.К., Төхбәтуллина Л.Х., Саттарова Г.Ф., Җәләлиев И.И., Исмәгыйлева Г.А., Потехина Л.А.ны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Чыршы бәйрәме 28.12.2021 Матур традиция буенча район башлыгының “Чыршы” бәйрәме быел да иң актив, акыллы, сәләтле укучыларны җыйды. Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Сабирова Айгизә һәм 9 нчы класс укучысы Исмәгыйлов Искәндәр бу бәйрәмдә катнашып кайттылар.

-
Котлыйбыз! 27.12.2021 Бүген “Гаилә һәм мәктәп” журналының КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә уздырган “Туган тел” олимпиадасына йомгак ясалды. Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2Г сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Нурзиләнең җаваплары 2 нче урынга лаек булды. Ул КФУ бинасында уздырылган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

-
Президент чыршысы 27.12.2021 25 нче декабрь көнне Татарстанның сәләтле балалары – уку алдынгылары, олимпиада, конкурс, конференция җиңүчеләре Казанда очрашты. Алар президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннеханов катнашындагы Чыршы бәйрәменә җыелдылар. Алар арасында Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабирова Азалия дә бар иде. Азалия – олимпиадалар призёры, конкурс, конференцияләрдә җиңүче. Укучылар, бүләкләр алып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Азалиягә киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Театр сөючеләр" түгәрәге 27.12.2021 Бүген, ягъни 27 нче декабрь көнне, мәктәбебез гөрләп торды. Г. Тукайның шигырь юллары белән әйтсәк: "Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр". "Театр сөючеләр" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз беренче яртыеллыкны йомгаклап, Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" пьесасын сәхнәләштерделәр. Ул һәркемнең күңеленә хуш килде. Талантлы укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.









