Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 ( 318 ) 319 320 >>
-
Әниләр тәрбия сәгатендә... 03.03.2017

3 нче март көнне 1нче класста "Әкияттә кунакта " дигән тәрбия сәгате үтте. Тәрбия чарасы викторина формасында узды. Бу тәрбия сәгатендә әниләр дә катнашты. Исмәгыйлева Адиләнең әнисе Гүзәлия апалары балаларга Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен укыды һәм бу әкиятнең тәрбияви максатын ачыклады.
-
Тимурчылык эше 03.03.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Яхшылык эшлә” акциясе кысаларында тимурчылык эше дәвам итә. Авылыбызның иң өлкән кешесе Рауза әби тимурчыларны көтеп тора. Укучыларыбыз әбинең хуҗалык эшләрендә булышып, карларын көрәп кайттылар. Өлкән кешенең күңелен күреп, ярдәм итеп кайту- изге эш.
-
Химиядән ачык дәрес
03.03.2017
3-март көнне химия укытучысы Шакирова К.Д. 10-класста “Крахмал” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар төрле яшелчәләрдә һәм әзер туклану продуктларында крахмал барлыгын тәҗрибә ярдәмендә ачыкладылар. Тема укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Наркотикларга юк! 02.03.2017

2 март көнне класс җитәкчесе Зарипова М.Р. 10 класс укучылары белән наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан тәрбия сәгате үткәрде. "Афәтнең башы гаиләдә" дигән нәтиҗәгә килде 10 нчы класслар.
-
Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең! 01.03.2017

Бүген 1 класс укучылары өчен «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар китапларның килеп чыгу тарихы, китап төрләре белән таныштылар. Китап уку һәм саклап тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Соңыннан китапларга тоткыч ясадылар.
-
Әй, мәктәбем, белем учагы, син гомернең иң гүзәл чагы! 25.02.2017

Бер күрешү – үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килик без тагын...
Әй мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып, кабат сиңа килми, кем генә синдә үткән бала чагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын, сабакташларын юксынмый икән?
Бүген, 25 нче февраль көнне, без Яңа Кырлай урта мәктәбен 1967, 1977, 1987, 1997 һәм 2007 елларда тәмамлап чыккан укучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Әйе, алар бүген укытучыларын, классташларын, дусларын сагынып кабат мәктәпкә килделәр.
Кичә һәр чыгарылыш класс укучыларына, класс җитәкчеләренә сүз бирелеп, җыр, бию белән үрелеп барылды. Сөйләр сүзе булган һәркемгә мөмкинчелек бирелде, чыгарылыш класс укучылары мәктәп елларында булган истәлек-хатирәләре һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, матур җырларын бүләк иттеләр. Бүгенге очрашуга килгән, мәктәбен, укытучысын, классташларын, дусларын онытмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Әлеге очрашу традициягә керер, дәвамлы булыр дип, ышанып калабыз.
-
Конкурс чтецов "Мы о войне стихами говорим" 22.02.2017

Сегодня учитель русского языка и литературы Кабирова Аниса Рашидовна в рамках гражданско-патриотического месячника провела в 6 классе конкурс чтецов "Мы о войне стихами говорим". Цели и задачи конкурса: воспитание у учащихся чувства патриотизма, ответственности за судьбу страны, уважения к бессмертному воинскому подвигу; выявление и поощрение талантливых учащихся; обучение выразительному чтению, актерскому мастерству; способствовать повышению интереса к выразительному чтению. Учащиеся очень серьезно отнеслись к конкурсу и показали, на что они способны. Жюри высоко оценило их подготовку. В конце конкурса классный коллектив исполнил песню " Три танкиста".
-
Бәйрәм белән хөрмәтле ир-егетләребез! 22.02.2017

22 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары ир-ат укытучыларны һәм укучы егетләрне 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар теләделәр. Аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
-
Туган телебезне онытмыйк! 21.02.2017

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Бүген 5 -7 нче сыйныф укучылары туган телнең матурлыгы, аһәңлелеге турында сөйләшеп, телне сакларга кирәклегенә басым ясадылар. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Туган телебезне онытмыйк!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
-
Нәрсә ул батырлык? 20.02.2017

20 февраль көнне 8 классларда класс җитәкчесе Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы “Нәрсә ул батырлык?” дигән тема астында ачык класс сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә укучылар сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән танышып, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен аңладылар.Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкинме? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә төшенделәр. Шулай ук тәрбия сәгатенә килгән кунаклардан: сугыш чоры баласы Әхмәтгалиев Данил Әхмәтгали улы, әтиләр советы әгъзасы, совет чоры солдаты Шәяхметов Фәләвәт Хаҗиәхмәт улы , яңа гына армия сафларыннан кайткан егетебез Әхмәтгалиев Салават Булат улы катнашты. Алар укучыларга батырлык эшләү өчен үзләрендә кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш , зиһенле, игътибарлы, җитез сыйфатларына ия булырга кирәклеген төшендерделәр.













