Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 311 312 ( 313 ) 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 83 укучының, 54 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле, укытучыларыбыз 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – тәрҗемәче”, “Бакый Урманче һәм Г.Тукай иҗаты”, “Төрле елларда Г.Тукайны өйрәнүләр тарихыннан”, “Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза”, “Табигать- тиңсез хәзинә”, “Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Г. Тукай иҗатын өйрәнү”, “Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”, “Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Безнең мәктәптән бу укуларда Миңнуллина Зилә, Корбангалиева Илгизә, Хәсәнова Альбина призлы урыннарга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Ак калфак" оешмасы бездә кунакта 13.04.2017

Бу көннәрдә Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар ииҗтимагый оешмасының V форумы уза. 13 апрель көнне “Ак калфак” оешмасы Г.Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Кунакларны безнең мәктәп укучылары матур шигырьләр, тәмле чәк-чәк белән каршы алдылар.
-
Сыерчыклар кайтты туган ягыбызга, куйыйк эле ояларны яныбызга... 11.04.2017

Мәктәп ишегалдындагы агачларга сыерчык оялары куелды. Ояларны ясауда ярдәм иткән әтиләргә зур рәхмәт.
-
"Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә" 09.04.2017

10 класс укучысы Гайфуллина Раиля "Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә" катнашып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Мифтахова Г.Г. Котлыйбыз!
-
“Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе 09.04.2017

8 апрель көнне мәктәптә “Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе кысасында хезмәт десанты үтте. Мәктәп укучылары белән бергә «SаMоSтоятельные дети» республика проекты әгзалары, “ЭРОН” отряды мәктәп территориясендә кар таратуда актив катнаштылар.
-
Лобачевскийның иҗади кичәсе 08.04.2017

Бүген мәктәбебездә кунакта Таттелеком компаниясенең Арча ЗУЭСыннан профсоюз комитеты рәисе Шакирова Алсу Фәрит кызы булды. Ул 9 сыйныф укучылары алдында бөек математик Н.И.Лобачевскийның тууына 225 ел уңаеннан “Лобачевскийның иҗади кичәсе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Кичә барышында укучылар галимнең тормышы һәм фәнни эшчәнлеге белән тирәннәнрәк таныштылар, аның биографиясендәге кызыклы фактлар турында белделәр. Таттелеком хезмәткәрләре һәрвакыттагыча укучыларны үзләренең истәлекле бүләкләре белән дә куандырдылар. Бу очрашу укучыларга бик ошады.
-
Өмәгә чыктык 08.04.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбендә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Мәктәп янын кардан чистарту эшләре башланды.Бүген дә укучылар һәм укытучылар актив рәвештә “Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе кысасында өмәгә чыктылар. Мәктәп янындагы карларны тараттылар.
-
Ачык тәрбия сәгате 07.04.2017

Бүген 7 апрель көнне 5 класс җитәкчесе Рәхимова Р.И. “Дуслык таулар күчерә” исемле ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес проблемалы ситуацияне тудырып, аны чишү белән башланып китте, укучылар шул очрак ярдәмендә дәреснең темасын белделәр. Дуслык - төшенчәсенең мәгънәсен ачыкладылар, дуслыкның төрләрен атадылар, төрле очракларны анализлап, чын һәм ялган дуска хас сыйфатларны билгеләделәр, татар халык мәкальләрен дәвам итеп, аларның мәгънәләрен аңлаттылар, үзләренең чын дуслары турында сөйләделәр, “Син яхшы дусмы?” исемле тест эшләделәр. Дусларсыз кеше бәхетле була алмый, ә дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала. Дустың бар икән- таянычың бар дигән сүз. Безнең дусларыбыз гомерлек булсын, аларның кадерен белик дигән нәтиҗәгә килделәр!
Галәмнең серләрен белергә,
Укырга, эшләргә, төзергә.
Дус булып яшик без гомергә,
Атлыйк без гел бергә, гел бергә.
-
Акция "Будь готов! Скажи, нет!" 07.04.2017

7 апреля руководитель проекта «SMS дети» Шарафутдинова Г.Н и участники проекта провели в МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ» антинаркотическую акцию «Будь готов! Скажи, нет!». Цель акции - привлечение внимания к проблемам наркомании, актуализация активной гражданской и правовой антинаркотической позиции, привитие любви к здоровому образу жизни. Мероприятие началось с викторины «Знаешь ли ты закон?», в которой приняли участие учащиеся 9-11 классов. Затем прошла беседа на тему «Здоровому образу жизни – ПРИВЕТ! Вредным привычкам скажем – НЕТ!». В ходе мероприятия ребятам также было предложено высказать свои пожелания, впечатления об акции и поставить подпись. На память об акции ребятам были вручены символические браслеты-талисманы.
-
Яңа Кырлай авылы китапханәчесе бездә кунакта 06.04.2017

Бүген, 6 апрель көнне, Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Ахметзянова Н.Н. һәм тәрбияче Закирова Г.Ш. озайтылган көн төркемендә йөрүче балалар белән “Кошлар – безнең дусларыбыз!” дигән темага кичә уздырдылар. Кичәдә балаларга кошлар турында бик күп мәгълүмат бирелде. Укучылар үзләре дә кошлар турында бик матур шигырьләр ятлап килгәннәр иде. Кичә азагында укучылар кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.













