Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Педагогик совет утырышы 06.04.2017

Бүген Яңа Кырлай урта мәктәбендә:”Яңа дәүләт белем бирү стандартлары шартларында информацион технологияләр куллану”дигән тема астында педагогик совет утырышы узды.Монда өченче чирек нәтиҗәләре тулысынча анализланды,белем сыйфаты,ТДИ, БДИ нары турында сөйләшенде.Методик темалары буенча укытучылар чыгышы тыңланды.Белем сыйфатын яхшырту максатыннан яңа технологияләрне дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда системалы кулланырга кирәклеге әйтелде.
-
Фәнни-гамәли конференция 05.04.2017

5 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә үткән, РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге I районкүләм һәм V мәктәпкүләм “Арча ягы- туган ягым” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә безнең мәктәп укучылары да катнашып, 2 класс укучысы Кабирова Әдилә һәм 10 класс укучысы Йосыпов Рәсим лауреат дипломы, 8 класс укучысы Шаяхмәтова Гөлчәчәк 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Психологлар белән тренинглар 05.04.2017

Мәктәбебездә районнан килгән психологлар белән очрашу булып узды. Алар 7,8,9 класс укучыларының күңел хәләтләре, дөньяга карашлары белән кызыксындылар, киңәшләрен бирделәр. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Укучылар психологик тренингта, уеннарда бик теләп һәм бик актив катнаштылар.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 04.04.2017

Иске Иябаш башлангыч мәктәбенен 3 сыйныф укучысы Хәсәнов Ильяр "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 турында чыгыш ясады.
-
2 апреля – международный день детской книги 03.04.2017

Сегодня учитель русского языка и литературы Кабирова Аниса Рашидовна провела в 4 классе мероприятие, посвящённое Международному дню детской книги. Оно было организовано с целью воспитания уважения и бережного отношения к книге. В ходе мероприятия выступили чтецы со стихотворениями о книгах, чтении, библиотеке, а также было совершено путешествие в Читай-город, в ходе которого ребята отгадывали загадки, угадывали героев произведений, инсценировали сценку «Две книжки». За активное участие учащиеся были награждены грамотами.
-
Күчмә кошлар. 02.04.2017

1 апрель көнне биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы 2 класста 1 апрель – Халыкара кошлар көненә багышланган “Күчмә кошлар” дигән темага чара үткәрде. Укучылар кошларга багышланган табышмаклар чиштеләр, шигырьләр, җырлар башкардылар. Күчмә кошларны каршы алырга әзер икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.
-
Шашка ярышларында без беренче ! 01.04.2017

31 март көнне Ашытбаш урта мәктәбендә "Төньяк балкышы" исемендә узган шашка ярышларында укучыларыбыз сынатмады. Мәктәп командасы беренчелекне бирмәде.
Шәхси җиңүләрне Шакиров Булат (1 урын),Шакирова Алсу (2 урын),Галимуллина Ландыш(2 урын)Зарипов Әхтәм(2 урын),Закиров Илназ(2 урын) яуладылар.
Афәрин,җиңүчеләр !
-
1-апрель-Кошлар көне 01.04.2017

1-апрель-кошлар көне уңаеннан 5-класста биология һәм химия укытучысы Шакирова К.Д. “Кошлар—безнең дуслар” исемле кичә үткәрде.Укучылар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар туплап алып килгәннәр һәм алар белән классташларын таныштырдылар.
-
Экологик викторина 01.04.2017

Бүген китапханәче Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы, биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы 4 класс укучылары белән “Кошларны саклыйк!” дигән темага экологик викторина үткәрделәр. Укучылар рәсемнәр буенча кошларны таныдылар, кроссворд чиштеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Укучылар кошларны сакларга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
«Секреты дружного класса» 01.04.2017

Сегодня наш школьный родительский комитет принимал участие в муниципальном этапе Республиканского конкурса родительских комитетов «Секреты дружного класса». Задачи этого творческого состязания – сплочение классных коллективов, привлечение родителей к участию в школьной жизни, а также выявление наиболее активных и инициативных родительских коллективов. В своих выступлениях участники показали себя в двух этапах конкурса – «Визитной карточке» и защите своих проектов на тему «Взаимодействие семьи и школы: проблемы и пути решения», а также представили выставки «Секреты дружного класса». Этот конкурс в нашем районе проходит впервые, но уже сегодня можно сделать вывод, что родительские комитеты в наших школах работают. Родители полны энергии, у них много интересных задумок и идей, поэтому совместными усилиями мы сможем воплотить их в жизнь.













