Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
- Школьная олимпиада 26.09.2018 В сентябре в школе начался школьный этап Всероссийских олимпиад школьников. Обучающиеся школы выполняют олимпиадные задания и показывают прочные знания. Желаем дальнейших успехов нашим обучающимся!
-
Әкиятләр илендә
24.09.2018
Мәктәбебездә Яңа Кырлай Г.Тукай музее хезмәткәрләре еш була. Бүген алар 1 класс укучылары белән матурлык һәм яхшылык турында, әкиятләрдән мисаллар китереп, әңгәмә алып бардылар. Бу очрашу укучыларда балалар арасында үзара хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды
- Чисталыкны яратабыз 21.09.2018 Сентябрь аен тәмамлап, бүген барлык классларда да генеральная уборка үтте. Укучылар җитез генә бар җирдәге тузанны сөрттеләр, идәннәрне юдылар, китап шкафларын тәртипкә китерделәр. Кабинетларны саф һава, чисталык биләп алды.
-
ОМВД инспекторы бездә кунакта 19.09.2018 Арча районы буенча ОМВД инспекторы Усманова Э.С. мәктәбебездә укучылар белән очрашты һәм укучыларны, укытучыларны кызыксындырган күп кенә мәсьәләләр буенча мәгълумат бирде.

- Ринат Закиров бездә кунакта. 15.09.2018 14 сентябрь көнне мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары өчен "Террорчылыкка ЮК! дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате узды.Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты, тарих фәннәре докторы Ринат Зиннур улы Закиров һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ибрагимов Алмаз Ринатович катнашты. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Гөлгенә Хасбиулловна террорчылык күренешенең сәбәпләрен аның аяныч мисалларын, куркыныч янаганда нинди саклык чаралары күрергә кирәклеген аңлатты.Бу тәрбия сәгате әңгәмә рәвешендә барды.Кунаклар укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Укучылар бу чарадан битараф булмаска, вакытында дөрес эшләнгән гамәлләр тирә-юньдәге кешеләрне коткарып калу мөмкинлеге барлыгын аңлап чыктылар.
-
Мәктәп бакчасында көзге өмә
15.09.2018
Быел да мәктәп яны яшелчә бакчасыннан мул уңыш җыеп алдык. Көннәр аяз торган арада бакчада кышка әзерлек эшләре бара.
-
Татарстанның чиста урманнары
13.09.2018
"Татарстанның чиста урманнары" һәм "Парклар маршы" акцияләре кысаларында "Ашыт" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылыры, биология укытучысы Мифтахова Голнар Гарифҗановна җитәкчелегендә, табигать һәйкәле "Тукай Кырлай урманы"нда 10 гектар мәйданда чистарту эшләре алып бардылар. Акциядә 20 кеше катнашты.
-
"Урман атналыгы - 2018" акциясе
13.09.2018
12 сентябрь көнне "Ашыт" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә “Урман атналыгы -2018” дип аталган республикакүләм табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар мәктәп бакчасына 10 төп җиләк-җимеш агачлары утырттылар.
-
Единый час, посвящённый 190 летию Льва Толстого 10.09.2018

«Толстой — это целый мир», - писал М. Горький. 9 сентября 1828 года – дата, отмеченная всеми календарями мира, день рождения великого русского писателя Льва Николаевича Толстого. Л.Н. Толстой был номинирован 16 раз на Нобелевскую премию по литературе в 1902—1906 гг. и 4 раза — на Нобелевскую премию мира в 1901, 1902 и 1909 гг. С учащимися 5- 9 классов учителя русского языка и литературы провели классный час, где много говорили о жизни,творчестве, педагогических трудах великого гения.
-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2018

7 сентябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булды.













