Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
ПРИЕМ ЗАЯВЛЕНИЙ В ПЕРВЫЙ КЛАСС 05.09.2018

Прием заявлений в первый класс для граждан,проживающих на закрепленной территории,начинается с 1 февраля и завершается не позднее 30 июня текущего года.
Для детей , не проживающих на закрепленной территории , прием заявлений в первый класс начинается с 1 июля текущего года до момента заполнения свободных мест ,но не позднее 5 сентября текущего года.
Более подробно по ссылке : https://edu.tatar.ru/arsk/n-kyrlai/sch/page1382573.htm
-
Осторожно, ГРИПП! 05.09.2018

Врачи зафиксировали всплеск заболеваемости ОРВИ в республике Татарстан. За неделю в медицинские учреждения обратились почти 6,5 тыс. человек.
Управление федеральной службы по защите прав потребителя рассказывает о мерах профилактики, которые помогут снизить риск заболеть ОРВИ и гриппом. При первых признаках недомогания, повышении температуры, головной боли, боли и першении в горле, кашле, насморке, боли во всем теле, лучше оставайтесь дома и не ходите на работу. Если же такие симптомы родители заметили у своего ребёнка, то ни в коем случае не отправляйте в детский сад или школу. Пока больной не выздоровел, нельзя посещать места массового скопления людей, в том числе магазины и поликлиники.
Важно — не занимайтесь самолечением. Вызовите врача, он оценит ваше состояние и назначит правильное лечение. Во время заболевания вы должны:
- не выходить из дома в течение семи дней от начала заболевания;
- строго следовать всем рекомендация лечащего врача;
- придерживаться постельного режима;
- пить больше жидкости;
- почаще чаще мыть руки водой с мылом, особенно после кашля или чихания;
- прикрывать нос и рот при кашле и чихании;
-
Россия дәресе 03.09.2018 Бүген мәктәбебездә Россия дәресе узды. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Г.Х әзерләде һәм алып барды.Кичәгә кунак буларак Яңа Кырлай авылы җирлек башлыгы,мәктәбебезне тәмамлаган укучы Сафаров Газинур Гаязович та килгэн иде.Ул укучыларга тырышып укырга, тырышкан кеше генә уңышка ирешуен әйтте.Соңыннан укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.Россия дәресе бик җанлы һәм укучыларга файдалы булгандыр дип ышанып каласы килә.

-
Кыңгырау дәрескә чакыра 01.09.2018

Туган җирнең һәрбер почмагында Каршылыйлар Белем бәйрәмен. Яңгырый сабыйларнын шат авазы, Кулларында чәчәк бәйләме. Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" гөрләп үтте. Бәйрәм килгән кунакларның котлаулары, укучылар чыгышы, җырлар белән үрелеп барды, 1 сыйныфка укырга керүче 9 укучыга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
1 класс укучылары музейда кунакта. 01.09.2018 Белем бәйрәменнән соң 1 класс укучылары музей бакчасында чәй белән сыйландылар. "Бәйрәмнән сон чэй эчүләре бигрәк тәмле булды"- диделәр алар куанып.

-
Гани Сафиуллин музеенда "Батырлык дәресе" 01.09.2018 Иске Кишет авылы үзенең татар егете - Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин белән чын мәгънәсендә горурланып яши. Яңа Кырлай мәктәбе укучылары бүген биредә "Батырлык дәресе"ндә катнашып, үзләре өчен күп мәгълүмат туплап, аяз күк йөзенең никадәр кадерле икәненә төшенеп кайтып киттеләр. "Таттелеком" оешмасы генераль директоры Лотфулла Нурисламович һәм аның тарафдарлары ярдәме белән оештырылган музей сугыш елларында булган вакыйгаларның тере шаһиты. Тәрбия сәгатен оешманың урынбасары Рөстәм Калимуллович алып барды, аның сөйләмендә Гани Сафиуллинның балачактан алып өлкән яшькә хәтле тормыш юлы чагылды. Гани Сафиуллин – татарлардан иң югары дәрәҗәдәге хәрби җитәкче. Аны маршал Жуков үзе олылаган, русның танылган язучылары Гани абый исемен үз әсәрләренә керткәннәр. Тарихны онытырга ярамый!

-
Общероссийское родительское собрание 29.08.2018

В преддверии начала нового учебного года состоится ставшее традиционным Общероссийское родительское собрание с участием Министра просвещения Российской Федерации О.Ю. Васильевой. Мероприятие пройдет 29 августа 2018 г. на площадке общеобразовательной организации г. Москвы в формате видеоконференции с прямыми включениями из регионов России, во время которых Министр ответит на вопросы в области образования, интересующие общественность.
-
"Без Тукай оныклары" чатырлы ял аланы икенче сменага балалар кабул итәргә әзер. Рәхим итегез! 13.07.2018

-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында җиденче көн
06.07.2018
Аланның җиденче көне моңсу гына башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар Яңа Кырлай урта мәктәбенә җыелдылар. Барысы да, шау килеп, бер-берсе белән хушлашалар. Ләкин әле тагын бер зур чара оештырырга өлгерделәр. Укучылар белән “Син Тукайны беләсеңме?” исемле викторина үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аланга йөрүче укучыларның Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белүләре күренде. Өйләгә кадәр аланның рәсми ябылу өлеше дә уздырылды. Укучылар йокы кирәк-яракларын тапшырдылар, документларын алдылар. Алан җитәкчеләре укучыларны хәерле юл теләп озатып калдылар.
-
“Без- Тукай оныклары” исемле чатырлы ял аланында алтынчы көн 05.07.2018

Каникуллар балалар буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чор- балаларның иҗади байлыкларын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәни кыйммәтләр белән баету, үз планнарын тормышка ашыру өчен иң кулай вакыт. Каникуллар - уеннар, күңел ачу, үзең теләгәнчә эш төрләрен сайлый алу, ел буена җыелган киеренкелектән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен бик зур мөмкинлек тудыра. Бу чор – балаларның ирекле аралашу вакыты да. Аңлашыла ки: әти- әни үз баласының, вакытын буш эшләр белән үткәрмичә, йә авылда әби- бабайга өй эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт тәрбиясе алуын, йә җәйге аланнарда файдалы ял итүен тели. Бу җәһәттән Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы программаны тормышка ашыру максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашкан татар укучылары өчен ел саен җәйге тел өйрәнү аланнары оештыра. Бу аланнарның максаты да- татар мохитле ял аланы оештыру. Әлбәттә, татар мохите дигәч, укучыларны татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштыру да, татар телен үстерү-камилләштерү дә, әби- бабаларыбыздан калган мирасны, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерүне дә, тәрбия мәсьәләләре дә күз алдында тотыла һәм шул юнәлештә эш алып барыла. 30 нчы июнь көнне “Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 6 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Башкортстан, Мари-Эль республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Киров өлкәсеннән 12-17 яшьлек 200 яшүсмер аланыбызда ял итә. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән иде. Алтынчы көнне иртән, аланлыларның фикерләрен белү өчен, алардан “Чыгу тесты” алынды. Укучылар тест сорауларына дөрес җавап биргәннәр, “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының эшчәнлеген дә югары бәяләгәннәр иде. Бу көнне “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланын ябу тантанасы да булды. Тантанага Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Ринат улы Ибраһимов килделәр. Аларны аланда оештырылган остаханәләрдә шөгыльләнгән укучылар каршы алдылар. Беренче отряд укучылары кунакларны Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән каршыладылар. Фольклорга йөрүче укучылар үз җирлекләренә генә хас милли ризыкларын кунакларга тәкъдим иттеләр. “Туган телне өйрәнүчеләр” үзләренең татарча уеннарны белүләре белән, “Кул эшләре һәм рәсем” гә йөрүчеләр үзләренең эшләнмәләре белән, “Курчак театры” остаханәсенә йөрүчеләр үзләренеңосталыклары белән кунакларны җәлеп иттеләр. Сәхнәгә күтәрелгән кунаклар аланлыларга үзләренең котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр. Укучылар да бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Иң актив укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Алан эшчәнлеге ахырына якынлаша. Укучыларның күбесе икенче елга да килү теләге белән яна.













