Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
Көрәш 20.05.2018 Бүген «АК БАРС АГРО» җитәкчесе Ш.И.Сәләхов призына үткәрелгән район беренчелеге көрәш турнирында укучыларыбыз актив катнаштылар. 4 нче класс укучысы Загидуллин Риналь ярышларда II урын яулады һәм дипломга, акчалата бүләккә лаек булды.Ринальгә киләчәктә уңышлар телибез!

-
Музейлар төне 19.05.2018

Яңа Кырлай мәктәбе укучылары Г. Тукай музеенда үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмыйлар, актив катнашалар. 19 май көнне уздырылган “Музейлар төне”нә укучылар бик теләп килделәр. Аларны музей хезмәткәрләре яңа күргәзмәләр белән таныштырдылар. Шулай ук укучыларыбыз сынлы сәнгать буенча үткәрелгән мастер-классларны да бик ошаттылар.
-
Җиңел атлетика буенча ярыш 17.05.2018

17 май көнне Арча районы мәктәпләре профсоюз оешмаларының җиңел атлетика буенча ярышлары булып узды. Яңа Кырлай мәктәбе командасы әлеге ярышта бик яхшы чыгыш ясады. Үз дистанциясендә инглиз теле укытучысы Рахимова Р.И. 100 метрлы дистанциядә 1 урынны яулады. Рәмзия Исмагиловнаны уңышы белән котлыйбыз!
-
"Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте"нә рәхим итегез! 16.05.2018 Бүген 9 нчы сыйныфта укучылар һәм ата-аналар катнашында җыелыш булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: укучыларның 4 нче чирек билгеләренә күзәтү ясау, имтиханнарга әзерлекнең торышы, аңа таләпләр, язгы - җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, "Соңгы кыңгырау бәйрәме"н тиешле дәрәҗәдә уздыру, яңа уку елына укучы формасына таләпләр. Җыелышта "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте"ннән дә кунаклар бар иде, алар көллияткә укырга керү тәртибе, биредәге укыту- тәрбия эшчәнлеге белән таныштырып, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучылар, иң мөһиме, сезгә имтиханнарда уңышлар телибез!

-
Асфальтта рәсем конкурсы 16.05.2018

Бүген Арча Укучылар сараенда "Балачак төсләре" дигән тема астында асфальтта рәсем ясау конкрсы үтте. Безнең мәктәп укусылары да бу конкурста актив катнаштылар. 1 класстан Хайретдинова А.(җитәкчесе Мифтахетдинова Ф.А.), 5класстан Валиева З. - 2 урын, 10 класстан Галимҗанова А. - 1 урыннарны (җитәкчеләре СолтановИ.М.) яулап кайттылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
-
"Киләчәк" районкүләм проектлар конкурсы 16.05.2018 Бүген Укучылар сараенда 10 класс укучысы Галимҗанова А. "Киләчәк" районкүләм проектлар конкурсында үзенең "Изгелек чыганагы" дип исемләнгән проектын яклап кайтты. Аниягә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

-
"Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" бездә кунакта 15.05.2018

"Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" түбәндәге белгечләрне әзерли: механиклар, бухгалтерлар, мал табиблары. Уку йорты заманча җиһазландырылган, укучылар тулай торак белән тәэмин ителә, юл йөрү өчен автобус бирелә. Техникум авыл хуҗалыгы белән кызыксынучыларны, технка сөючеләрне үзенә чакырып кала. Контакт өчен телефон номеры: (8-84369)2-13-10, 2-13-11
-
10 классларда сайлау фәннәреннән сынау имтиханы узды 14.05.2018

10 клас укучылары БДИ нарына әзерлек максатыннан сайлау фәннәреннән сынау имтиханы эшләделәр.Алар химия,биология,җәмгыять белеме фәннәреннән белемнәрен барлады.
-
Котлыйбыз! 11.05.2018 Мәктәбебез ашханәсендә күп еллар хезмәт куеп, 55 яшен тутырган Тәнзилә апаны олы юбилее белән тәбрик итәбез! ! Тәнзилә апа! Сине — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма.

-
Тукай шигырьләре күңелдә! 11.05.2018

11 май көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметгалиева Эльмира Алис кызы 5-7 класслар арасында "Тукай шигырьләре күңелдә!" дип исемләнгән Тукай шигырьләрен яттан сөйләүчеләр конкурсы уздырды.5 класс укучысы Аглиев И., 6 класс укучысы Минзина А. - беренче урын, 5 класс укучылары: Рахимова Л., Сөнгатуллин Б. - икенче, 5 класс укучылары: Закиров И., Миңнуллин Р., Мостафина М., 7 класс укучысы Шәрәфиева К. - 3 нче урыннарны яуладылар. Шунсы куанычлы, укучылар Г.Тукай шигырьләрен бик яраталар һәм матур итеп сөйли дә беләләр.













