Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
26 апрель- Г.Тукай туган көн 22.04.2021

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген башлангыч сыйныф укучылары шагыйрь әсәренә нигезләп эшләнгән "Кисекбаш" һәм "Кызыклы шәкерт" мультфильмнары карадылар.
-
22 апрель - Җир көне 22.04.2021

22 нче апрель - Җир көне.
Бу традиция АКШта 1970 нчы елда башланган, ә 1990 нчы елдан ул халыкара акциягә әйләнгән. Россиядә бу көн 1992 нче елдан башлап билгеләп үтелә һәм һәр елны билгеле бер темага багышлана. Бүген укучылар өчен видео сәгать үтте. Туган җиребезне бергәләп саклыйк!
-
Географиядән ачык дәрес 22.04.2021

География атналыгы кысаларында укытучы Галимҗанова Л.Б. 5 нче класста "Антарктида буйлап сәяхәт" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
Фәнни -экологик конференция 22.04.2021

9 нчы сыйныф укучысы Мортазина Диләрә "Хәзерге заман социаль - экологик куркынычсызлык, Җир хартиясе ракурсында икътисади системалар" Республика фәнни - экологик конференциясендә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 21.04.2021

Бөтенроссия тикшерү эшәре (ВПР) дәвам итә.Бүген 8 нче сыйныф укучылары география фәненнән эшләделәр.
-
"Без - табигать дуслары" .Уен-чара. 21.04.2021

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без - табигать дуслары" дигән темага тәрбияви уен- чара үтте. Балалар табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, экологик проблемалар турында фикер алыштылар.
-
Йөзү ярышы 21.04.2021

Мәктәбебез укытучылары башлангыч профсоюз оешмалары членнары арасында узган йөзү ярышында уңышлы катнашып кайттылар.
-
Кызыклы биремнәр 19.04.2021

География атналыгы дәвам итә.Укучыларыбыз кызыклы ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, мавыктыргыч сорауларга җаваплар таптылар.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 19.04.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы кысаларында, Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан район күләмендә уздырылган "Без -Тукай варислары" исемле шигырь укучылар бәйгесендә Кышкар башлангыч мәктәбе укытучысы Исламова Э.Ә. 2 нче урынга, 9 нчы сыйныф укучысы Мортазина Д. дипломант исеменә лаек булды! Котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Экологик акция 19.04.2021

Укучыларыбыз "Табигатьне бергәләп саклыйк!" экологик акциясендә катнашып кулланылган батарейкалар җыюны дәвам итәләр.















