Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Без - табигать дуслары" .Уен-чара. 21.04.2021

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без - табигать дуслары" дигән темага тәрбияви уен- чара үтте. Балалар табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, экологик проблемалар турында фикер алыштылар.
-
Йөзү ярышы 21.04.2021

Мәктәбебез укытучылары башлангыч профсоюз оешмалары членнары арасында узган йөзү ярышында уңышлы катнашып кайттылар.
-
Кызыклы биремнәр 19.04.2021

География атналыгы дәвам итә.Укучыларыбыз кызыклы ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, мавыктыргыч сорауларга җаваплар таптылар.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 19.04.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы кысаларында, Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан район күләмендә уздырылган "Без -Тукай варислары" исемле шигырь укучылар бәйгесендә Кышкар башлангыч мәктәбе укытучысы Исламова Э.Ә. 2 нче урынга, 9 нчы сыйныф укучысы Мортазина Д. дипломант исеменә лаек булды! Котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Экологик акция 19.04.2021

Укучыларыбыз "Табигатьне бергәләп саклыйк!" экологик акциясендә катнашып кулланылган батарейкалар җыюны дәвам итәләр.
-
География атналыгы 17.04.2021

География атналыгы кысаларында укучылар "Табигатьне саклыйк һәм яклыйк" дигән темага видеофильм карадылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Өмә 17.04.2021

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары территориябезне җыештыру өчен язгы өмәгә чыкты.
-
Интеллектуаль уен 16.04.2021

Россиядә Фән һәм Технологияләр елы уңаеннан, "Галәм серләре" дип исемләнгән интеллектуаль уенда 5-6 нчы сыйныф укучылары көч сынашты.
-
15 апрель - Экологик белем көне 15.04.2021

15 нче апрель - Экологик белем көне уңаеннан , китапханә мөдире Надия Йосыпова белән җерлектә "Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" дип аталган мәгълумәт сәгате уздырылды.
-
Районкүләм җыр бәйгесе 15.04.2021

9 нчы сыйныф укучысы Җамалиева Р. "Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе" районкүләм җыр бәйгесенең "Милли моңнар" номинациясе җиңүчесе булды! Укучыбызны котлыйбыз, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!















