Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Музейларга экскурсия. 12.09.2016

6 нчы класс укучылары Алсу Рафкатовна җитәкчелегендә Советлар Союзы Герое Гани Биккенә улы Сафиуллин музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Гөлфия Әмин кызы анын тормыш юлы, кылган батырлыклары, орден - медальлере турында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңлап, бирелгән сорауларга җавап таптылар, истәлеккә фотога төштеләр. Экскурсия Гани Сафиуллинның әйтеп калдырган сүзләре белән тәмамланды. "Уяу булыгыз, иптәшләр, тынычлыкны ныгытуда үзегезне аямагыз, җирдә күз яше акмасын өчен,бомбалар шартламасын өчен көрәшегез".
-
Музейлар буенча сәяхәт. 11.09.2016

8 класс җитәкчесе Нурания Шайдулловна ”Безнең музейларыбыз” темасы буенча класс сәгате үткәрде. Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел алар. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да ясала. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне кешелек дөньясы туплаган, аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар дигән фикер җиткерде. Класс сәгате файдалы, тәрбияви булды.
-
"Минем гаиләм" тәрбия сәгате 10.09.2016

Бүген, ягьни 9 сентябрь көне, 9 класс укучылары белән "Минем гаиләм" темасына багышланган тәрбия сәгате булды. Дәрестә укучылар үзләренең гаиләләре турында бик матур итеп сөйләделәр. Гаилә альбомнары алып килеп, яраткан әти - әниләре, әби - бабайлары, туганнары белән якыннанрак таныштырдылар. Киләчәктә үзләренең гаиләләре нинди булачагы турында хыялландылар.
-
Акция "Мы за здоровую Россию" 10.09.2016

Участники проекта "SaMoSтоятельные дети" отряда "KoSMoS" МБОУ "Новокишитская ООШ" организовали и провели акцию "Мы за здоровую Россию". Участники проекта предлагали прохожим подписать однодневный контракт,в котором было обязательство отказаться от вредных привычек и вести ЗОЖ хотя бы на один день. Они собирали подписи под нарисованными плакатами, задавали вопросы, рассказали о ЗОЖ и о вреде алколя и табака.
-
9 нчы класста тәрбия сәгате үтте. 09.09.2016

Мәктәбебездә "Праздник трезвости" темасына багышланган тәрбия сәгатьләре үтте. Безнең 9 класста да, Сәләхиева Миләүшә Радик кызы җитәкчелегендә, бу темага тәрбия сәгате булды. Бу дәрес үзенең эчтәлеге, актуальлеге белән башкаларыннан аерылып торды. Укучылар зур коллективта үз- үзләрен ничек тотарга, нинди егет - кызлардан үрнәк алырга кирәклеге турында бик күп мәгълүмат алдылар. Үзләре дә бүгенге яшьләр тормышыннан чыгып бик күп мисаллар китерделәр. Тәрбия сәгате кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
"Доброе слово" 08.09.2016

В рамках недели "Осенняя неделя добра",c учащимися 5,6 классов был проведен конкурс стихов "Доброе слово". Учащиеся рассказали свои любимые стихи и научились добрым поступкам.
-
7-8 класс укучылары күңелле итеп бәрәңге алдылар. 07.09.2016

Синнән башка яшәп булмый,
Мәңге яшә, бәрәңге.
Икмәктән кала икенче
Син бит яшәү терәге.
.Кулларым көрәкне кыскан
Күзем текәлгән күккә,
Күз нурларым болытларны
Офыкка таба төртә.
Тукта, болыт, яумыйча тор,
Уйлан җиргә кара да...
Син офыкта утырып тор,
Без бәрәңге алганда.
-
Тынычлык дэресе. 02.09.2016

Һәр класста беренче дәрес - "Тынычлык дәересе" узды.
-
Белем бәйрәме! 01.09.2016

Яңа уку елы Белем бәйрәме белән башланды.Бәйрәмгә килгән кунаклар изге теләкләрен җиткерделәр. 1 нче класска баручылар тырышып укырга суз биреп беренче дәрескә аяк атладылар.
-
Чәчәкләрдән ясалган күргәзмә! 27.08.2016

Мәктәбебез Арча халкына чәчәкләрдән ясалган күргәзмә тәкъдим итте. Үзебезнең эшебездә Бөек Җиңү алып килгән тыныч тормышта Республикабыз халкының дус, тату яшәгәнлеген күрсәтергә тырыштык.















