Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
Год основания учреждения: | 1927 |
У нас учатся: | 30 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Тимурчылар отряды һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! 13.01.2018
Мәктәбебезнең тимурчылары даими рәвештә өлкәннәргә ярдәм итеп торалар. Аларның эшеннән олыларыбыз бик канәгать, үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткереп торалар.
-
Күңелле каникуллар! 06.01.2018
Укучыларыбыз каникулларны куңелле һәм файдалы үткәрәләр. Саф һавада төрле уеннар уйныйлар, чаңгы, чанада шуалар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен саф һавада булу бик мөһим.
-
Район күләмендә узган шашка ярышлары. 05.01.2018
4нче гыйнвар көнне район күләмендә узган шашка ярышларында мәктәбебез командасы уңышлы уен күрсәтеп 2 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 9 нчы класс укучылары Сабирзянов С. 2 урын, Гайфуллина Д. 3 урын алдылар. Тренерлары Минзянов Ф.М. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Тукай якташлары" исемендәге балалар Думасының чираттагы утырышы 05.01.2018Районда "Тукай якташлары" исемендәге балалар Думасының чираттагы утырышы узды. Әлеге утырышта безнең мәктәптән Җамалиева Р. катнашты. Утырышта 2018 нче елда башкарыласы эшләр, үткәреләсе чаралар, алга куелган бурычлар турында сөйләштеләр, эшләр бүлештеләр.
-
Шашка уеннары. 03.01.2018
3 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылар арасында шашка буенча ярышлар узды. Иң көчлеләр Каримов Илназ, Гайфуллина Диләрә, Сабирзянов Салаватлар булдылар. Районда узачак ярышларда аларга уңышлар телибез!
-
Яңа ел белән! 31.12.2017
Хөрмәтле дуслар! Кадерле хезмәттәшләр!
Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйбыз!
Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз.
Яңа елга кергәндә без барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да без аларны җиңәчәкбез.
Яңа ел төне – өметләр вакыты. Һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Яңа ел белән! -
2 класс укучылары чаңгыларда ял оештырдылар. 29.12.2017
-
Акция "Подари чудо" 27.12.2017
26 декабря ребята из отряда «KoSMoS» МБОУ "Новокишитская ООШ" - участники республиканской программы «Самостоятельные дети», провели акцию "Подари чудо", вручили детям с ограниченными возможностями, Ахметгалиеву Р. и Хайруллину Р., новогодние подарки и поздравили их с Новым годом .
-
Блиц-турнир узды. 26.12.2017
Каникул көннәрендә укучылар белән төрле чаралар үткәрелә. Бүген педагог-оештыручы А. М.Җамалиева башлангыч класс укучыларына блиц-турнир уздырды. Укучылар төрле өлкәгә караган сорауларга җаваплар табып, бик күп балл тупладылар һәм үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Афәрин, башлангыч класс укучылары!
-
Новогоднее оформление кабинетов. 25.12.2017