Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Молодежный автобусный тур "Время первых"
06.09.2023
Сегодня наши ученики участвовали в Молодежном автобусном туре «Время первых"
-
«Тормыш тамчысы»акциясе
02.09.2023
2023 елның 3 сентябрендә, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында, бөтен Россия буенча «Тормыш тамчысы»акциясе узачак. Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта, 1 нче мәктәптә террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе балалар була. Өч көн буе тоткынлыкта булганнан соң, алар бер тамчы су да эчә алмаганнар. "Тормыш тамчысы" террорчылык корбаннарын, һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алыргачакыра. Акциядә катнашучыларга касәдән кулларына су җыярга һәм кулларыннан торак пунктның мөһим урыннары янындагы чәчәкләрне яки агачларны сугарырга тәкъдим ителә.
-
Белем бәйрәме белән.
01.09.2023
Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
-
Көзге ярминкә
26.08.2023
26 нчы августта Арчада традицион мәктәп ярминкәсе узды, анда безнең мәктәп тә актив катнашты.
Көзге ярминкә сатучыларга да, сатып алучыларга да бик күп уңай, якты, онытылмаслык хисләр бүләк итте.
-
Чәчәк күргәзмәсе
26.08.2023
26 нчы августта Арчада традицион чәчәкләр фестивале уздырылды. Җиңү паркы чәчәк кырына әверелде.Анда безнең коллектив үзенең экспозицияләрен күрсәтте, тамашачыларның игътибарын җәлеп итте һәм укытучы профессиясенең нинди катлаулы, җаваплы булуын ассызлыклап үтте.
-
Котлыйбыз.
24.08.2023
24 августта Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең «Район мәгарифе : төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» дигән август киңәшмәсе узды.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтова Илмира Мөҗәһит кызы "Мәгарифтәге казанышлары өчен"кукрәк билгесе белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз!
19.06.2023
Бүген район мәдәният йортында республика олимпиадасында җиңүче укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү танатанасы узды.Безнең мәктәптән
7 укучы һәм 6 укытучы бүләкләнде.Мухаметшина Л.,укытучысы Тухфатуллина Л.Р.(математика),Исломов И.,укытучысы Мустафина Г.Г.(математика),Касимова А.,Хайруллина З.,укытучысы Нигматуллина Л.С.( татар теле),Нигметзянов Д.,укытучысы Сабирова А.Ф.(инглиз теле),Хайруллина Э.,укытучысы Хабибуллина М.Р.(татар теле),Гайнутдинова А.,укытучысы Сабирова А.И.(химия).Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
«Болгар-Туган Тел» аланында
14.06.2023
X Төбәкара «Болгар-Туган Тел» аланы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде!
«Болгар-Туган Тел» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелә.
Бүген ачылу тантанасына хөрмәтле кунаклар да килде:
• Тимур Жәүдәт улы Сөләйманов - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Рәссәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе
• Минзәлия Зәһри кызы Закирова - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары;
• Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов - Спас муниципаль район җитәкчесе.
• Зөлфия Хәфиз кызы Сөнгатуллина - «Яңарыш» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының башкарма директоры.
• Рамил Хәмит улы Мирзагитов - КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты факультетының деканы.
Шулай ук ачылу тантанасында татар телендә белем алучыларның X халыкара олимпиадасы кысаларында уздырылган «ЮНЕСКО - на страже наследия» проектлар конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде .Безнең укучыларыбыз да шушы лагерьда ял итәлэр. Аларга онытылмаслык мизгелләр теләп калыйк -
Котлыйбыз!
11.06.2023
8-9 июнь көнне Мәскәү шәһәрендә тэг регби ярышының Бөтенроссия финалы узды.Безнең мәктәп укучылар командасы шунда уңышлы чыгыш ясадыларУкучыларны һәи тренерлары Хайруллин Р.Х. ны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз.
02.06.2023
Кичә Җиңү паркында Балаларны яклау көненә багышланган иң зур бәйрәм чарасы узды. Арча Укучылар сарае һәм "Ак чэчэклэр" волонтерлар оешмасы тантаналы хәйрия бәйрәме оештырдылар. Паркка керү урынында барысын да хәйрия ярминкәсе каршы ала. Шулай ук мастер-класслар һәм спорт уеннары җыелганнарга бик күп мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм сәхнәсендә "мин Арча баласы"проектының төрле юнәлешләрендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.
5 класс «Дус сыйныф серләре» конкурсында «Иң музыкаль класс» номинациясендә призер булдылар .
«Мин Арчаны баласы " конкурсында катнашкан өчен 10 сыйныф укучысы Ибәтуллина Гөлиягә Рәхмәт хаты тапшырылды
«Мин Арчаны баласы» проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен тарих укытучысы Фазуллина Лилия Ринат кызы рәхмәт хаты алды.
«Мин Арча баласы» проекты кысаларында «Киләчәк» иҗади проекты (рәсемнәр) җиңүчесе 1 нче урынны 11 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанова Рәшидә алды. (җитәкчесе Әхмәтшина Фирүзә Сәйдәш кызы)
Котлыйбыз!