Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Кырлай музее хезмәткәрләре белән очрашу 18.09.2024
Пушкин картасы буенча Кырлай музее безнең укучыларга бик матур чара оештырды. Татар халкының тарихы белән таныштырдылар, аларның көндәлек тормышта нинди кирәк-яраклар белән кулланганнарын-барысы турында да бик эчтэлекле мәгълүмат җиткерделәр.
-
Беренчеләр совете рәисе вазыйфасына кандидатлар дебатлары 18.09.2024
Бүген "С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә " беренчеләр совете рәисе вазыйфасына кандидатлар дебатлары булды.
Безнең мәктәптән барлыгы 3 кандидат: Галиева Мәрьям (10 сыйныф) ,Үтәгәнова Илүзә (8 сыйныф) ,Нуриева Азалия (8 сыйныф)
Кандидатлар сайлаучыларны үзләре белән таныштырдылар , ни өчен нәкъ менә алар өчен тавыш бирергә кирәк дигән сорауга җавап бирделәр. -
Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне! 18.09.2024
2024 елның 18 сентябре - бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне!
Россиядә балалар катнашында аварияләрне киметү мәсьәләләренә багышланган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды.
Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр бөтен ил буйлап яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларыбызның куркынычсызлык проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар уза.
-
5-6 сыйныфлар бүген флаг күтәрделәр. 16.09.2024
Һәр дүшәмбе иртәсе гимн белән башлана. 5-6 сыйныфлар бүген флаг күтәрделәр.
-
«Россия-минем офыкларым» 12.09.2024
Бүген «Россия-минем офыкларым» дигән чираттагы дәресләр циклы узды.Андгы тема мөһим һәм кызыклы— киләчәктә һөнәри юлны һәм укучыларның яраткан эшен сайлауга багышланган. Инде бүген үк күпләр үзләренең кем булырга теләүләре һәм тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләре турында җитди уйлана башлый. Шуңа күрә хәзер үз мөмкинлекләреңне һәм мәнфәгатьләреңне уйлау мөһим.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 11.09.2024
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Габдрахманов Вәис Вәккас улы ОБЖ буенча дәрес үткәрелде (беренче медицина ярдәме күрсәтүне, янгын сүндергеч куллану инструкциясен тикшерделәр)
-
Атналык линейкада 10.09.2024
Бүген атналык линейкада мәктәп директоры Х.Х. Зарипов 9 "Б" сыйныф укучыларына Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге кысаларында Саратов өлкәсе делегациясе Арча муниципаль районы мәгариф оешмаларында булганда "Робототехника" стажировка мәйданчыгында ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды."Робототехника" кружогы җитәкчесе Галәветдинов Марсель Фәрит Улы.
-
"Дару үләннәре" акциясе 09.09.2024
3 класс укучылары "Дару үләннәре" акциясендәндә актив катнаштылар.
-
"Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" 06.09.2024
Безнең мәктәп укучылары "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы"нда катнаштылар.Яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәр укучының сумкасына беркетелгән.
Яктылыкны кире кайтара торган элементлар яктыртылмаган юлда җәяүлеләрнең күз күремен арттыра һәм алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметә. -
3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. 03.09.2024
3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. "Өзелгән дәрес"исеме астында хәтер сәгате узды.Тәрбия буенча директор киңәшчесе Садриева А.Н. 9-11 сыйныфларда хәтер сәгате үткәрде. Ул укучыларга истәлекле датаның барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте, шулай ук Россия Федерациясе шәһәрләрендә бу көнгә багышланган традицияләр турында сөйләде.