Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Атналык 18.12.2024

Физика, информатика, математика һәм физик культура дәресләре атналыгы кысаларында физкультура фәненнән ачык дәрес үтте.
-
Атналык 18.12.2024

Физика, информатика, математика һәм физик культура дәресләре атналыгы кысаларында 9 Б классында алгебра фәненнән ачык дәрес үтте.
-
Атналык 17.12.2024

Физика, информатика, математика һәм физик культура дәресләре атналыгы кысаларында 7 классларда геометрия фәненнән класстан тыш чара үтте.
-
Атналык 17.12.2024

Физика, информатика, математика һәм физик культура дәресләре атналыгы кысаларында 5 класста "Функциональная грамотность" курсы буенча уен-дәрес үтте.
-
Котлыйбыз 14.12.2024

Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы (Хәлилов Б., Хәкимҗанов Б., Шәмсетдинов А., Үтәгәнова и.) Ватан Геройлары көненә багышланган "Сафта" хәрби-спорт уеннарында катнашып 2 урынны яулады.Тренерлары: Габдрахманов В. В., Галәветдинов М. Ф.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Солдатка хат 14.12.2024

Укучыларыбыз фронттагы солдатларга Яңа ел хатлары яздылар.
2 нче сыйныф укучылары солдатларга Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләгәннәр, укучыларның әти-әниләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез
-
12 декабрь-Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2024

Конституция-Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Граждан өчен Конституция-ул беренче чиратта белергә тиешле Закон, чөнки законнарны белү һәм дөрес куллану - цивилизацияле тормыш нормасы.Тәрбия буенча директор киңәшче 9 нчы сыйныфлар арасында "Минем илем Конституциясе"интеллектуаль уены
үткәрде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр һәм күп кенә өстәмә мәгълүмат алдылар. -
Без-Россия гражданнары! 12.12.2024

Бүген тантаналы шартларда «Без-Россия гражданнары! " бөтенроссия проекты кысаларында 14 яшькә җиткән Россия Федерациясенең беренче 11 яшь гражданына паспортлар һәм бүләкләр тапшырылды.Яшүсмерләр өчен паспорт алу дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга булып тора, бу бит олылар тормышына керүнең беренче адымы, һәм аларның һәркайсы Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданинына әверелә.
Чара Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган.
-
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2024

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Мәктәп китапханәсендә "Кануннарны өйрәнәчәкбез, үз хокукларыбызны беләчәкбез"дигән китап күргәзмәсе оештырылган.
-
"Геройлар көне" 09.12.2024

2007 нче елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы "Геройлар көне" исемле истәлекле дата кертергә тәкъдим итте. Шул көннән башлап безнең илдә әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә. Бүгенге көн безнең мәктәп өчен аеруча мөһим, чөнки 100 еллык тарихы булган Яңа Кенәр урта мәктәбе Социалистик хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәкиевна исемен йөртә.
Бүген мәктәбебездә Геройлар көненә багышланган төрле чаралар үтә. Тәрбия сәгатьләрендә укучыларыбызга С. З. Габдрахманованың тормыш юлы, аның хезмәте һәм уңышлары турында сөйләп киттек. Аның турында видеоролик карадык.
Мәктәп китапханәсенә кереп, укучыларыбызны Р. И. Насыйбуллина иҗат иткән "Акланган өметләр" китабы белән таныштырдык. Әлеге китап ярдәмендә С. З. Габдрахманованың төрле тормыштагы истәлекләрен укыдык.
Габдрахманова Стелла Закиевнаны бүгенге бәйрәм Геройлар көне белән тәбрик итәбез! Алдагы тормышыгызда сәламәтлек, балаларыгыз, туганнарыгыз янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүегезне телибез








