Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Лилия чәчәген күзәтү 23.06.2016

Балалар бакчасына бик күп чәчәкләр ямь биреп тора.Аларны тәрбиячеләр үстерә. Ә балалар аларга гел ярдәм итеп тора. Бүген лилия чәчәген күзәттек. Чүпләрен утап аңа су сиптек. Безгә рәхмәт әйтеп ямь биреп торсын әле бакчабызга.
-
Бездә бүген туган көн! 21.06.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген Язиләнең туган көнен бәйрәм иттеләр. Аңа матур теләкләрен җиткерделәр,җырладылар, биеделәр. Язиләгә 3 яшь тулды. Бик акыллы, матур кыз булып үссен.
-
Хезмәт сөеп үс бала. 20.06.2016

Баалар көннәрен уйнап кына үткәрмиләр. Эшләп тә алалар. Алар йомшарткач,чәчәкләр иркенләп үсеп китәчәк. Рәхәтләнеп үсегез чәчәкләр,матурлагыз безнең бакчабызны.
-
Чәчәкләрен күр әле! 18.06.2016

Бакчабызны чәчәкләргә төрү, җәй дәвамында матур итеп саклау - һәрберебезнең бурычы. Бакчабызның бер генә хезмәткәре дә читтә калмый безнең бу эштә. Чәчәкләр матурлык чыганагы.
-
Саф һавада бик рәхәт. 16.06.2016

Саф һавада бик рәхәт, тик һәр нәрсәнең чиге бар. Икенче кечкенәләр төркеме көндезге ашка керәләр. Саф һавадан кергәч,бар да тәмле.
-
Сәламәтлекне яшьтән сакла! 15.06.2016

Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк. Моның өчен без балалар белән иртәнге гимнастиканы, физкультураны даими эшләп барабыз. Хәрәкәтле уеннар да безнең якын дуслар. Юкка гына хәрәкәттә бәрәкәт, димиләр шул.
-
Зур үсеп киләбез. 13.06.2016

Иң кечкенәләребез дә кашыкларын үзләре тотып,мөстәкыйль ашыйлар. Менә нинди зур булдылар инде алар.
-
осталыкның чиге юк. 10.06.2016

Тәрбияче апалар- алтын куллы. Нинди генә могҗизалар тудырмыйлар алар. Балаларга матур,күңелле булсын өчен җәен,кышын зур тырышлык куялар.
-
1 нче июнь- балаларны яклау көне 01.06.2016

Бакчабызда балаларны яклау көне уңаеннан урамда бик күңелле уеннар уйнадык. Көн бик күңелле, бик мавыктыргыч булды.Үзенчәлекле көн бар баланың күңелендә озак сакланыр.
-
Туган илем-туган җирем. 30.05.2016

Рилә Рәисовна балаларга кечкенә булулурына карамастан патриотик тәрбия бирә. Бала кечкенәдән туган авылын, туган җирен яратып үсәргә һәм горурланырга тиеш.



