Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Сау бул бакча! 27.05.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары бүген яраткан бакчалары белән саубуллашты. Бәйрәм бик эчтәлекле матур булды. Балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Шатлык һәм моңсулык бергә янәшә иде. Шулай да кызыклы концерт номерлары безне сөендерде.Балаларыбызга ак юллар, матур теләкләр теләдек.Тырышып укуларын, әдәпле булуларын теләп калабыз.
-
УМК почмагы. 20.05.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә УМК почмагы ясап куелган. Балалар бу почмактагы яңалыкларны өйрәнеп торалар.
-
Биергә өйрәнәбез 19.05.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бию күнекмәләрен өйрәнәләр. Шундый тырышалар бит алар
-
Конкурс 18.05.2016

"Спецмашины 01,02,03,04" ГАИ-ГИБДД оешуга 80 ел тулу уңаеннан район күләмендә оештырылган конкурста актив катнаштык.
-
Әниләр безнең кадерлеләребез. 17.05.2016

Җир йөзендә иң кадерле кеше - әни. Алар белән үткән һәр минут кадерле, кызыклы,мавыктыргыч. Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары белән стенд ясап куйдылар.Көн дәвамында әниләрен күреп куаналар.
-
Без бит татар кызлары! 16.05.2016

Татар халык киемнәрен кигән кызлар аеруча сөйкемле булалар.Мәктәп хәзерлек төркеме балалары чыгарылыш кичәсенә, яңа тегелгән күлмәкләрне киеп, татар халык биюен өйрәнәләр. Бигрәк матур татар кызы!
-
Язгы саф һавада без! 13.05.2016

Икенче кечкенәләр төркеме уен мәйданчыгында гөр киләләр.Саф һавада уеннар уйнау бик күңелле.Дус һәм тату уйнарга кирәклеген белә алар. Шуңа күрә бер-берсенә юл куеп уйныйлар.
-
Курчак театры үзебезнең төркем бүлмәсендә. 12.05.2016

"Әбием әкиятләре" курчак театры макетын бүләк иттеләр бакчабызга. Без балаларга 7 әкиятне ике телдә уйнап күрсәтә алабыз. Балаларның үзләрен дә уйнарга өйрәтербез. Теләк булса, бар нәрсәгә дә ирешергә була.
-
Бабаем белән бергә. 11.05.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә йөргән Хузиахметов Самат яраткан бабасы Ринат белән Былтыр һәм Шүрәле сыннарын ясадылар.Кулны кечкенәдән хезмәткә күнектерү бик уңай күренеш. Бабасының осталыгы,сәләте Саматка да күчеп калыр әле.
-
Бөек Җиңүгә дан! 10.05.2016

8 нче май көнне Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Илебезнең иминлеге хакына яу кырында үлеп калган бабаларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, веноклар салдык.Исән кайткан санаулы гына ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык. Дан аларга!



