Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Туган тел – 2016” бәйгесе 30.04.2016

2016 нчы елның 29 апрелендә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”-2016 бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы катнашты һәм “Укытучылар остазы” номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар!" 29.04.2016

28 апреля 2016 года в Доме «Сәләт» г. Казани состоялось подведение итогов Открытого литературного конкурса им. Ф.Латифи «Сәләткә нур булган йолдызлар».
Мероприятие приурочено к 130-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая и организовано Министерством по делам молодежи и спорту Республики Татарстан, Татарстанским республиканским молодежным общественным фондом «Сәләт», Государственным бюджетным учреждением Молодежный центр «Сәләт» совместно с Республиканским литературным общественно-политическим молодежным журналом «Идель», Республиканским молодежным изданием «Ялкын», детским журналом «Салават купере» и Публичным акционерным обществом «Таттелеком».
В этот день члены жюри – известные поэты, прозаики, журналисты и деятели культуры – встретились с финалистами, в открытой беседе провели анализ работ и поделились секретами развития своих талантов.
Кульминацией мероприятия стала торжественная церемония награждения победителей с участием членов жюри и почетных гостей мероприятия.
Руководитель проектов «Сәләт» Джавдет Шевкетович Сулейманов в приветственном слове вдохновил участников на дальнейшие свершения: «Мы любим говорить, что мы все внуки нашего великого поэта Габдуллы Тукая. Это действительно так. Искренне верю, что присутствующие в этом зале ребята – будущее нашей культуры, литературы и искусства. Пусть у нас появится возможность уже через несколько лет увидеть вас среди известных деятелей культуры нашей республики и страны. Хочется еще отметить, что в этом году конкурс впервые проходит под именем Флюса Латифи. Он был другом «Сәләт», нашим единомышленником, нашей поддержкой. Он всегда в наших сердцах!»
Из 350 заявленных участников 51 финалист удостоился наград. Им вручили дипломы и фирменные подарки. Среди них оказался и учащийся 7 класса нашей школы Хамидуллин Даниф Данисович (руководитель учительница татарского языка и литературы Хамидуллина З.Я.) В номинации “Поэзия” (категория:12-14 лет) он занял почетное 2 место. Поздравляем!
(По материалам сайта http://selet.biz/news/)
-
«Батырлык дәресе “ 26.04.2016

Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә 7 нче класс укучылары (класс җитәкчесе Хәмидуллин Д.М.) катнашында «Батырлык дәресе “ үтте. Дәреснең максаты: укучыларны тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру, үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту, камиллеккә омтылыш тудыру.
Дәреснең эпиграфы итеп,анылган язучылар Ф Яруллин һәм М.Пришвин сүзләре алынды. Укучылар белән халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы турында әңгәмә үткәрелде.
Тыныч тормышта да батырлыклар эшләүче балалар бар. Андыйларны “Кайнар йөрәк” дип аталган социаль-мәдәни башлангычлар Фонды үз канаты астына алды. Әлеге Фондның максаты изге: батырлык кылган яшьләргә хөрмәт тәрбияләү. Җитәкчесе-Светлана Медведева.
Бүгенге көн батырлары арасында суга батучыларны коткару, кешеләрне янгыннан алып чыгу белән бәйле батырларлыклар кылучылар күп. Татарстаныбыз геройлары белән без аеруча нык горурланырга тиешбез. Әлбәттә, иң беренче чиратта мондый хәтәр хәлләрне булдырмый калу кирәк.
Дәрестә батырлык турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, шигырьләр укылды, балалар игътибарына видеофильм күрсәтелде.
Соңыннан укучылар белән түбәндәге нәтиҗә ясалды: батырлык эшләргә җай көтеп утырырга ярамый. Дөрес итеп яшәргә һәм чын кешегә хас гамәлләр кылырга кирәк: авыруларга ярдәм итәргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга. Үзебез турында гына түгел, башкалар хакында да уйлыйк!
-
Поздравляем! 25.04.2016

С 18 по 23 апреля 2016 года в городе Королёве, Московской области прошла Семнадцатая Всероссийская Олимпиада «Созвездие-2016» научно-исследовательских и учебно-исследовательских проектов детей и молодежи по проблемам защиты окружающей среды «Человек– Земля – Космос». На финальную часть Олимпиады была приглашена и ученица 8 класса нашей школы Юсупова Аида. Она заняла 4 место в номинации «Энергия и человек». Поздравляем Юсупову Аиду и подготовившего к олимпиаде учителя физики Гильмизянова Рафиля Нуретдиновича и желаем им дальнейших успехов!
-
«Берёза белая-подруга верная « исемле китап тәкъдим ителде 22.04.2016

22 нче апрель көнне “Казан арты” этнографик музеенда районыбызның китап сөючеләре өчен бик эчтәлекле чара оештырылды : укытучы,танылган журналист,тәрҗемәче, гомеренең 19 елдан артык чорын район газетасы редакциясендә хезмәт итүгә багышлаган каләм иясе, гади ,туры сүзле, ярдәмчел Римма ханым Надршинаның «Берёза белая-подруга верная « исемле китабы тәкъдим ителде. Әлеге җыентыкка авторның төрле елларда республикабызда чыккан газета- журналларда басылган язмалары, повестьлары, хикәяләре урын алган.
Кичәдә Римма Никита кызының тормыш юлы белән бәйле мәгълүматлар да яңгырады. Ул Сахалинда туа, бала чагы районыбызның Яңа Сала авылында үтә. Язучылык таланты, автор үзе билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушы авыл чишмәләреннән, табигатеннән килә. Чарада Римма ханымның чордашлары, хезмәттәшләре, укучылары, балалары чыгыш ясады. Барысы да авторга әлеге китабы белән сөендергәне өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр, саулык-сәламәтлек, иҗади дәрт, киләчәк әле тагын матур әсәрләр иҗат итүен, яңа китаплар чыгаруын теләделәр. Зал тутырып килгән тамашачы әлеге чарадан тирән канәгатьлек хисләре белән таралды.
-
Зональное соревнование по волейболу 21.04.2016

20 апреля в МБОУ «Казанбашская ООШ” прошел зональный тур соревнования по волейболу среди юношей 2000-2002 г.р. и среди девушек 2000-2002 г.р. Команда юношей нашей школы заняла 1 место, команда девушек 2 место. Поздравляем и желаем побед в финале!
-
«День донора» (#ДонорТатарстана, #Деньдонор) 20.04.2016

Сегодня очередной день добрых дел В рамках проекта «Добрый Татарстан» (#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН) «День донора» (#ДонорТатарстана, #Деньдонора), он посвящен популяризации донорства. Учащиеся нашей школы познакомились с историей возникновения и символикой донорства. Провели информационных добровольческих действия по разъяснению важности сдачи крови и плазмы, провели конкурс сочинений, эссе (7-8 кл.) , рисунков (5-6кл.)на тему дня.
-
Бердәм дәрес 20.04.2016

Бүген, 20 нче апрель көнне, Г.Тукайның 130-еллыгына багышланган бердәм дәрес үткәрелде.
Башлангыч класс укучылары катнашында “ Без Тукайны яратабыз” исемендәге викторина үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп үзләренең Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре турындагы белемнәрен сынап карадылар. Ярышта “Тукай оныклары” командасы аз гына өстенлек белән беренче урынга чыкты . Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
20 нче апрель көнне 7 нче сыйныф укучылары белән Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган “Тамчы – шоу” интелектуаль уены үткәрелде. Уен укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру; укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету; тел культурасын үстерү; укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру; эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; туган телгә, әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Уен 7 турда үтте. Укучылар ике командага бүленде. Һәр команда үзенә исем, девиз сайлады. I команда “Ялкын”, II команда “Дуслык”. Уенда Г.Тукайның биографиясе, әсәрләреннән өзекләр, әсәрне тану, үзләре өйдә ятлап килгән Г.Тукайның шигырьләрен яттан сыйләделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеп шул сүздән яңа сүзләр төзеделәр. Ахырдан капитаннар ярышы булды. Һәр команда капитаннарына сораулар бирелде. Бу уенда “Ялкын” командасы җиңү яулады. Һәр командага грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
19 апреля 2016 года – «День доброго кино» 19.04.2016

Сегодня очередной день добрых дел В рамках проекта «Добрый Татарстан» (#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН) сегодня «День доброго кино» (#Годкино, #кинопродобровольцев, #киноТатарстана). В школе провели конкурс сочинений на тему «Моё любимое кино». (2-6 класс)
После уроков организовали просмотр мультипликационного фильма «Ирҗан” (Әхлак дәресләре), пропагандирующего общечеловеческие ценности.
-
17 апреля - «Доброе здоровье» (#ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье) 17.04.2016

Сегодня очередной день добрых дел В рамках проекта «Добрый Татарстан» (#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН) - «Доброе здоровье» (#ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье)
Ученики нашей школы провели мероприятия по популяризация здорового образа жизни.
Ученики 7-го класса в руководстве классного руководителя Хмидуллина Д.М. провели добровольческую акцию «Мы за чистоту улиц». А классный руководитель 6-го класса Хамидуллина З.Я. провела урок здоровья «Здоровый образ жизни».
















