Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 20.02.2016

19 нчы февральдә, 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, 2-4 кл укучылары белән “ Тел дигән дәрья бар” исемендәге тәрбия сәгате үткәрелде. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булуы. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор икәнлеге турында әйтелде. Шагыйрьләрнең тел турындагы шигырьләре укылды һәм мәкальләр искә төшерелде.
-
Начался прием в 1 класс
18.02.2016
С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс.
Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан.
Количество мест: МБОУ «Нижнеатынская ООШ» - 8
Филиал МБОУ «Нижнеатынская ООШ»-«Клачинская НОШ»-6
Филиал МБОУ «Нижнеатынская ООШ»-«Среднесердинская НОШ»-10
-
КОТЛЫЙБЫЗ. 18.02.2016

Кичә, 17 нче февральдә Арчада профсоюз членнары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Анда безнең коллективның профсоюз членнары да уңышлы катнашты. Яшьләре 40 кә кадәрге хатын-кызлар арасында Закирова Алия Рафисовна 2 нче урын яулады. Чын күңелдән аны бу уңышы белән котлыйбыз. Аңа алга таба да сәламәтлек, югары уңышлар телибез!
-
Мәктәптә профсоюз җыелышы 17.02.2016

16 нчы февраль көнне дәресләрдән соң, башлангыч профсоюз оешмасы һәм администрация арасында төзелгән күмәк килешүнең 2015 елда үтәлешен тикшерү буенча профсоюз җыелышы булды. Җыелышта Наласа урта мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Төхватуллин Илфат Рәшитович та катнашты. Җыелышта катнашучылар алдында мәктәп директоры Хәбибуллин Илдар Хәкимуллович һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Шакиров Рәдис Наилович чыгыш ясап, 2015 елда күмәк килешүнең ничек үтәлүе, эшләнеп бетмәгән эшләр турында отчет ясадылар. Чыгышларда Хөсәенова Хәтирә Мөхәммәтхарисовна һәм Төхватуллин Илфат Рәшитович сүз алды. Соңыннан профсоюз рәисе коллектив килешүнең кайбер пунктларында булган үзгәрешләр белән таныштырды. Бу үзгәрешләрне кабул итәргә дигән нәтиҗәгә киленде. Җыелыш эчтәлекле һәм файдалы узды.
-
Теле барның- иле бар. 16.02.2016

21 нче февраль, 2000 нче елдан башлап , абруйлы халыкара оешмаларның берсе-ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап, мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары катнашында “Теле барның- иле бар” дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар ни өчен нәкъ бу көнне билгеләүнең тарихы белән таныштылар, танылган татар һәм рус әдипләренең туган телгә багышланган әсәрләрен, тел турында әйтем-мәкальләрне искә төшерделәр. Шулай ук туган телебезнең бүгенге язмышына да укучылар битараф түгеллекләрен күрсәттеләр. Туган телдә белем алу, телебезнең чит-ят сүзләр белән чуарлануы, милли басмаларыбызның укылышы турында фикер алышу булды. Һәрберебез телебезне саклауга үзеннән өлеш кертергә тиеш, шул вакытта гына ул киләчәк буыннарга да хезмәт итәчәк. Класс сәгате азагында, бергәләп, инде гимнга әверелеп барган “Туган тел”җырын башкардык.
-
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" 15.02.2016

Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия юнәлешендә “Игелек кыл” акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысасында 7нче класс укучылары Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт итеп, тыныч тормышта вафат булган авылдашларыбыз Хәбибуллин Рәдис Рәшит улы һәм Ишморатов Марсель Илдус улының каберләрен кардан чистарттылар һәм чәчәкләр салдылар.
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” Укучылар әлеге мәкальнең тирән мәгънәсенә тагын бер кат төшенделәр.
-
Лыжня России - 2016 13.02.2016

-
Военно-патриотическая игра «Зарница» 12.02.2016

12 февраля на базе МБОУ «Лесхозская СОШ» прошел зональный этап районной военно-патриотической игры «Зарница», в которой приняла участие и команда нашей школы .Команды приняли участие в интеллектуальном конкурсе «Ратные страницы истории России», стреляли из пневматической винтовки, разбирали автомат Калашникова, метали гранаты, искали мины, выносили раненого из-под обстрела, двигались по азимуту, подтягивались, одевали противогазы, показали строевую подготовку. Наша команда выиграла конкурс «Химзащита». Молодцы!
-
Парламентский урок 10.02.2016

10 февраля 2016 года в МБОУ «Нижнеатынская ООШ» учитель истории Кашшапов Фаниль Халилович провел Парламентский урок с учащимися 8-9 классов по теме «Гражданин.Общество.Государство» с использованием мультимедийной презентации. Учащиеся приняли активное участие на уроке, вместе с учителем обсуждали вопросы гражданина, общества, государства.
-
"Игелек кыл" акциясе дәвам итә 09.02.2016

“Ура, ниһаятъ кыш җитте”,- дип, кайчан гына кышның беренче аен каршы алган идек. Ә хәзер инде аның соңгы - февраль ае да җитте. Ләкин кыш ае булганга карап, урамда кыш дип әйтә торган да түгел. Чөнки көннәр җылы, түбәләрдә тамчылар тама, карлар әкренләп эри башлады. Ләкин бу айны аның кадәр начар ай дип әйтмәс идем мин. Бу айда күп кенә бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Мисал өчен, шуларның берсе 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Һәм менә шул уңайдан, 8 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары, клуб янына һәйкәл чистартырга менделәр. Алар анда көрәкләр, себеркеләр һәм башка кирәк - ярак әйберләр алып килделәр. Кайсыкар көрәде, кайсы себерде дигәндәй, берсе дә эшсез басып тормады. Бергә - бергә эшләве дә бик күңелле булды, шулай ук һәйкәл дә кардан арынды.
















