Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Башлангыч класслар укытучылары семинары булды
Опубликовано: 15.03.201714нче март көнне Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә “Дәресләрдә критик фикерләү алымын куллану” темасы астында башлангыч класслар укытучылары семинары булды. Семинар мәктәп белән танышудан һәм “Безнең хезмәт җимешләре” күргәзмәсен карау белән башланды. Күргәзмәгә куелган матур чәчәкләр белән хозурланган укытучылар ачык дәресләргә таралдылар. Дәресләрдә укытучылар үзләренең осталыкларын, эш алымнарын күрсәттеләр. Математика дәресләрендә укытучылар алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнсәләр, уку, татар теле дәресләрендә оста сөйли, үз фикерләрен әйтә белүләрен күрсәттеләр. Тәрбия сәгатендә укучылар мәрхәмәтле булу серләренә төшенделәр.
2017нче ел Россиядә Экология елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар “Без – табигать дуслары” дигән экологик кичә күрсәттеләр. Әкият геройлары ярдәмендә алар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кичәгә 4нче класс укучысы Кәримов Фәнис башкаруындагы “Авылым – Түбән Атым” җыры тагын да ямь өстәде. Бию коллективлары башкарган “Умырзая” һәм “Барбарики” биюләрен дә кунаклар яратып кабул иттеләр.
Соңыннан семинарга анализ ясалды. Район мәгариф бүлеге методисты Яхина Р.Г. алда торган бурычлар белән таныштырды.
К списку новостей
















