Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Сак булу кирәк!
Опубликовано: 17.03.201717 нче мартта мәктәптә балалар тормышына куркыныч тудыручы сайтлар һәм мәгълүмати чыганаклардан саклану юлларына багышланган ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча ТИН укытучысы Закирова А.Р. һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәмидуллин Д.М. чыгыш ясады.
Социаль челтәрләрдә балалар тормышына куркыныч тудыра торган сылтамалар турында хәбәрләр таралу укытучыларны да, ата-аналарны да борчуга салды.Балаларның нинди сайтларда утыруларына күзәтчелек итү таләп ителә. Соңгы арада үлем белән бәйле уеннар аеруча ешайды. Психологлар, белгечләр моның сәбәбен балаларның күп вакытларын интернетта уздырулары ла белән бәйләп карый. Үсмерләр социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша еш кына кирәкмәгән мәгълүмат алалар, шуңа таянып, үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәләр.
Әти-әниләр игътибар итәргә яки белеп торырга тиешле кайбер уеннар һәм аларның асылы турында сүз булды. Балаларның шушы юлга кереп китүләренең сәбәпләре аңлатылды. Кайбер балаларга әти-әни авторитет булудан туктый, шуңа күрә ул социаль төркемдәге фикерләргә колак сала башлый. Кемдер үзенең үлемгә китерә торган уеннарда катнашуыннан ләззәт ала.
Бер генә бала турында да , ул беркайчан да үз-үзенә кул салмаячак, дип әйтеп булмый. Баладагы һәр үзгәрешкә игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде.(холкы, тәртибе,аз ашавы, тынгысыз йоклавы, олылар белән аңлашмау, максатка ирешә алмау, үз эченә бикләнү). Моннан тыш якын кешесен югалту, каты авыру, гаиләдәге тотрыксызлык, яшәү шартлары үзгәрү дә баланы ялгыш адымга этәрергә мөмкин. Барлык очракларда да бу афәттән якын кешеләренең игътибарлылыгы, аңлавы гына коткарып кала ала.
Алга таба язгы каникул чорында балаларга аеруча нык күзәтчелек итәргә кирәклеге әйтелде. Ут белән уйнау, яр буйларына якын килү, рөхсәтсез, олылар күзәтүеннән башка кич чыгулар булмаска тиешлеге кисәтелде. Шәхси гигиена таләпләре үтәлсен, электр приборлары белән эш иткәндә сак булсыннар. Балаларны өйдә ялгыз калдырмаска тырышырга кирәк, калган очракта нәрсәләр эшләргә яки эшләмәскә тиешлеге әйбәтләп аңлатылсын. Чит кешеләр белән аралашу, таныш түгел яшүсмерләр тирәсендә чуалу да аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында әйтелде.
К списку новостей
















