Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
“Аҗаган”- бер дигән уен!
Опубликовано: 28.02.2017
Февраль- барлык мәктәпләрдә дә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы итеп игълан ителде. Айлык план төзелеп, шуның нигезендә безнең мәктәптә дә күп төрле чаралар оештырылды. Әфганстанда, Чечняда хезмәт итеп, тыныч тормышта вафат булган авылдашларыбызның каберләре кардан чистартылды,Яшь антифашистлар , Халыкара Туган тел ,патриот шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган класс сәгатьләре үтте, укучы кыз балалар сыйныфташ егетләрен Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Йомгаклау этабында укучылар тарафыннан көтеп алынган “Аҗаган” хәрби-патриотик уены үтте. Физкультура укытучысы Закирова Алия Рафис кызы,аның ярдәмчесе ,”Туризм” түгәрәге җитәкчесе Сафин Ленар Яхъя улы тырышлыгы белән бай программа төзелде. Ике команда (“Лидер” һәм “Пираты Красного моря”)тупланып, айлык дәвамында спорт ярышлары үтте.
Укучылар волейбол, теннис уеннарында көч сынаштылар, автомат сүтеп җыйдылар, җыр башкарып,стройда йөрделәр. Шулай ук физик культура тарихы буенча сорауларга җаваплар эзләделәр, дартс уенында, автоматтан атуда , граната “атуда”, кырдан мина “эзләүдә,канат тартуда,соңыннан азимут буенча хәрәкәт итеп, яшерелгән флагны эзләп табу буенча осталыкларын, тапкырлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Дөрес, тупланган очколар буенча караганда, аерма күпкә зур. “Лидер” командасы -121, “Пираты Красного моря” командасы-143 балл туплады. Әмма укучыларыбыз шуны яхшы аңлый: бу-үзара дуслык-татулык уены. Иң әһәмиятлесе, укучылар киләчәктә файдасы тиярдәй күнекмәләргә ия булдылар, сәламәтлекнең хәрәкәттә икәнлегенә төшенделәр. Ә инде иң күңеллесе, мөгаен, бергәләшеп ашханәдә татлы пирогтан авыз итү булгандыр.
Хәмидуллин Данис, Түбән Аты мәктәбе.
К списку новостей
















