Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Каюм Насыйриның тууына 200 ел. 15.02.2025

1825 нче елның 14 нче февралендә татар мәгърифәтчесе, галим, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы, фәнни хезмәтләр авторы Каюм Насыйри дөньяга килгән. Шул уңайдан 7 - 8 нче сыйныф укучылары белән Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды.
-
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру 14.02.2025

Бүген Урта Аты җирлегендә тыл ветераннарына 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар. Ветераннарны бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габделгазизов Инсаф Нурсил улы, Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Батталова Резеда Хатип кызы катнашты. Хөрмәтле тыл ветераннары: Түбән Аты авылыннан Хәлиуллина Ләлә Мөбәрәкҗан кызын, Сираева Мәдинә Хисмәтулла кызын, Урта Сәрдә авылыннан Тагирова Нәфига Сафиулла кызын котлауда мәктәбебез укытучылары, укучылары, мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Мөхтәрәм ветераннар, Сезне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, шатлык – куанычлар, аяз, тыныч күк йөзе телибез.
-
«Трудные шаги к Великой Победе» 12.02.2025

7 – 8 классами провели классный час на тему «Трудные шаги к Великой Победе». Воспитать у обучающихся патриотические чувства к своей Родине, гордость за её героическое прошлое, уважение к участникам Великой Отечественной войны, готовность к жертвенным поступкам во имя величия и процветания Республики. Формировать четкое представление о той страшной опасности, которую несут фашизм, война, преступления против человеческой жизни. Способствовать расширению представлений о подвиге нашего народа во время Великой Отечественной войны, о мужестве, отваге.
-
"Бер генә сәгатькә" 10.02.2025

Мәктәбебезнең "Хыял"иҗат төркеме Ә. Еникинең "Бер генә сәгатькә" әсәрен сәхнәләштереп Наласа мәдәният йортында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Туган телне белүчеләр. 07.02.2025

Халыкара туган телләр көне уңаеннан 7 – 8 нче сыйныф укучылары белән “Туган телне белүчеләр” темасына уен үткәрелде. Уенның максаты: укучыларны туган тел белән таныштыруда, төрле эшчәнлек куллану; телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту; интеллектуаль уен аша баланың белемен, сәләтен үстерү; туган тел белән горурлану хисе тәрбияләү.
-
«Полиглот» 04.02.2025

Район куләмендэ уткәрелгән «Полиглот» исемле шигырьләрне төрле телләрдә сөйлэучелэр конкурсында Ихсанова Зәмирә 1-4 класс яшь категориясендэ I урынга лаек булды.
-
«Разговоров о важном» 03.02.2025

Сегодняшнее занятие «Разговоров о важном» было посвящено теме: «Бизнес и технологическое предпринимательство». Цели занятия: развитие у обучающихся представлений о сущности технологического предпринимательства, его роли в современной экономике, значении для технологического суверенитета страны; развитие интереса к предпринимательской деятельности, навыков анализа возможностей для создания новых технологий и продуктов.
-
Ленинград блокадасы каһарманнарын искә алу 27.01.2025

27 гыйнварда илебез Ленинград блокадасы өзелүнең 81 еллыгын билгеләп үтә. Ил тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булып саналган блокада кайтавазы бүген дә онытылмый.Шул уңайдан 900 көнлек Ленинград блокадасы һәм икмәк кадере турында әңгәмә үткәрдек.Ленинград блокадасы-илебез тарихының онытылмас бите,каһарманлык үрнәге ул.
-
“Тату сыйныф серләре” 27.01.2025

27 нче гыйнвар көнне Курса Почмак ура мәктәбендә “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф (сыйныф җитәкчесе Маликова Г.Г) һәм аларның әти – әниләре катнашты. Алар тату сыйныфның сере укучыларның , сыйныф җитәкчесенең , әти – әниләрнең бердәм булуында һәм уртак эшчәнлегендә икәнен күрсәттеләр. Зур хезмәт куеп әзерләгән чарада катнашкан әти- әниләргә, укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез
-
«Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу . 22.01.2025

22 нче гыйнварда Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашу уздырылды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды. Мәктәбебезнең туган тел һәм укытучысы Хәмидуллина З.Я.һәм 5нче сыйныф укучысы Әхмәтвәлиева А. әлеге очрашуда катнашып кайттылар. Бирегә күренекле шәхесләр - «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина килгәннәр иде.
















