Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Яңа елга әзерләнәбез. 26.12.2024

Укучыларыбыз яңа елга багышланган матур эшләнмәләр эшләп алып килделәр - тылсымлы мохит тудырдылар. Яңа ел белән!
-
Район башлыгы чыршысында 26.12.2024

26 нчы декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршысы бәйрәме узды. Анда районыбызның алдынгы укучылары, сәләтле, актив балалары катнашты. Әлеге чарада 7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова З.Р . да катнашты.
-
Кышкы эшләр 25.12.2024

Янгын сусаклагычы тирәсен кардан арчыдык.
-
Яңа елны көтәбез. 24.12.2024

Яңа елга әзерлекне башлап җибәрдек. Хуш, киләсең, Яңа ел, төкле аягың белән.
-
"Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез" 24.12.2024

9 класс укучылары математика фәне буенча "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез" акциясендә катнаштылар.
-
Р.Фәизовның “ИКЕ ӘНИ” әсәре буенча китап укучылар конференциясе. 23.12.2024

Чираттагы “Туган тел атналыгы” кысаларында китап сөючеләр өчен конференция уздырырга уйладык.
Мәктәбебезнең укытучылары да, укучылары да Радик ага Фәизовның “Ике әни” әсәрен тулысынча укып чыктык. Һәр сыйныфка шушы әсәр буенча төрле кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. 5 нче сыйныф укучылары әлеге әсәрдән үзләренә ошаган өзекләр укыдылар, 6 нчы сыйныф кызлары Әниләр турындагы җырларны, мәкаль-әйтемнәрне барладылар ,ә 7 нче сыйныф укучылары исә Р.Фәизовның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырып,”Ике әни “ әсәреннән өзекне сәхнәләштереп кәрсәттеләр. Ачлыктан интеккән балаларның нинди михнәттә яшәгәннәрен ачык күрсәткән әлеге өзекне “Хыял” иҗат төркеме күңелләрне тетрәндерерлек итеп уйнап күрсәтә алды.
-
«Урок о важном" 16.12.2024

Сегодня в школе провели «Урок о важном", где информировали учашихся о достижениях, вкладе в развитие России, Приволжья, истории и культуре Пермского края и г.Перми.
В конце занятия обратились к учащимся с просьбой принять участие в голосовании за г.Пермь, участвующем в конкурсе за статус молодежной столицы России-2025. -
"Подарок для солдата" 16.12.2024

"Подарок для солдата" акциясендә катнаштык
-
Наласа урта мәктәбендә кунакта 11.12.2024

Бүген Наласа урта мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачык чаралар оештырылды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. Химия, биология, физика, математика фәннәре укытучылары "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында мәктәпкә кайткан приборлар ярдәмендә төрле тәҗрибәләр күрсәттеләр. Укучыларга бик ошады.
-
Коррупциягә каршы 10.12.2024

Коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында 7-8 нче сыйныф укучылары белән “Коррупциягә каршы” дигән темага сыйныф сәгате узды.
















