Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Педсовет 30.10.2024

2024-25 нче уку елының I чирек нәтиҗәләре буенча педсовет үткәрелде. II чиреккә бурычлар куелды.
-
Үзеңә мультфильмны ничек ясарга? 29.10.2024

Үзеңә мультфильмны ничек ясарга? Бүген «Мультмизгел» мультипликациясе оештырган мастер-класста катнашучылар мультфильм ясау ысулларын өйрәнделәр! Чарада 4 команда катнашты, алар мавыктыргыч анимация дөньясына чумды. Мастер-класс мультфильмнар ясауның төрле техникасын үз эченә алды. Мастер-класс ахырында командалар үзләренең мультфильмнарын тәкъдим иттеләр. Безнең мәктәп командасы җиңүче булды һәм мультстанк белән бүләкләнде.
-
Татар халык ашлары 24.10.2024

“Туган тел сагында” акциясе кысаларында “Татар халык ашлары” темасына әңгәмә кордык. Укучылар үзләренең яратып ашаган ризыклары турында сөйләделәр.
-
Профсоюз ярышы 23.10.2024

Бүген Арчада профсоюз членнары арасында дартс һәм ату буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең профсоюз членнары актив катнашты.
-
“Туган тел сагында” акциясе 22.10.2024

«Туган телем сагында» акциясе кысаларында 7 – 8 нче сыйныф укучылары белән “Сабантуй” журналында басылып чыккан хикәяләргә, шигырьләргә күзәтү ясадык.
-
"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" 22.10.2024

7 нче сыйныф укучылары "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" акциясендә катнаштылар.
-
Мөһим сөйләшү 20.10.2024

Бүгенге мөһим сөйләшү сәгате “Ничек ныклы гаилә корырга?” дип аталды.
Гаилә - ул һәр кеше өчен кыйммәт. Нык гаилә - Россиянең традицион рухи - әхлакый кыйммәтләренең берсе. Нык гаилә - ул мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту һәм үзара мөнәсәбәтләр. Ата – аналарның аерым роле - балаларда куркынычсызлык хисе формалаштыру, үз - үзеңә һәм иртәгәге көнгә ышаныч тәрбияләү.
-
Кадерле әтиләр!Бәйрәмегез белән Сезне! 20.10.2024

Барлык әтиләргә дә озак еллар үз балалары өчен ышанычлы таяныч, үрнәк һәм ышанычлы ориентир булып калуларын телибез. Гаиләләрегездә җылылык, үзара аңлашу, иминлек һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
-
Бакчада эш. 16.10.2024

Киләсе ел уңышына нигез салына. Укучыларыбыз сарымсак утырту эшенә кереште.
-
“Халык кәсепләре: агач эшкәртү һөнәре” 15.10.2024

Музей хезмәткәрләре: “Халык кәсепләре: агач эшкәртү һөнәре” турында сөйләделәр.
Чарада түбәндәгеләр турында мәгълүмат бирелде:
- Русьта агач эшкәртү һөнәрләренең үсеш тарихы;
- агач кәсепләренең төрләре;
- агач эшкәртү һөнәре турында кызыклы фактлар;
- агач эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды.
Укучылар чабата үрү технологиясе белән таныштылар. Рус, чуваш һәм татар халыклары чабаталарына чагыштырма анализ ясадылар.
















