Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Пушкин картасы
Опубликовано: 22.09.2025Бүген 8,9 нчы сыйныф укучылары Пушкин картасы кысаларында Минзәлә дәүләт татар театры сәхнәләштергән И.Закировның «Хәтерләрне яңартып» («Память») әсәрен карадылар.
Бөек Ватан сугышы чорының фаҗигале чынбарлыгы еллар узганнан соң бездән ераклаша. Һәм авыр елларның тере шаһитлары булган ветераннар саны кими бара. Алар бер-бер артлы дөньядан китәләр. Аларның тарихын киләчәк буыннарга, хәзерге яшьләргә кем сөйләр? "Хәтерләрне яңартып" пьесасы бу миссияне үтәү, яңа буын кешеләрен илебезгә килгән авыр хәрби бәла-казалар турында кисәтү өчен сәхнәгә куела.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бу әсәр-күп миллионлы корбаннар бәрабәренә ирешелгән Җиңүнең әһәмиятен, кыйммәтен, данын киләчәк буыннар йөрәгендә саклап калу өчен тере ветераннар истәлегенә багышланган.
К списку новостей
















