Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Әтием- горурлыгым" 21.02.2025

Бүген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде .
-
21 - февраль Халыкара туган тел көне 21.02.2025

21 - февраль Халыкара туган тел көне. Бакчабызда туган тел көнен билгеләп үттек. Балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Татар халкының милли уеннарын уйнадык. Әкиятләр буенча викторина үткәрдек. Кичәбезне Туган тел җыры белән тәмамладык.
-
Акция "Пишу тебе герой!" 19.02.2025

Учащиеся нашей школы участвовали в акции "Пишу тебе герой!", "Письмо солдату"
-
“Тамчы шоу” интеллектуаль уены 19.02.2025

Бүген мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән биремнәрдән төзелгән “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Башта башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасындагы балалар юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аннары әниләр һәм балалар командалары юл билгеләренә бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Барлык катнашучыларны Арча районы ГБУ “БДД” профилактика бүлеге начальнигы Мухаметзянова Энҗе Газизовна котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. -
Профсоюз ярышы. 19.02.2025

Арча стадионында профсоюз хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең укытучылары Хлопушин Р.Р., Маликова Г.Г, техперсонал Гарифуллина А.Р. үзләренең көчләрен сынап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Катнашучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Бер очрашу - үзе бер гомер. 18.02.2025

Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, Арча районы китапханәсе каршында оешып килгән “Каурый каләм иҗат берләшмәсе әгъзалары “ безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре шагыйрь - язучыларыбыз: Гөлчирә Мәхмүт кызы һәм Марсель Гәптрәүф улы . Ә без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кунакларыбыз үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар,матур шигырьләрен укыдылар. Ә укучыларыбыз Гөлчирә апаның һәм Марсель абыйның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марсель абый үзенең гармунда уйнап җырлавы белән безне таң калдырды.
Очрашу бик күңелле булды. Кунакларга сәламәтлек, иҗатларында яңадан яңа уңышлар, каләмнәренең тутыкмыйча безне яңа иҗат җимешләре белән куандырып торуын теләдек.
Безнең белән очрашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!
-
Әхлак дәресләре 18.02.2025

Туган тел айлыгы кысаларында 7-9 нчы сыйныф укучылары белән «Укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә бөек мәгърифәтче, педагог Р. Фәхреддиннең иҗади мирасы» темасына әхлак дәресләре үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; Р. Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү
-
"Туган телем сагында" акциясе
15.02.2025
Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар, ләкин үлеме белән дә исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. 15 нче февральдә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел була. Шул уңайдан "Туган телем сагында" акциясе кысаларында Муса Җәлилнең тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шагыйрьнең тормышы турындагы белемнәре тагын да тирәнәйтелде.
-
День памяти воинов-интернационалистов отметят в России 15 февраля. 15.02.2025

Сегодня в 7 классе смотрели короткий видео фильм. Он был посвящен Афганской войне. В этом году отмечается 36 годовщина со дня вывода советских войск из Демократической республики Афганистан. Боевые действия закончилась 36 лет назад.
Почти десять лет военных столкновений принесли много бед и страданий.
Война в Афганистане унесла жизни 15 тысяч россиян.
Этот конфликт оказался труднейшим испытанием для СССР после Великой Отечественной войны. Вспоминая эти годы
Мы отдаём дань памяти солдатам и офицерам, всем тем, кто до конца остался верен своей клятве, ценой жизни исполнил свой долг перед Родиной! -
15 февраль — Әфганчы-интернационалистлар көне 15.02.2025

Әфган сугышы 1979 елның 24 декабрендә Советлар Союзының Әфганстанга гаскәр кертүе белән башланып китә. Ул 9 ел 1 ай һәм 19 көн — 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.1989 елдан 15 февраль «Әфганчылар көне» буларак билгеләп үтелә. Ул әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды
Шул уңайдан, Әфган сугышында катнашучы авылдашларыбыз белән күрештек: хәлләрен белдек,якынлашучы бәйрәмнәр белән котладык.
















