Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Ата-аналар җыелышы үтте
11.11.2016
1 нче көн тәртибе буенча сүзне мәктәп директоры Габдрахманов И.Н. алды. Ул 1 нче чиректә башкарылган эшләрне санап үтте. Мәктәптә гомуми өлгереш 100%, белем сыйфаты 63 %. Туризм, Волейбол кебек түгәрәкләрнең актив эшләвен әйтте. Туризм түгәрәге өчен эшмәкәр Әхмәтханов Җәүдәт Әнвәр улы спорт җиһазлары белән тәэмин иттте . Укучыларның барысы да кайнар ризык белән тәэмин ителә, балаларга 1 нче һәм 2 нче аш тәкъдим ителә. Яшелчә мәктәп бакчасында үстерелде. Һәр балага ризык бәясе көнгә уртача 16 сум 50 тиен чыга.Шушы сумманың 6 сум 50 тиенен хөкүмәт бирә. Бәрәңгене “Игенче” хуҗалыгыннан сорау турында сүз булды. Алга таба сүз мәктәпнең физкультура укытучысы Закирова А.Р.га бирелде. Ул әти-әниләрне мәктәптә физкультура укытуның торышы, ГТО тапшыру шартлары, әлеге юнәлештәге яңалыклар, нормаларны уңышлы тапшыручыларга каралган өстенлекләр белән таныштырды. Әти-әниләргә ГТО турында видеофильм да күрсәтелде. Тулысынча сәламәт укучыларның саны елдан-ел кими бара. Балалар аз хәрәкәтләнә, компьютер, телефон , ноутбук кебек замана технологияләрен үз итәләр.
2 нче көн тәртибе буенча сүз Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәдиев Я.З.ка бирелде. Ул 20 нче ноябрьдә узачак үзара салым җыю белән бәйле референдум турында сөйләде, алдагы елларда җыелган акчаның нинди максатларга тотылганы турында хәбәр итте. Шулай ук зират коймаларын төзекләндерү, йортларга су кертү, урамнарга таш түшәү кебек эшләр башкарылганын сөйләде. Әти-әниләр тарафыннан авыл урамнарында хуҗасыз этләр пәйда булуы , аларның кич белән эштән кайтканда куркыныч тудырулары турында әйтелде. Эт асраган кешеләрнең этләрен бәйдә тотарга тиешлекләре турында кисәтелде.
3 нче көн тәртибе буенча җыелышлар кабинетларда дәвам итте. Класс җитәкчеләре әти-әниләргә балаларының өлгереше, ирешкән уңышлары, 2 нче чиреккә бурычлар турында сөйләделәр.
-
Без ярышта да сынатмыйбыз 07.11.2016

Мәгариф хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасындагы 2016-2017 нче уку елы спартакиадасы 5 ноябрь көнне башланып китте. Бу көнне Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә дартс һәм пневматик мылтыктан ату ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнең башлангыч профсоюз оешмасы составында Сафин Л.Я., Маликова Г.Г., Закирова А.Р. һәм Кадыров З.И. катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Аларның барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Һәрвакыт хәрәкәттә... 03.11.2016

Арча «НУР» балалар телестудиясе Киров өлкәсе Вятка Аланында кунакта булып кайтты. Без үзебезнең коллегаларыбыз янына бардык дип әйтсәк тә дөрес булыр булыр, чөнки алар да безнең кебек төрле фильмнар һәм репортажлар ясыйлар. Безне бик җылы каршы алдылар. Үзләренең студияләрен күрсәттеләр, аның тарихын сөйләделәр. Анда йөргән укучылар да бик яхшы, ачык йөзле булып чыктылар. Без алар белән бик тиз уртак тел таптык. Бер-беребез белән тәҗрибә дә уртаклаштык. Арчалыларны “Музей шляп” ка да алып керделәр.Шәһәр белән дә танышырга өлгердек. Без анда төрле илләрдән кайткан, борынгы баш киемнәре белән таныштык. Кыскасы, безгә бу очрашу бик ошады. Ә хәзер инде без аларны үзебез кунакта көтәбез.
Маликова Г.Ф., 9 класс укучысы «Нур» балалар телестудиясе әгъзасы
-
Безопасность сети ИНТЕРНЕТ 28.10.2016

28 октября 2016 года в МБОУ «Нижнеатынской ООШ» с учащимися 8,9 классов учитель информатики Шамсетдинова Ф.Ф. провела урок - беседу безопасности в сети Интернет. Учитель познакомил учащихся с преимуществами сети Интернет, скрытыми и открытыми угрозами, классификацией Интернет угроз, с методами борьбы с ними. Урок получился информативным, полезным.
-
Хуш, Алтын көз! 24.10.2016

Җиһанда көз хакимлек итә. Әле кайчан гына бөтен тирә-як яшеллеккә күмелгән иде. Хәзер исә табигатьтә нинди генә төсләр юк. Көз ул- байлык,муллык чоры. Басу-кырлардан мул уңыш җыеп алынды. Дөрес, әле бүген дә иген кырларында комбайннар гөрелтесе колакларыбызны иркәли: алар кукуруз, көнбагыш кебек соңрак өлгерә торган культураларны җыеп суктыралар. Көз,бер яктан, мул уңышы, кабатланмас чуар табигате, агачлары, яфраклары, шулай ук матур әбиләр чуагы, беренче кары, беренче кыравы белән сөендерсә, икенче яктан, салкыны, ачы җилләре белән күңелләрне өшетә. Әмма ничек кенә булмасын, көз көз инде ул. Табигатьтә аның үз вакыты, үз законнары,үз урыны.
Мәктәбебездә укучылар тарафыннан ел да көтеп алынган Көзне озату бәйрәме үтте. Быел без аны табигать кочагына сәяхәткә чыгып билгеләп үттек. Өстән бераз гына сибәләп торган карлы яңгыр да ниятебезне үзгәртә алмады. Бәйрәм программасына учак ягып казанда ботка пешерү, самоварда чәй кайнатып эчү, төрле хәрәкәтле уеннарда катнашу, палатка кору, рюкзак әзерләү кебек чаралар кертелде. Уеннарны класс җитәкчеләре оештырды, рәхмәт аларга! Бәйрәмне оештыруда мәктәбебез җитәкчесе Илнур Наил улының турыдан-туры ярдәме, баштан ахыргача безнең белән булуы әлеге чараның эчтәлеген тагын да тулыландырды. Кич белән өлкән класс укучылары өчен дискотека булды.
-
Ветеринар үзәктә булдылар 22.10.2016

Профессия сайлау буенча электив курс кысаларында 9нчы сыйныф укучылары укытучы Хәмидуллина З.Я. җитәкчелегендә Урта Аты авылындагы яңа ачылган ветеринар үзәктә экскурсиядә булдылар. Хезмәткәр Мөхәммәтҗанов Лимар Рамил улы бинадагы кабинетлар,аларда нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләде,хезмәтенең үзенчәлекләренә тукталды.Укучылар аңа нинди уку йортын тәмамлавы,белгечлегенең үзенчәлекләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашудан балалар канәгать калдылар.
-
Бассейнга бардылар 21.10.2016

20 нче октябрьдә башлангыч класс укучылары, Закирова Алия Рафисовна җитәкчелегендә , ДЮСШ “Арча” да булдылар. Бассейнда алар беренчел йөзү күнекмәләрен алдылар. Балаларга суда йөзү бик ошады. Алар бассейн хезмәткәрләренә һәм җитәкче апаларына рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Мәркәзебез Казанда. 17.10.2016

Түбән Аты мәктәбе укытучылар коллективыГ.Камал театрында“яшь драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Әрем исе” дип исемләнгән спектакль карадылар. Әсәрнең режиссеры – Айрат Абушахманов.Рольләрдә театрның атаклы артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфирә Зарипова, шулай ук Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирзянов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Нәфисә Хәйруллина уйнадылар. Г.Камал театрына сәяхәттән барыбыз да кәнәгать калдык. Шушы чараны оештырган профсоюз комитетына зур рәхмәт.
-
“Авылымның йөзек кашы—сәхтиян читекләре” 15.10.2016

Шушы көннәрдә генә авылымның тулы тарихын үз эченә алган, авылдашларымның хатирәләрен яңарткан , күңелләрен кузгаткан тарихи вакыйгаларны .мәгълүматларны чыганакларга таянып раслап күрсәткән “Авылымның йөзек кашы—сәхтиян читекләре” дигән китап дөнья күрде.Китапны тәкъдир итү кичәсе күренекле авылдашларыбыз катнашында Кылачыда үтте. Китапның авторы—туган авылымның сулышын тоеп яшәүче игелекле авылдашыбыз— педагогика фәннәре кандидаты,Татарстанның атказанган укытучысы,РФнең мәгариф отличнигы ,Арча районы ветераннар советы җитәкчесе Наил Газиз улы Габдрахманов. Китапның “Метрикә дәфтәрләре ни сөйли” ,“Кылачы читекчеләре”,”Авыл турында истәлекләр “, “Шәҗәрәләр” дигән бүлекләрен укып , авыл һәм аның кешеләре турында бик күп мәгълүмат алырга мөмкин.
Әйе,туган авылымның зиннәтле сәхтиян читекләре белән генә түгел,затлы шәхесләре белән дә горурланырлыгы бар: күренекле авылдашыбыз,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,”Бәхетле” кибетләр челтәре генераль директоры Мөслимә апа Латыйповага да рәхмәтебез чиксез. Авылны нурлап торган мәчет, зиратны әйләндереп алган яңа койма һәм башка исәпсез күп яхшылыклары авылыбыз тормышын куанычлырак, бәрәкәтлерәк итә.
Авылымда тормыш дәвам итә: беренче сыйныфта укучы Гөлинә сукмак буйлап мәктәпкә ашыга, уңган егетләр Илфар,Илназ туган йортка килен төшерә, Әминә әби чордашлары белән бергәләп мәчеткә таба атлый...
. Авыллар язмышы,милли гореф-гадәтләр турында илкүләм югарылыкта сүз барган мәлдә, челтер чишмәле, зиннәтле читекле, матур җырлы, булдыклы шәхесләре белән билгеле Кылачыбыз турындагы китап—тиңсез хәзинә, сагынучыларга дәва , сабыйларга бәһасез олы бәхет. Авылыбыз тарихын киләчәк буыннарга тапшыручы зур хәзинә—китапның дөнья күрүендә хезмәтләре, көчләре кергән игелекле авылдашларыбызга сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
III Всероссийский Экоурок “Хранители воды” 14.10.2016

Вот уже тертий раз в нашей школе прошел Всероссийский Экоурок “Хранители воды” . Его провел учитель биологии Шакиров Р.Н. У нового урока — новая цель: познакомить детей с темой переработки отходов и рассказать о том, как, перерабатывая отходы, мы экономим воду и сохраняем ее чистой!
Что узнали и чему научились школьники:
Благодаря интерактивной презентации узнали о пользе раздельного сбора и переработки отходов и о их связи с сохранением чистой воды. На ярких примерах было рассказано о современных экологических проблемах, связанных с загрязнением воды мусором, и методах вторичной переработки отходов.
С помощью увлекательной настольной игры «Секреты переработки» закрепили знания и приблизили их к повседневной жизни.
Урок получился интересным и полезным.
















