Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Все на лыжи! 05.01.2017

Каникуллар вакытында балаларыбызның ялын файдалы итеп оештыру өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган . Бүген Түбән Аты мәктәбендә шундый чараларның чираттагысы — чаңгы ярышы үткәрелде.
Чаңгы ярышына барлыгы 12 укучы килгән иде. Саф һавада йөреп алу барыбызга да файда гына . Башта укучылар чаңгычылар өчен тиешле юлны салып чыктылар. Ярышта катнашучылар, билгеләнгән каршылык полосасын үтеп, финишка килеп җитәргә тиешләр. Ярышның , әлбәттә, җиңүчесе булырга тиеш. Мәктәбебезнең иң җитез чаңгычысы булып Хуҗиев Рүзәл танылды.
-
Все на лед! 04.01.2017

Буген Тубән Аты шугалагында "Все на лед" исеме астында кунелле,мавыктыргыч бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә Аты һәм Торнадо командалары көч сынашты.Әз генә өстенлек белән Торнадо командасы җиңү яулады.Җиңүчеләр грамота һәм баллы призлар белән бүләкләнделәр. Ярышны физик тәрбия укытучысы Алия Закирова һәм инглиз теле укытучысы Ленар Сафин оештырды.
Блестят коньки, блестит каток,
Пушистый снег искрится,
Надень коньки свои, дружок,
Попробуй прокатиться.Пускай тебя щипнет мороз –
Смотри, не испугайся.
Пусть заморозит он до слез –
Ему не поддавайся!
Не отступай, скользи вперед,
Лети быстрее птицы.
Мороз сердитый отстает
От тех, кто не боится! -
Прошли соревнования по шашкам 02.01.2017

Сегодня в г.Арск в Культурно –спортивном центре прошли лично – командные соревнования по шашкам среди учащихся 1-11 классов общеобразовательных школ Арского района. Наша команда на этих соревнованиях заняла общекомандное 2 место, а в личных соревнованиях ученик 8 класса Хамидуллин Д. занял 2 место, ученик 7 класса Ихсанов И. – 3 место. Поздравляем!
-
ӘТӘЧ турында әкият. 22.12.2016

Моннан бик күп еллар элек Түбән Аты дигән бер авылда әби белән бабай яшәгәннәр икән. Аларның ишегалдында Акбай исемле эт, Мияубикә исемле песи һәм Кикрикнур исемле әтәч белән Юмартбану исемле тавык та тату гына гомер кичергәннәр.Акбай хуҗаларына бик тугры булган: көн-төн йортны саклаган,Мияубикә ,тәмләп йокларга яратса да, йорт тирәсенә тычканнарны якын да китермәгән.Юмартбануны Әби бигрәк тә яраткан,чөнки ул һәр көнне бер йомырка сала икән. Ә менә Кикрикнур барлык хуҗалыкны тәртиптә тота: һәр көнне иртүк тора,авылны яңгыратып кычкыра-кычкыра башкаларны уята, ишегалдын себереп чыгара.Тәртип бозучы булса, томшыгы белән чукып алырга да күп сорамый икән.Үзләрен хөрмәт иткәнгәме,әби белән бабайга Кикрикнур бигрәк кадерле булган.
31 нче декабрь көнне урамдагы чыршы янында хайваннар җыелышы булачак дигән хәбәр килгән.Иске ел хуҗасы Маймыл багана башына менеп утырган да,хайваннарны күзәтә икән: барысы да җыелышка ашыкканнар.Кылачы ягыннан бер төркем сыерлар күренгән, Урта Аты ягыннан атлар чаба икән,Наласадан , җылы туннарын киеп, сарыклар йөгерешкән. Безнең Мияубикә белән Юмартбану беренчеләрдән булып килеп җиткәннәр дә шаккатып утыралар,ди.
Шулчак Түбән Атыда буран кузгалган.Яхшылабрак карасалар,Кикрикнур,карларны туздыра-туздыра, ишегалдын,урамнарны себереп йөри икән.Шул арада очып-йөгереп дигәндәй ,җыелышка да килеп өлгергән. Маймыл Кикрикнурның эшчәнлеген,җитезлеген күреп бик сокланган һәм шушы җыелышта ук аны Яңа 1017 нче елның хуҗасы итеп билгеләгән.
Чынлап та шулай булган.Ышанмасагыз,Кыш бабайдан сорап белерсез, яме дусларым. Барыгызны да Өр-Яңа 2017 нче Әтәч елы белән!
Ихсанов Илмир Ирек улы, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
-
Йөзү ярышлары 19.12.2016

2016-2017 нче уку елында мәгариф хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында бара торган спартакиада кысаларында 17 нче декабрь көнне Арча спорт комплексында йөзү ярышлары булып узды. Бу ярышларның максаты сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, көчле спортчыларны ачыклау. Шәхси һәм команда беренчелеге өчен ярышлар бик кискен рәвештә барды. Әлеге ярышларда безнең башлангыч профсоюз оешмасы да актив катнашты. Команда составындагы Хөсәенова Х.М., Закирова А.Р., Кадыров З.И. һәм Шакиров Р.Н. матур гына күрсәткечләргә ирештеләр. Аларның барысына да профсоюз оешмасы һәм мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бәрәкәт- хәрәкәттә! 12.12.2016

Җиһанда ак карлы, салкын кыш. Әти-әниләр, балалар Урта Аты авыл җирлегендә оештырылган сәнгать һәм спортны берләштергән бәйрәмгә җыйналды. Ул “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы белән халыкны берләштерү, дуслыкны ныгыту, спорт тормышына киңрәк тарту максаты белән үткәрелде.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәдиев Я.З. башлап җибәрде. Авыл халкына котлау сүзләрен якташыбыз, район ветераннар советы рәисе Габдрахманов Н.Г.җиткерде. Ул үзенең әле күптән түгел дөнья күргән “Авылымның йөзек кашы- сәхтиян читекләре” исемле Кылачы авылы тарихын үз эченә алган зәвыклы китабын авыл китапханәсенә бүләк итте. Арча Мәдәният йорты методисты, районыбыз сандугачы Р.Галимҗановның моңлы тавышы бөтен авылга яңгырады. Китапханәчеләр авыл тарихы белән таныштырдылар.
Бәйрәмдә Түбән Аты, Урта Аты яшьләре- “Аты”, Урта Сәрдә вәкилләре- “Сәрдәлеләр” командаларына тупланып ярыштылар. Алар аркан тарту, чаңгыда шуу, туплы эстафета, чана эстафетасында көч сынаштылар. Командалар арасында көрәш кискен барды. Нәтиҗәдә, тигез сандагы очколар тупланды- дуслык, татулык җиңде. Катнашучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә гаиләләр арасында ярыш булды. Өч гаилә берсеннән-берсе күңелле ярышларда катнаштылар, матур чыгышлар күрсәттеләр. Урта Сәрдәдән Зариповлар, Түбән Атыдан Кадыровлар, Урта Атыдан Гаязовлар гаиләләре бердәм булып чыгыш ясадылар.Авыл үзешчәннәре башкарган җырлар бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте. Ярышларны оештыруда укытучылар Закирова А.Р.,Сафин Л.Я. көчләрен кызганмадылар. Бәйрәм көнне җыр-моң яңгырады, самоварда чәй кайнады, табада коймак пеште.
Гомумән,әлеге сәнгать һәм спорт бәйрәме Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп коллективы, авыл советының бергә бербөтен булып эшләвен раслый торган күркәм чара булды. Дәвамлы булсын!
-
“Мәрҗани варислары” исемендәге гамәли укучылар конференциясендә катнашты 10.12.2016

Бүген 2016 елның 9 декабренда Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты Арча районында, “Мәрҗани варислары” исемендәге гамәли укучылар конференциясен үткәрде. Конференциянең максаты:
- Укучыларда тарихыбызга, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт
тәрбияләү;
- Безнең Казан арты Арча ягы язучылары һәм мәгърифәтчеләре мирасын барлап тарихи күзлектән чыгып өйрәнү иде. Бу мөһим конференцияне оештыручыларның берсе мәктәбебезнең тарих укытучысы Кашшапов Фәнил Хәлил улы булды. Ул “Мәрҗани васыяте” дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Аның укучысы 9 класстан Маликова Гүзәл “19 гасырда Татар халкының яшәеше” темасына язган фәнни- иҗади эшен яклады. Нәтиҗәсе куанычлы. Бу район күләмендәге конференциядә Гүзәл үз юнәлешендә беренче урынны яулады. Диплом белән бүләкләнде.
Гомумән, 5 төрле тарихи юнәлеш буенча язылган иҗади эшләр “Безнең Мирас” журналының бүлек редакторы, тарихчы- галим Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин җитәкчелегендәге жюри тарафыннан югары бәяләнде. Конференциядә чыгыш ясаган укучылар һәм укытучылар тарафыннан Татар халкының элекке замандагы яшәеше, көнкүреше, йола-традицияләре турындагы һәм совет чоры тарихи сәхифәләре буенча тарихи-мәгълүматлар җиткерелде. Үзебезнең районнан чыккан язучыларның –мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге, әсәрләреннән алынган материаллар фәнни- иҗади яктан анализланып, конференция кысаларында киң яктыртылып, карап кителде. Конференция үз максатына иреште. Арча районы укучылары “Мәржани варислары буларак, Татар тарихын өйрәнүдә һәм татарның милли- тарихи традицияләрен өйрәнүдә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.
-
«Коррупции-нет!» 08.12.2016

Учитель истории и обществознания Кашапов Ф.Х. с учащимися 8-9 классов провёл урок-игру на тему «Сказать коррупции- нет!» в рамках Международного дня борьбы с коррупцией.
Цель урока: просвещение, пропаганда и формирование у обучающихся антикоррупционного мировоззрения, воспитания у молодёжи позитивного отношения к нравственным нормам.
После вступительного слова учителя учащиеся разделились на 2 команды и выполнили ряд заданий.
1.Подобрали синонимы к слову КОРРУПЦИЯ.
2.Ответили на вопросы, привели примеры коррупционных явлений по материалам телевизионных передач, газет, журналов.
3.Выявили причины коррупции.
4.Обыграли ситуации и разыграли сценки.
5.Вспомнили пословицы и поговорки, отражающие коррупционную деятельность в современном обществе.
В конце урока пришли к выводу о том, что коррупция является препятствием к экономическому росту и развитию, ставит под угрозу любые преобразования. Коррупции может быть подвержен любой человек, обладающий какой-либо властью.
Как бороться? Что может сделать каждый ученик? Ответы были следующие: нужно начать с самого себя и требовать устранения коррупционных проявлении от окружающих: не давать и не брать взятки, стараться добиваться желаемых результатов на основе личной добропорядочности.
-
Пробный ОГЭ по математике 05.12.2016

3 декабря 2016 года обучающиеся 9 класса нашей школы приняли участие в пробном ОГЭ по математике в АСОШ№2.
-
Помним!
03.12.2016
3 декабря отмечается День Неизвестного Солдата- в память о российских и советских войнах, погибших в боевых действиях на территории нашей страны и за её пределами. Дата для праздника- 3 декабря – была выбран в связи с тем, что в этот день в 1966 году, в ознаменовании 25-ой годовщины разгрома немецких войск под Москвой, прах неизвестного солдата был торжественно захоронен у стен Московского Кремля в Александровском саду.
Эта дата- дань благодарности всем, кто погиб на фронтах, память о каждом солдате, защищавшем нашу Родину, и на чьи могилы не могут прийти их родственники и потомки. Но все они- герои своей страны- живы в памяти людской, поэтому важно бережно хранить и передавать от поколения к поколению эту память. Слова «Никто не забыт, ничто не забыто» стали символом этого памятного дня. В честь праздника учащиеся нашей школы участвовали на церемонии возложения цветов к обелиску павшим односельчанам, почтили минутой молчания память о всех , кто погиб за мир и счастье на Земле.
















