Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Өмәдә 31.03.2017

Бүген мәктәп территориясендә өмә үткәрелде. Тирә-яктагы кар таратылды, стеналар кардан арчылды.
-
Сак булу кирәк! 17.03.2017

17 нче мартта мәктәптә балалар тормышына куркыныч тудыручы сайтлар һәм мәгълүмати чыганаклардан саклану юлларына багышланган ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча ТИН укытучысы Закирова А.Р. һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәмидуллин Д.М. чыгыш ясады.
Социаль челтәрләрдә балалар тормышына куркыныч тудыра торган сылтамалар турында хәбәрләр таралу укытучыларны да, ата-аналарны да борчуга салды.Балаларның нинди сайтларда утыруларына күзәтчелек итү таләп ителә. Соңгы арада үлем белән бәйле уеннар аеруча ешайды. Психологлар, белгечләр моның сәбәбен балаларның күп вакытларын интернетта уздырулары ла белән бәйләп карый. Үсмерләр социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша еш кына кирәкмәгән мәгълүмат алалар, шуңа таянып, үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәләр.
Әти-әниләр игътибар итәргә яки белеп торырга тиешле кайбер уеннар һәм аларның асылы турында сүз булды. Балаларның шушы юлга кереп китүләренең сәбәпләре аңлатылды. Кайбер балаларга әти-әни авторитет булудан туктый, шуңа күрә ул социаль төркемдәге фикерләргә колак сала башлый. Кемдер үзенең үлемгә китерә торган уеннарда катнашуыннан ләззәт ала.
Бер генә бала турында да , ул беркайчан да үз-үзенә кул салмаячак, дип әйтеп булмый. Баладагы һәр үзгәрешкә игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде.(холкы, тәртибе,аз ашавы, тынгысыз йоклавы, олылар белән аңлашмау, максатка ирешә алмау, үз эченә бикләнү). Моннан тыш якын кешесен югалту, каты авыру, гаиләдәге тотрыксызлык, яшәү шартлары үзгәрү дә баланы ялгыш адымга этәрергә мөмкин. Барлык очракларда да бу афәттән якын кешеләренең игътибарлылыгы, аңлавы гына коткарып кала ала.
Алга таба язгы каникул чорында балаларга аеруча нык күзәтчелек итәргә кирәклеге әйтелде. Ут белән уйнау, яр буйларына якын килү, рөхсәтсез, олылар күзәтүеннән башка кич чыгулар булмаска тиешлеге кисәтелде. Шәхси гигиена таләпләре үтәлсен, электр приборлары белән эш иткәндә сак булсыннар. Балаларны өйдә ялгыз калдырмаска тырышырга кирәк, калган очракта нәрсәләр эшләргә яки эшләмәскә тиешлеге әйбәтләп аңлатылсын. Чит кешеләр белән аралашу, таныш түгел яшүсмерләр тирәсендә чуалу да аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында әйтелде.
-
Ут-дус та, дошман да. 16.03.2017

“Ут-дус та, дошман да”. Мәктәбебездә районыбызның янгын сүндерү бүлеге һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле дә, файдалы да булган чара әнә шулай дип аталды. Безгә кунакка Бөтенроссия ирекле янгын оешмасының Арча бүлеге хезмәткәрләре һәм ВДПО оешмасының Арча бүлеге инструкторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы килделәр.
5-8 нче класс укучылары, ике командага бүленеп, янгынны кисәтү, булдырмау белән бәйле ярышларда көч сынаштылар. Укучылар башта викторина сорауларына җавап бирделәр, соңыннан җәнлекләрне янгыннан “коткардылар”, янгын сүндерүче киемен вакытка киеп-салдылар һәм башка конкурсларда катнаштылар, команда капитаннары өчен махсус ярыш төре уйланылган иде. Ике команда да бик нык тырышты.Бераз гына өстенлек белән “Отважные” командасы җиңү яулады. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Язгы каникуллар башлана. Бу чорда барыбыздан да аеруча игътибарлы, сак булу сорала. Ут белән шаяру күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Карактан кала, уттан калмый”. Янгынчыларның чыгышы әнә шуңа ишарә.
-
Башлангыч класслар укытучылары семинары булды 15.03.2017

14нче март көнне Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә “Дәресләрдә критик фикерләү алымын куллану” темасы астында башлангыч класслар укытучылары семинары булды. Семинар мәктәп белән танышудан һәм “Безнең хезмәт җимешләре” күргәзмәсен карау белән башланды. Күргәзмәгә куелган матур чәчәкләр белән хозурланган укытучылар ачык дәресләргә таралдылар. Дәресләрдә укытучылар үзләренең осталыкларын, эш алымнарын күрсәттеләр. Математика дәресләрендә укытучылар алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнсәләр, уку, татар теле дәресләрендә оста сөйли, үз фикерләрен әйтә белүләрен күрсәттеләр. Тәрбия сәгатендә укучылар мәрхәмәтле булу серләренә төшенделәр.
2017нче ел Россиядә Экология елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар “Без – табигать дуслары” дигән экологик кичә күрсәттеләр. Әкият геройлары ярдәмендә алар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кичәгә 4нче класс укучысы Кәримов Фәнис башкаруындагы “Авылым – Түбән Атым” җыры тагын да ямь өстәде. Бию коллективлары башкарган “Умырзая” һәм “Барбарики” биюләрен дә кунаклар яратып кабул иттеләр.
Соңыннан семинарга анализ ясалды. Район мәгариф бүлеге методисты Яхина Р.Г. алда торган бурычлар белән таныштырды.
-
Первенство по национальной борьбе 11.03.2017

Сегодня в МБОУ «Апазовская СОШ» прошли соревнования по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе «Корэш» среди юношей 2001.г.р. и моложе на призы руководителя ООО «АГРОФИРМА ВАТАН» Арского муниципального района. Активное участие на данных соревнованиях приняли и учащиеся нашей школы. Ученик 9 класса Хусаинов Х. занял третье место в своей весовой категории. Поздравляем!
-
“Аҗаган”- бер дигән уен! 28.02.2017

Февраль- барлык мәктәпләрдә дә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы итеп игълан ителде. Айлык план төзелеп, шуның нигезендә безнең мәктәптә дә күп төрле чаралар оештырылды. Әфганстанда, Чечняда хезмәт итеп, тыныч тормышта вафат булган авылдашларыбызның каберләре кардан чистартылды,Яшь антифашистлар , Халыкара Туган тел ,патриот шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган класс сәгатьләре үтте, укучы кыз балалар сыйныфташ егетләрен Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Йомгаклау этабында укучылар тарафыннан көтеп алынган “Аҗаган” хәрби-патриотик уены үтте. Физкультура укытучысы Закирова Алия Рафис кызы,аның ярдәмчесе ,”Туризм” түгәрәге җитәкчесе Сафин Ленар Яхъя улы тырышлыгы белән бай программа төзелде. Ике команда (“Лидер” һәм “Пираты Красного моря”)тупланып, айлык дәвамында спорт ярышлары үтте.
Укучылар волейбол, теннис уеннарында көч сынаштылар, автомат сүтеп җыйдылар, җыр башкарып,стройда йөрделәр. Шулай ук физик культура тарихы буенча сорауларга җаваплар эзләделәр, дартс уенында, автоматтан атуда , граната “атуда”, кырдан мина “эзләүдә,канат тартуда,соңыннан азимут буенча хәрәкәт итеп, яшерелгән флагны эзләп табу буенча осталыкларын, тапкырлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Дөрес, тупланган очколар буенча караганда, аерма күпкә зур. “Лидер” командасы -121, “Пираты Красного моря” командасы-143 балл туплады. Әмма укучыларыбыз шуны яхшы аңлый: бу-үзара дуслык-татулык уены. Иң әһәмиятлесе, укучылар киләчәктә файдасы тиярдәй күнекмәләргә ия булдылар, сәламәтлекнең хәрәкәттә икәнлегенә төшенделәр. Ә инде иң күңеллесе, мөгаен, бергәләшеп ашханәдә татлы пирогтан авыз итү булгандыр.
Хәмидуллин Данис, Түбән Аты мәктәбе.
-
Лыжные соревнования 27.02.2017

25 февраля на стадионе г. Арск состоялись лыжные соревнования, посвященные памяти Ф.Гарафиева. Актвное участие приняла и команда нашей школы. Учитель физической культуры Закирова А.А. заняла III место. Поздравляем!
-
Россия тыюлыкларына багышланган дәрес 25.02.2017

25 нче февраль көнне башлангыч класс укучылары катнашында Россия тыюлыкларының 100 еллыгына багышланган дәрес үткәрелде. Укучылар тыюлыкларның тарихы , азая баручы хайваннар һәм үсемлек төрләре, алардагы экологик проблемалар белән таныштылар. Укучылар өчен бу дәрес кызыклы һәм файдалы булды.
-
Шагыйрьне олылап... 16.02.2017

15 нче февральдә республикабыз җәмәгатьчелеге, әдәбият сөючеләр, шул исәптән мәктәбебез укучылары да Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуны төрле чаралар белән билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле датага багышлап, мәктәптә волейбол уены оештырылды. Уен башында укучылар игътибарына Муса Җәлилнең әдәбиятта тоткан урыны, исеменең ни дәрәҗәдә танылуы, мәңгеләштерелүе, әдип призына республикабызда уздырылган спорт чаралары, аерым алганда Милли көрәш турында сүз булды. Өлкән класс укучылары җитәкчелегендәге командалар матур уен күрсәттеләр. Хөсәенов Хәлим командасы җиңүгә иреште. Соңыннан командалар Җәлил портреты янында фотога төштеләр. Бөек шагыйрь иҗатын күзалларга ярдәм иткән китап күргәзмәсе яныннан да укучылар өзелми.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам проведения оценочных процедур. 15.02.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
















