Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Сталинград сугышына - 75 ел
Опубликовано: 03.02.2018
Январь ае ахырында һәм февраль ае башында, илебез тарихындагы иң дәһшәтле чор - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына: Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел һәм Сталинград янында җиңүгә - 75 ел тулды.Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Бу совет халкының тиңдәшсез ихтыяр көче, сынмас рухы сыналган каһарманлык эпопеясы булды. Блокада, Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүме нәтиҗәсендә, 1943 елның 18 январенда өлешчә өзелә. Ләкин, тагын бер ел үткәч кенә, 1944 елның 27 январенда, камалган шәһәр яныннан явыз дошман гаскәрләре тулысынча алып ташлана. Төньяктагы Ленинград шәһәрен ала алмаган дошман, көньяктагы данлы шәһәр Сталинградта да зур җиңелүгә дучар булды. Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы чорында иң дәһшәтле яуларның берсенә әйләнә. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә генә төгәлләнә. Канкойгыч сугыш-орыш 200 көн һәм төннән артыграк дәвам итә. Дөнья тарихында моңа кадәрге бер генә яу да максаты, колачы һәм киеренкелеге ягыннан Сталинград явына тиңләшә алмый.
Инде күп еллар узса да, хәзерге буынның изге бурычы бу канкойгыч сугышларда яуланган җиңүләрнең бәһасен белү, әһәмиятен дөрес аңлау, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.Шундый максатлардан чыгып районыбыз мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы хәтирәләрен яңарту буенча шактый зур чаралар планлаштырылган иде. Безнең мәктәбездә дә бүген Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел һәм Сталинград янында җиңүгә - 75 ел тулуга багышланган класстан тыш чара булып узды. Чарада катнашкан яшүсмерләр тарих битләренә күз салып, дәһшәтле сугыш еллары, Ленинград блокадасы, Сталинград мәхшәрен сурәтләгән язмалар белән таныштылар, презентация карадылар.Мәктәп күләмендә узган бу чара бер баланы да ваемсыз калдырмады. Аеруча кан коюлы бу сугышның сабаклары турында онытырга хакыбыз юк.
К списку новостей
















