• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

Онытырга хакыбыз юк!

Опубликовано: 12.02.2019

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган авылдашларыбызга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә 5.8,9 нчы класс укучылары катнашында “Әфганстан-йөрәк ярам” дигән темага бердәм класс сәгате үтте.Аны класс җитәкчесе Хәмидуллин Д.М.оештырды. Чара хәрби-патриотик айлык уңаеннан төзелгән эш планына кертелгән.

   Укучылар игътибарына Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрнең алшартлары, шулай ук Әфганстанда хезмәт итеп кайткан авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирелде, видеофильм күрсәтелде.

   Әлеге сугыш бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерде, меңләгән яшь егетләрнең гомерләрен алды.1988 нче елның 15 нче маенда совет гаскәрләре сугыштан чыгарыла башлый.1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.Димәк, әлеге вакыйгага быел-30 ел. Әлеге сугышта Татарстаннан 10000 кеше катнашкан, 263 кеше һәлак булган, 500дән артыгы туган җиренә кайткач үлгән.

    Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең күңелләре, йөрәкләре яралы.Алар шул сугышны бүген дә төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

Якын көннәрдә мәктәбебезне тәмамлап хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштыру күздә тотыла. Әлеге сугышны, сугыш корбаннарын онытырга хакыбыз юк

     15 нче февраль- интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Һәлак булган, контузия, җәрәхәт, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган меңләгән сугышчыларның исемнәре хәтердән беркайчан да җуелмас.



К списку новостей