Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Шашка ярышы 27.03.2019

26 мартта Арча балалар иҗат йортында шашка ярышы булып узды. Ярышта Гаптулхакова А. һәм Гайфуллин Н. 3 урын яуладылар. Команда тренеры Закирова А.Р.ны һәм катнашкан укучыларны котлыйбыз!!!
-
“Дөньяны шигырьләр белән бизик” 26.03.2019

Каникул көннәрендә 1нче класс укучысы Шәмсетдинова Зилә һәм 2нче класс укучысы Хәлиуллина Ләйсән районда үткәрелгән “Дөньяны шигырьләр белән бизик” исеме астында үткәрелгән сәнгатьле шигырь укучылар конкурсында катнаштылар. Алар уңышлы чыгыш ясап сертификат белән кайттылар. Район сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган укучыларыбызны котлыйбыз.
-
Профориентация дәресе 23.03.2019

Мәктәбебезгә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан укытучылар килделәр. Алар 8-9 нчы сыйныф укучыларын техникум тормышы белән таныштырдылар, нинди белгечлекләр алырга мөмкин икәнен аңлаттылар, техникум тормышына багышланган презентация карадылар. Балалар кызыксынган сорауларга җаваплар алдылар,ачык ишекләр көненә чакыручы кунакларга рәхмәт белдерделәр.
-
Ата - аналар җыелышы 22.03.2019

22 нче март көнне мәктәптә ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышка балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар да чакырылган иде. Алар ата - аналар белән "Балаларыбызны ялгышудан саклыйк" дигән темага эшлекле әңгәмә үткәрделәр, киңәшләр бирделәр. Мәктәбебезнең директоры Шакиров Р.Н. 3 чирек нәтиҗәләре, алда торган имтиханнар белән таныштырды. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 21.03.2019

21 нче март көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте. Биредә Арча, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән яшь иҗатчылар мәртәбәле жюри алдында сынау тоттылар. Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Таһир улы Кәримов, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, һәр укучыны игътибар белән тыңлап, сораулар һәм киңәшләр бирделәр.
Бәйгене тантаналы төстә Арчаның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөһәмәдияров ачып җибәрде. Мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдуллаҗан кызы Мостафина һәм мәктәп җитәкчелеге һәр район делегациясенең уңышлы чыгышы өчен бөтен мөмкинчелекләрне булдырды. Бәйгене мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Илгиз кызы Газизова алып барды. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Г. дә әлеге бәйгедә чыгыш ясады. -
“Без бергә” 21.03.2019

Бүген Арча укучылар сараенда районыбызның талантлы балалары катнашында Республика күләм “Без бергә” иҗат фестиваль – конкурсының район этабы үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары Шәмсиев Ислам һәм Юсупова Дилә әдәби сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин,укучылар, һәм аларны әзерләүче укытучыларга
-
Акция «Сдай макулатурау-спаси дерево!» 19.03.2019

В нашей школе проходит акция «Сдай макулатурау-спаси дерево!». Основная задача акции – экологическое просвещение, воспитание ответственного потребления, активной гражданской позиции и стремление сохранить окружающую среду для последующих поколений.
-
Урта Сәрдә шагыйре Р.Рәхимовны искә алу кичәсе 15.03.2019

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының«Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең «Урта Сәрдә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалында Урта Сәрдә шагыйре Р.Рәхимовның тууына 80 елга багышланган кичә узды.Бу кичәдә аның турындагы хатирәләр яңартылды.
-
8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне 07.03.2019

Бөтендөнья 8 Март – Халыкара хатын – кызлар көнен билгеләп үтәргә әзерләнә. Яз ул – якты кояш, җылы нурлар, чәчәк бәйләмнәре, күңел җылысы. Хатын – кызлар көнен яз башында билгеләп үтү юкка түгелдер. Без дә хөрмәтле әниләребезне, әбиләребезне мәктәпкә чакырдык. Аларга җылы хисләребезне шигырьләр, җырлар аша җиткердек. Аннан бәйрәмебезнең икенче өлешендә әниләрне ике төркемгә бүлеп , күңелле генә конкурс оештырдык. Конкурста Дуслык җиңде.
Укучыларыбыз үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Бәйрәм белән, кадерле хатын – кызларыбыз!
-
Открытый урок по ОБЖ 01.03.2019

1 марта - Всемирный день гражданской обороны. В школе прошел открытый урок по ОБЖ, посвященный этой дате. На этом уроке гость нашей школы инспектор пожнадзора по Арскому и Атнинскому районам Сотов Антон Юрьевич провел с учащимися беседу о пожарной безопасности, показал учащимся алгоритм использования первичных средств пожаротушения при возникновении пожара. Был продемонстрирован учебный видеофильм на противопожарную тематику. Также в школе была организована выставка, посвященная Всемирному дню гражданской обороны и пожарной безопасности. Полученные учащимися знания актуальны всегда и должны применяться на практике в случае чрезвычайной ситуации.
















