Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Профсоюз членнары арасында йөзү ярышы
17.12.2019
17 нче декабрь көнне “Арча” спорт мәктәбе”ндә профсоюз членнары арасында йөзү ярышы үткәрелде. Түбән Аты мәктәбеннән Түбән Аты балалар бакчасы мөдире Хөсәинова Х.М. һәм мәктәптә газооператор булып эшләүче Кадыров З.И. уңышлы гына катнашып кайттылар.
-
«Урок цифры» - «Сети и облачные технологии» 12.12.2019

С 2 по 15 декабря на сайте «Урокцифры. ру» проходит «Урок цифры» по теме «Сети и облачные технологии». Обучающиеся нашей школы также прошли «Урок цифры». На уроке они узнали, что такое сеть, что входит в понятие облачные технологии и как они работают, что было до появления Интернета, как он развивался, в чём состоит магия облаков и как надёжно хранить собранные данные. Также познакомились с профессиями людей, которые работают с этими технологиями. В конце урока прошли онлайн - тренажер и получили сертификаты.
-
День героя 09.12.2019

В нашей школе провели урок, посвященный ко «Дню Героя» с участием учеников 5-х – 6-х, 8-х классов. Урок провел учитель истории Кашшапов Фаниль Халилович. Учениками была озвучена информация об истории присуждения почетного звания «Герой Советского Союза». Оказывается, это звание берет свое начало с 1930-х годов. Подвиги советских людей в кровавых битвах Великой Отечественной Войны было продолжением несравнимого ни с чем героизма. В этой войне 11657 человек были удостоены этого звания. И многие из них посмертно…. Был посмотрен фильм посвященный героям- летчикам той страшной войны. Это мероприятие, несомненно, служит формированию исторической памяти современных школьников.
-
Мәрхәмәтлерәк булсак иде! 08.12.2019

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәптә “Инвалидларга толерант мөнәсәбәт” дигән темага бердәм класс сәгате үтте. Максаты: укучыларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Кереш өлештә укучылар белән бергәләп чын кешегә хас булган сыйфатларны ачыкладык, алга таба толерантлык төшенчәсенең мәгънәсе аңлатылды.
Сәламәтлекләре аркасы мөмкинлекләре чикләнгән рәтенә кемнәрне кертәбез? Күрмәүче, ишетмәүче, хәрәкәтләнә алмаучылар, сөйләшә алмаучылар һ.б. Кемдер эштә, юлда имгәнү алган булырга мөмкин, кемдер тумыштан шундый хәлгә калган. Берсе дә бу бәхетсезлекләрен үзләре сорап алмаган.Аларга без нәкъ таза-сау кешеләргә караган шикелле уңай мөнәсәбәттә булырга, авыр вакытларда ярдәм итәргә омтылырга тиешбез.
Инвалидларга булышу йөзеннән хөкүмәтебеә тарафыннан күп төрле чаралар күрелә. Биналарга махсус керү юллары ясала, махсус китаплар, тапшырулар эшләнә, транспортта инвалидлар өчен аерым урыннар билгеләнә, спорт, үзешчән сәнгатьтә катнашу мөмкинлеге тудырыла.
Укучылар белән язучы В.Катаевның “Җиде таҗлы чәчәк” әсәрен искә төшердек. Әлеге әсәрдәге вакыйга нәкъ менә бүгенге сөйләшү темасына аваздаш икәнлеген аңладылар. Йомгаклау өлешендә укучылар үзләре чәчәк ясадылар. Чәчәк таҗларында мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебез турында язылды.
Инвалидлар таза- сау кешеләрнең ярдәменә, хуплавына мохтаҗ. Андыйларга игътибарлырак булсак иде.
-
V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары 05.12.2019

2019 нчы елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевнең 90 еллыгына
багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Укуга мөхтәрәм кунаклар да кайтты: Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы – Татарстан фәннәр академиясенең бүлек мөдире, тәрҗемәче; Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы – Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире; Ландыш Равил кызы Нәсыйхова – “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире. Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.
. Фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес” юнәлеше; “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге” юнәлеше; “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” юнәлеше; “Шигърият бакчасында” юнәлеше. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар. Безнең мәктәптән укучыларыбыз Гайфуллин ,Фәйзиев,Хәлиуллина ,укытучыбыз Хәмидуллина төрле номинацияләрдә чыгыш ясап кайттылар.
Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
-
“Шәфкатьлелек дәресләре” акциясе 05.12.2019

«Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.
Безнең мәктәбебездә дә “Шәфкатьлелек дәресләре” акциясе кысаларында укучылар волонтерлар турында видеофильм карадылар. Ә соңыннан волонтерлар турында фикер алышулар булды.
-
“Исемең синең билгесез, әмма батырлыгың мәңгелек!” 03.12.2019

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул илебездә 2014 нче елдан башлап 3 нче декабрь көнендә билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан м әктәбебездә бердәм сыйныф сәгате үткәрү күркәм гадәткә әйләнде.Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә.
Билгесез яки хәбәрсез югалган сугышчылар хөрмәтенә бик күп шәһәрләрдә һәйкәл куелган. Татарстаннан фронтка китүчеләрдән 200 мең тирәсе кеше бүгенгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Арча һәм Әтнә районнарыннан 10706 кеше, шул исәптән Арча районыннан 8108 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.
Укучылар игътибарына танылган әдип Мостай Кәримнең “Билгесез солдат” исемле шигыре укылды.
Билгеле булганча, район газетасында сугышка китеп хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган сугышчылар исемлеген бастыра башладылар. Бернинди яңалык булмаса да, сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларыбыз рухына да, аларның бала-оныкларына да зур хөрмәт, игътибар кебек бу.
Бердәм сыйныф сәгатендә мәктәбебезнең тарих һәи җәмгыять белеме укытучысы Кашапов Ф.Х. та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул укучыларны тарихка сак карарга, әби –бабалары истәлекләрен вакытында теркәп барырга чакырды.
8-9 нчы класс укучылары Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск тирәсен чистарттылар.
-
Без тарихта эзлебез 29.11.2019

Мәктәптә укучыларны танылган якташларыбыз белән таныштыру максатыннан очрашу үтте. Әлеге чара уңаеннан “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Татар теле, әдәбияты укытучысы Маликова Г.Г. Урта Аты авылында туып үскән, танылган
журналист Абдуллин Мөнир ага белән таныштырылды. Авыл китапханәчесе Җәләева Р.М. танылган артистка Зөләйха Богданова турында сөйләде Ул 1886 нчы елда Әрнәш авылында дөньяга килгән. Хәмидуллина З.Я. чыгышы белән Кылачы авылыннан булган Габдрахманов Наил Газиз улы турында мәгълүмат бирде. Чарага мәктәбебезнең элеккеге директоры Хәбибуллин И.Х. та чакырылган иде. Ул да Мөнир аганың иҗади эшчәнлеге, аерым алганда Түбән Аты , Урта Аты авылларының тарихы сурәтләнгән китап турында сөйләде.
Җыеп әйткәндә , әлеге кичәдә укучылар өчен гаять файдалы булды. Туган ягыбыз, аның данлыклы шәхесләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү буенча эш әле киләчәктә дә дәвам итәр дигән ныклы ышаныч белән таралыштык.
-
“Уен - квест ”Интернетта – куркынычсызлык кагыйдәләре” 28.11.2019

Бүген физика, информатика, математика атналыгы кысаларында Шәмсетдинова Ф.Ф. 5-9 класс укучылары арасында “Интернетта – куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән уен- квест үткәрде. Укучылар җирәбә ярдәмендә ике командага бүленеп, маршрут буенча төрле биремнәр үтәделәр. Квест ахырында нәтиҗә ясалды.
-
“Көзге фьюжн - 2019” 27.11.2019

27нче ноябрь көнне Арча район мәктәпләре арасында “Көзге фьюжн - 2019” бию бәйгесе булып узды. 29 команда арасыннан уңышлы чыгыш ясап, “Иң сыгылмалы бию” номинациясенә лаек булдылар. Укучыларыбызга алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз!
















