Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Әниләр көне 27.11.2019

Мәктәбебездә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде.Башлангыч сыйныф укучылары Кадыйрова Л.Ф.җитәкчелегендә матур чыгыш ясадылар.5-9 нчы сыйныф укучыларының концерт номерлары әниләр командалары арасындагы ярыш белән аралашып барды.Күңелле бәйгеләр әниләргә дә,балаларга да, укытучыларга да бик ошады.Әниләр балаларыннан матур чәчәкләр кабул иттеләр, изге теләкләрен әйттеләр.
-
Көзге өмә 23.11.2019

23 ноябрь районның барлык оешмалары, уку йортлары көзге өмәдә катнашты. Безнең мәктәп коллективы да әлеге чарадан читтә калмады. Мәктәп тирәсе, тәҗрибә участогы, юл буйлары, чишмэ тирэлэре чүптән арындырылды.
-
“Җәлил укулары” 20.11.2019

Кукмара шәһәрендә 20 нче ноябрь көнне Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең зона этабы үтте. Конкурста Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Әтнә, Балтач, Теләче, Арча, Кукмара районнарыннан 130 дан артык нәфис сүз остасы чыгыш ясады. Конкурсантлар татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының һәм башка фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләделәр. Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар башкалабыз Казан шәһәрендә үтәчәк финал ярышына барачаклар.
Биредә безнең мәктәп укучысы да үзен сынап карады. Шәмсиев И. зона турында Муса Җәлилнен “Син булмагач” шигырен инглиз телендә яңгыратып, уңышлы чыгыш ясады. Әлеге укучыга алга таба да уңышлар телибез.
-
Җәлил укулары. 19.11.2019

18 нче ноябрь көнне Арча мәдәният йортында II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район этабы булып узды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Шәмсиев И., Кәримов Ф. Герой – шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Единый урок по безопасности в сети Интернет 18.11.2019

18 ноября, в рамках Всероссийской акции «Урок цифры», было проведено занятие на тему «Большие данные». На уроке учащиеся 7-9 классов познакомились с понятием «большие данные» и узнали откуда они появляются, как их анализируют и для чего используют, а также познакомились с новыми профессиями в области больших данных. Организовав "Урок цифры", мы надеемся, что смогли повысить интерес детей к изучению основ программирования, и задать верные ориентиры развития в условиях перехода к цифровой экономике.
-
Юллар имин булсын! 18.11.2019

Башлангыч класс укучылары белән Бөтендөнья юл фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан юлда йөрү кагыйдәләрен искәртү буенча тәрбия сәгате үткәрелде.
-
День памяти жертв дорожных аварий 16.11.2019

-
Ата-аналар җыелышы 15.11.2019

15 нче ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта участок инспекторы Муллагалиев Фәнил Илһам улы чыгыш ясады. Ул балаларда яктырткыч элементлар булырга тиешлеге, кичке якта урамда ялгыз йөрергә ярамавы турында сөйләде. Шулай ук ФАП мөдире Юсупова Надия котыру чире, аның билгеләре һәм кисәтү чаралары белән таныштырды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Давлиева Алсу Расимовна тәрбияви темага доклад ясады. Мәктәп директоры Шакиров Рәдис Наилович 1 нче чирек нәтиҗәләре, кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Соңыннан әти-әниләр классларга таралды. Сыйныф җитәкчеләре балаларның укулары, тәртипләре, 2 нче чиреккә бурычлар белән таныштырды.
-
Кошлар өчен ашханә. 14.11.2019

Канатлы дусларыбыз өчен авыр көннәр җитә: азык табу кыенлаша.Шуны истә тотып 5-6 нчы сыйныф укучылары кышлаучы кошлар туклансын өчен җимлекләр ясадылар,мәктәп бакчасындагы, йортларындагы агачларга урнаштырып та куйдылар.һәр көнне иртән мәктәпкә китешли ризык салып китәргә дип килештеләр.Сыйланыгыз,кошкайлар!
-
Тестирование персональных данных 12.11.2019

На классных часах в соответствии с письмом Управления федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике и Министерства образования и науки Республики Татарстан прошло тестирование среди обучающихся 3-9-х классов на проверку знаний по вопросам защиты персональных данных .
















