Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
“Соңгы колонна” 17.02.2020
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылганга быелның 15 нче февралендә 31 ел булды. Әлеге датага багышлап, хәтер митинглары һәм чаралар оештырыла. Шулуңайдан мәктәпкә Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Рәфкать абый Сибгатуллинны һәм Рамил абый Җаббаровны очрашуга чакырдык. Бу якташларыбыз үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, балаларга булган теләкләрен җиткерделәр. Чараның икенче өлешендә бишенче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар, үзләре ясаган истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Ә өченче өлештә “Соңгы колонна” дип исемләнгән квест-уен оештырылды .Җиңүче командалар диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. -
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2020
Татарстанда М.Җәлилнең 114 еллыгын билгеләп үтәләр. Ул бала чагында ук шигырьләр яза башлаган. 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына киткән. Сугышта тоткынлыкка эләккән. 1944 нче елның февралендә М.Җәлилне һәм аның ун иптәшен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Сугыш чорында күпме авырлыклар күрүенә карамастан, М.Җәлил күңел төшенкелегенә бирелмәгән , үз Ватанының героһй улы булган, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс шигырьләр язуы белән танылган язучы. Җәлилнең тормышы җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре дә, исеме дә үлемсез. М.Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы исеме бирелде. -
Яңа “Сабантуй” килгәч...
14.02.2020
Мәктәбебезнең “Тукай якташы” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз “Арча хәбәрләре” газетасы, “Сабантуй”. “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары үткәргән бәйгеләрдә актив катнашалар. Килгән һәр яңа санга күзәтү ясап үз фикерләрен белдерәләр. ”Сабантуй” үткәргән “Зирәкләр һәм Тапкырлар” бәйгесендә иң югары балл җыючылар арасында 7 нче сыйныф укучысы Гайфуллин Наил дә бар. Яңа гына табадан төшкән февраль санында 7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова Зилә язган «Бака күле маҗаралары” дигән әкиятне укып шатландык. Әкиятләрдә сөйләрлек, хикәяләрдә язарлык матур шул туган авылыбыз! Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә уңышлар телибез.
-
"Урок цифры"-"Персональные помощники" 14.02.2020

Обучающиеся нашей школы с 8 по 13 февраля прошли "Урок цифры" по теме "Персональные помощники". На уроке ребята узнали, что такое персональные помощники, что они умеют и где используются. Познакомились с технологиями, которые лежат в основе персональных помощников, и научились чат-бота отвечать на вопросыа, а в конце урока получили сертификаты.
-
Профсоюз ярышы. 14.02.2020
Бүген башлангыч профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә укытучылар әлеге ярышта бик теләп үз көчләрен сынадылар. Ярышта Кадырова Л .Ф.,Маликова Г.Г. катнашты. Чаңгычы укытучыларыбызны котлыйбыз, аларга эшләрендә уңышлар телибез!!! -
Парламентский урок
13.02.2020
В нашей школе сегодня, 13 февраля был проведен Парламентский урок, посвященный к 100-летию образования ТАССР и 75-летию Победы в Великой Отечественной войне. Участвовали в мероприятии ученики 6- 9 классов. Было представлено интересные и полезные материалы по 100 летней истории родной республики, с возможностью конкретного обобщения самых важных моментов истории. В уроке использовано и внедрено важная информация о ветвях власти и об устройстве парламента, как законодательного и представительного органа страны. Ученики участвовали и выступали в уроке в качестве депутатского корпуса. Это было условие данного урока (урока - игры) . Урок провел учитель истории и обществознания Ф.Х. Кашшапов.Цель урока была: воспитание активной гражданской позиции и формирование патриотизма, а также углубление знаний учащихся о государственном устройстве страны. Урок получился интересным и полезным.
-
Патриотик айлык 12.02.2020
Солдат сугышны сайламый, ул халкы алдында, Ватаны алдында бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга тугрылыгы шунда күренә. Егерменче гасырның 80-90 еллары безнең ил тарихында бик гыйбрәтле еллар булды... Башта ерак Әфганстанда, ә соңрак, СССР дәүләте таркалган чорлардан соң – Кавказдагы Чечен республикасында рәхимсез сугыш учаклары дөрләде. Күпме меңнәр, күпме ир-егетләр шундагы кырларда ятып калдылар. Үлем рәхимсез бит...Шушы сугышларда катнашып Ватан алдында изге бурычларын үтәгән авылдашларыбыз каһарманлыкларын без һичкайчан онытмабыз. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәнең каберен бел!”. Бу сүзләр һәрчак актуаль. Менә февраль аенда мәктәбебездә патриотик айлык бара. Шуның кысаларында 7 класс укучылары тарих укытучысы Ф.Х. Кашшапов җитәкчелегендә Чечня сугышында катнашып Батырлык ордены белән бүләкләнгән Ишмуратов Марсель Илгиз улының Урта Аты авылы зиратында урнашкан каберен чистартып кайттылар. (Ул сугыштан исән- сау кайтса да, озак та тормый сугышта алган яралардан үлеп китә). Саваплы эшләр дәвамлы булсыннар. Батырларның даны мәңгелек! -
Пробный ОГЭ
11.02.2020
8 января 2020 года в МБОУ «Нижнеатынская ООШ» проведено диагностическое тестирование в формате ОГЭ для выпускников 9-ого класса по русскому языку.
Цель проведения работы:
1.Отработка процедуры организации и проведения ОГЭ;.
2.Проверка уровня усвоения учащимися материала за курс основного общего образования, определение качества заполнения бланков ОГЭ;
3.Тренировка практических умений учащихся в работе над сжатым изложением и написания сочинения-рассуждения;
-
Укучыларыбызның уңышлары
10.02.2020
8 нче февраль көнне Арча муниципаль районында 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк катнашучылар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган КФХ Нуриев Р.И. призына көрәш ярышы булып узды. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гараев Р.Р. Iурын алды. Рәмискә укуында уңышлар, алга таба да зур җиңүләргә ирешүен телибез.
-
ОРВИ һәм гриппны кисәтү 08.02.2020
Бүген, 8 нче февраль көнне, башлангыч класс укучылары белән “ОРВИ һәм гриппны кисәтү” темасы буенча класс сәгате оештырылды. Укучылар белән гриппны булдырмый калу, аның беренче билгеләре, авырган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында презентациягә нигезләнеп әңгәмә үткәрелде.
















