Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Дартс һәм ату 24.10.2019

23 нче октябрь көнне Арчаның 5 нче гимназиясендә Башлангыч профсоюз оешмасының мылтыктан ату һәм дартс буенча ярышы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укытучылары да читтә калмады. Дартс буенча хатын – кызлардан Хәсәнова Э.И., ир – атлардан Кашшапов Ф.Х., мылтыктан ату буенча хатын – кызлардан Маликова Г.Г., ир – атлардан Хакимзянов Р.Р. үзләренең осталыкларын күрсәтеп кайттылар.
-
Мостай Кәримнең тууына - 100ел 24.10.2019

Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) – Россия һәм башкорт әдәбиятының танылган классигы, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Дәүләт Премиясе, Ленин премиясе, М.Шолохов исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, күп кенә хәрби һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры. Шушы уңайдан мәктәбебездә язучы, драматург, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты өйрәнелде.
-
“Тату класс серләре-2019” 19.10.2019

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре сыйныф җитәкчеләре Хәмидуллина З.Я. җитәкчелегендә “Тату класс серләре” дигән районкүләм бәйгедә катнашып, “Иң күп укучы сыйныф” номинациясендә җиңүче булдылар. Бу сыйныф укучыларына киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Мәдәни көндэлек тапшырылды. 27.09.2019

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының«Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең «Урта Сәрдә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы укучыларына авыл китапханәсе белэн берлектэ мәдәни көндэлек тапшырылды. Укучылар белән әкият иленә сәяхәт үткәрелде.
-
21.09.2019

Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хакимҗанов Р.Р. 8 , 9 нчы классларга тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук шушы темага карата мәктәп китапханәсендә китап күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Сак булыгыз тимер юлларда! 20.09.2019

Башлангыч класс укучылары белән тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре темасына тәрбия дәресе үткәрелде. Давлиева А.Р. укучыларны тимер юлларда үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды.
-
Көзге экскурсия. 16.09.2019

Бүген 5 нче сыйныф укучылары алтын көз күренешләре белән хозурлану өчен көзге экскурсиягә чыктылар.Төрле төскә кергән агач яфракларын күзәттеләр,көзге авыл күренешен фотога төшерделәр.Табигать матурлыгын альбомга төшерергә планлаштырып,шат күңел белән өйләргә таралдылар.
-
КИТАПХАНӘДӘ. 13.09.2019

5нче сыйныф укучылары игелекле эшләр атналыгы кысаларында авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Китапханәче Рушания апа аларны җылы каршы алды: “Сабантуй” , “Ялкын”, “Тылсымлы куллар” журналларының яңа саннары белән таныштырды. Сыйныф җитәкчесе әдәбият дәресләрендә кирәкле әдәби китаплар алырга тәкъдим итте.Аннары укучылар тузган китапларны “дәваладылар”.Рушания апа рәхмәт әйтеп озатып калды.
-
“Китапчык” бәйгесе 09.08.2019

9 нчы августта Татарстан китап нәшриятының конференц. залында 100 еллык юбилей уңаеннан оештырылган “Китапчык” бәйгесе җиңүчеләре һәм катнашучыларын котлау чарасы узды.Бу чарада Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Айсылу Галиева, танылган язучылар үәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Ленар Шәех,Фәйрүзә Мөслимова,Йолдыз Шарапова , “Шаян ТВ” каналы вәкилләре катнашты. “Тукайга ияреп...” дип исемләнгән китап авторлары,мәктәбебез укучылары Кәримова Г. Үәм Сибгатуллина С. Кунакта булып кайттылар,истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Матур бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
-
22 июня - День памяти и скорби 22.06.2019

22 июня – памятная дата для каждого жителя России и не только. В этот день в 1941 году началась ужасная, смертоносная Великая Отечественная война. Чтобы почтить людей, потерявших свои жизни в первые часы сражения, событию придали официальный статус. Почти 27 миллионов человек, погибших в боях, замученных в фашистском плену, умерших от голода в тылу. Их память сегодня почтят по всей России.
















