Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Сау бул җәй, исәнме балалар бакчасы 03.09.2018
-
Я рисую на асфальте ))) 23.05.2018
«Это правда, ну чего же тут скрывать,
дети любят, очень любят рисовать на бумаге,
на асфальте, на стене...»
-
Чәчәкләребез үсә)))))) 22.05.2018
-
Балалар бакчасында шигърият бәйрәме. 18.05.2018
«Балачак — бәхет иле!»
Әкият һәм шигырьләр
Укыйбыз бала чактан.
Шигърият ул - могҗиза
Тоярсын син дә тиздән.
Серле аның сүзләре
Могҗизалы, тезмәле.
Сихри нур сибә сүзләр,
Моң тулы анда юллар.
Бала.
Балачак.
Балалар дөньясы.
Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул - чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.
Салават күперендә иң матур төс нинди? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер, һәркем үзенчә хаклы булыр иде. Балалар әдәбияты да, балачакның үзе кебек үк, күп төрле-төсмерле һәм иксез-чиксез офыкларны иңләүче күренеш. Ул балачакның якты хатирәсе.
Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында балалар катнашында шигырь сөйләү осталыгы буенча бәйрәм уздырылды. Бәйрәм, балалар язучыларының шигырләре уеннар,җырлар ,биюләр белән үрелеп барды. Ахырда катнашучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.
Күрүебезчә, балалар шигърияте-зур традицияле, күренекле әдипләре булган бай әдәбият. Бу әдәбият яшь буынны тәрбияли. Балалар өчен язылган шигырьләрнең тәрбияви көче бик зур, алар балалар күңеленә ныграк сеңеп кала. Кайсы гына чорда язылмасын, аларда иң элек балалар дөньясы, балалар тормышы, аларның уй-кичерешләре, хыяллары, хисләре беренче урынга чыга. Кайсы гына заманда яшәсә дә, бала һәрвакыт бала булып кала. Мондый әсәрләр белән тәрбияләнгән яшь буын кыек юлга баса алмый, аларны бала чакларыннан матур төсмерләр, якты хатирәләр калачак.
-
Бәйрәм мизгелләре.))) 18.05.2018
Без уйныйбыз, җырлыйбыз,
Якты көннән туймыйбыз,
Бәйрәмебез гөрләп торсын,
Рәхәтләнеп биибез
-
“Сәламәт буласың килсә…” 18.05.2018
“Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр.Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә ала.
- Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.
Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә ул сәламәтлек?
Балаларның җаваплары тыңлана ( чиста - пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү).
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.
-
16.05.2018
Бакчабызда бик күңелле,
Кояш балкый безнең йөздә.
Шатланышып киләбез без,
Бакчабызда рәхәт безгә.
Тәрбияче апаларның
Кояш кунган йөзләренә.
Алар безгә әни кебек,
Утырабыз тезләренә.
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Спортта да сынатмыйбыз.
Бакчабызда рәхәт безгә,
Без беркайчан тик ятмыйбыз.
Әнә шундый бик күңелле
Бакчабыз бар, белегез сез.
Аны күрәсегез килсә
Бер кунакка килегез сез!
-
Режим моменты.)))) 14.05.2018
-
Саф һавада уеннар бик күңелле)) 10.05.2018
-
Бәйрәм белән!!! 09.05.2018
Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.