Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Уенчыклар юабыз))) 05.10.2018
Мин һәр көнне иртән китәм
Балалар бакчасына.
Урам тулы халык була,
Күз салам барчасына.Барысы да эшкә ашыга,
Без дә бит тик тормыйбыз.
Уйныйбыз да, көләбез дә,
Эшләргә дә өлгерәбез -
Әкиятләр илендә))) 02.10.2018
Әкият- әдәбиятнең кечкенәләр ярата торган жанры. Әлеге шаян, хыялга бай, уенчак жанрда балага бигрәк тә югары әхлакый хакыйкатьне аңлату җиңел. Әкиятләр педагогик тәлапләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлекә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка өйрәтәләр. Һәртөрле әхлаксызлыкны , бозыклыкны гаеплиләр. Яхшылыкка өндәүнең, яисә ялгыш адым ясаудан кисәтүнең берничә тапкыр кабатлануы, һәрхәлдә, кешедә уңай сыйфатлар тәрбияләүне тизләтә.
-
Бәйрәм белән!!! 01.10.2018
Кадерле әби-бабаларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән -
Без рәсем ясыйбыз))) 25.09.2018
Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сүрәтләп, карандаш яки пумаланы контур буенча йөртергә, предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә
-
Режим моменты.)))) 24.09.2018
Доминолар безнең дуслар,
Аерылмыйбыз бер көн дә.
Баш миләренә хәрәкәт –
Читттә калмый беркем дә
-
Без шашка уйныйбыз))) 19.09.2018
Максат: балаларда бер - берсенә дустанә мөнәсәбәт блдыру,уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү
-
Физкультура шөгелендә 18.09.2018
Сөенеп көтеп алабыз
Һәрчак физкультураны..
Ныгытабыз сөякләрне,
Һәм мускулларны.
-
Геометрик фигуралар иленә сәяхәт))) 11.09.2018
Максат: геометрик фигураларны – түгәрәкне, өчпочмакны, овалны, турыпочмакны искә төшерү, аларны әйләнә-тирәдә күрә белү. Бер төрле фигураларны зурлыклары буенча чагыштыра белү, сөйләмдә чагыштыру нәтиҗәләрен кулланырга өйрәтү.
-
Әвәләү шөгеле))) 10.09.2018
Максатлар:
1. Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны, алар турында белемнәрен тирәнәйтү, сыйфатларын билгеләүне дәвам итү.
2. Пластилинны турыга тәгәрәтеп һәм түгәрәкләп әвәләү күнекмәләрен формалаштыру. Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әвәләү процессында балаларда пөхтәлек; әйләнә – тирә юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
-
Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак))) 06.09.2018