Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Бәйрәм мизгелләре.))) 25.10.2018
-
Көге бал бәйрәме))) 25.10.2018
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
Борын заманнарда бер авыл агаеннан
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.
- Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
- Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгәндер безнең зал.
-
Кул эше белем бирү эшчәнлеге. 23.10.2018
"Каен агачы"
Табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Каен агачының үзенчәлекле билгеләрен: кәүсә төзелеше, кайрысын чагылдырып каен агачы ясарга өйрәтү. Бармак чуклары хәрәкәтен камилләштерү.
-
Режим моменты.)))) 18.10.2018
Әй акыллы курчагым,
Йом күзеңне, бәлли-бәү.
Башка бер сүз дә дәшмим,
Йоклап алыйк без икәү.
Җәвад Тәрҗеманов
-
Көзге эшләр)))) 17.10.2018
1. Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү.
2. Игътибарлылыкны арттыру, хәтер сәләтен үстерү.
3. Тасвирлап сөйли белү, алган белемнәрне иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү
-
Спорт уеннары. 16.10.2018
-
Рәсем шөгеле.)))Көзге каен һәм чыршы агачы 12.10.2018
Ике төр агачнын үзенчәлекле якларын күрсәтепясый белү сәләтен үстерү.
Дөрес итеп төсләрне сайлап алу.Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү.
-
Әйләнә-тирә белән танышу ))) 11.10.2018
Максат:
-Балаларны йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар белән таныштыруны дәвам итү; тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдалары турында белем бирү.
-Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерү.
-Мөстәкыйль фикерләү сәләте тәрбияләү; кыргый һәм йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү
-
" Көзге агач" (Күмәк эш) 09.10.2018
Максат:Балаларның пластилин белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү
Балаларда игътибарлылык ,күзәтүчәнлелек, кызыксынучанлылык
сыйфатлары тәрбияләү. Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген
күрә белү,соклану хисләре тәрбияләү.
-
Биюләр өйрәнәбез))) 08.10.2018
Әз генә вакыт булдымы,
Биергә тотынабыз.
Ялкаулыктан ансат кына
Без шулай котылабыз.
Сәламәтлекнең нигезен
Хәрәкәт тәшкил итә.
Шуңа күрә безнең көннәр
Гел хәрәкәттә үтә.
Сезгә эндәшеп калабыз:
Безнең арттан калмаска.
Бәрәкәтле хәрәкәттән
Һичкайчан аерылмаска