Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Муса Җәлил - каһарман шагыйрь". 16.02.2021

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Т.Н. герой- шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышланган әдәби кичә уздырды, классларда тәрбия сәгатьләре узды, күргәзмә оештырылды. Укучылар аның тормыш юлын, үлмәс иҗатын тагын бер кат искә алдылар. Шигырьләрен сөйләделәр, кургәзмәдәге китаплар белән таныштылар.
-
Котлыйбыз!
16.02.2021
Физкультура олимпиадасының республика этабында 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова З. призёр булды. Укучыбызны һәм аның җитәкчесе Мостафин Р. Р.ны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
15 февраль - совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылган көн
15.02.2021
Әфганстан..... Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
-
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2021

Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша.
-
Чаңгы эстафетасы - 2021 13.02.2021

-
Әфганстан - йөрәк ярасы! 13.02.2021

5 - 6 сыйныф укучылары Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызны искә алды, аларның истәлекләре белән танышты. Ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне без һәрчак хәтердә сакларга тиешбез.
-
"Искиткеч әйдаман" 12.02.2021

Район күләмендә укучылар арасында үткәрелгән"Искиткеч әйдаман" бәйгесендә 9 сыйныф укучысы Гарифуллина И. катнашты һәм " Иң креатив әйдаман" номинациясендә җиңүче булды. Индираны һәм аның җитәкчесе Нуриева Т.Н. ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Всероссийский исторический квест "Сталинградская битва" 11.02.2021

-
"Арча йолдызлары" конкурс - фестивале 11.02.2021

Арча сәнгать мәктәбендә "Арча йолдызлары" конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды. Конкурста катнашкан барлык укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә унышлар телибез!
-
Туган телем - татар теле! 10.02.2021

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүген 2 нче сыйныфта узган класс сәгате шул темага багышланды. Татар халкының тарихына, әдипләребез иҗатына, татар телендә чыга торган газета - журналларга күзәтү ясалды.










