Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Батарея тапшыр - керпенең гомерен саклап кал 16.04.2019
Мәктәптә файдаланылган батарейкаларны җыю эше дәвам итә. Кулланылган кече ток химик чыганакларын иң күп тапшыручылар Галиев И. һәм Фәхретдинова Р. Игелекле эшегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәбез!
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 12.04.2019
1961 елның 12 апрелендә, дөньяда тәүге тапкыр, кеше утырган “Восток” космик корабы галәмгә очты. Бу кеше — космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Әлеге дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды.
Юрий Гагарин галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам итә. 1961 елның августында космоска “Восток-2” корабында Герман Титов, 1962 елның августында “Восток-2” корабында Андриан Николаев оча. 1963 елның 16 июлендә космоска дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Терешкова юл ала. Бүген "Космонавтика көне"нә багышлап һәрбер сыйныфта тәрбия сәгатьләре , 7-8 нче сыйныф укучылары арасында җыр конкурсы узды. -
Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары "Космос һәм без" темасына викторина эшләделәр. 11.04.2019
-
WorldSkills 2019 10.04.2019
Рус теле укытучысы Хәйретдинова Р.Т. 2019 нчы елның 22 - 27 нче августында Казан шәһәрендә узачак "Ворлдскиллс" һөнәри осталык дөнья чемпионаты турында мәгълүмәт белән таныштырды. Укучылар шул сайттагы яңалыклар белән таныштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Космос - ул без
09.04.2019
9 нчы апрель көнне 1 - 9 нчы класс укучылары өчен видеоролик күрсәтелде. Укучылар космонавтларның очыш вакытында яздырылган тавышларын тыңладылар, алар турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар.
-
Галәм офыклары 08.04.2019
Космонавтика көненә багышлап, укучылар арасында галәм темасына рәсем конкурсы уздырылды. Укучыларыбыз бу конкурска бик теләп кушылдылар. Алар үз хыялларын, үз галәмнәрен һәм галәм офыкларын рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
Без Тукайны укыйбыз
06.04.2019
3 нче сыйныф укучылары әдәби марофонга кушылды.
-
Без - нәни артистлар 04.04.2019
Башлангыч сыйныф укучылары " Сәхнә нигезләре" түгәрәгендә әдәби образлы элементларны өйрәнәләр, сәхнәдә үз - үзләрен тоту күнекмәләрен үстерәләр. Түгәрәккә йөрүче укучылар, башлангыч сыйныф укучылары өчен А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен тәкъдим иттеләр.
-
Сак булыйк юлларда! 03.04.2019
Укучылар 100% процент яктырткыч элементлар белән тәэмин ителгән.
-
Иң яхшы,матур сыерчык оялары 02.04.2019
Район күләмендә уздырылган "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесендә "Иң креатив дизайн" номинациясендә 1 нче урынны Ахметов Вәкил, "Иң матур һәм оригинал" номинациясендә 3 нче урынны Ахметов Вәкил, "Әкияти тылсымлы оя" номинациясендә Хәйретдинова Зөхрә җиңү яуладылар. Хезмәтләре өчен алар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, котлыйбыз!!!