Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Зыяны күп- белегез 25.02.2019
Кулланылган батарея һәм энергияне саклый торган лампалар зур зыян китерә. Әгәр аларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүплеккә ташласаң, терекөмеш, кадмий, никель һәм башка төрле металлар бүленеп чыга. Алар хайван, үсемлек, туфрак, җир астыннан чыккан суларга, шулай ук һавага тискәре йогынты ясый. Чүп контейнерына ташланган яки анда “барып җитә алмаган” батарея 20 квадрат метр җирне агулый. Ә энергияне саклый торган лампа, янып чыкканнан соң, куркыныч тудыру җәһәтеннән беренче класска керә.
-
Бәйрәм белән,кадерле ир - егетләребез! 23.02.2019
Ватан – ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
-
"Сиңа миннән сәлам!" 22.02.2019
Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сиңа миннән сәлам" тапшыруы булды. 4-5 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре эчтәлекле чыгыш-концерт әзерләгәннәр. Ир-ат укытучыларыбызны һәм егетләрне, малайларны котлау матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
"Аҗаган" уены 22.02.2019
Апаз урта мәктәбендә узган "Аҗаган" уенының зона этабында безнең мәктәп командасы I урынны яулады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.Алдагы район этабында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Сау бул, Әлифба! 21.02.2019
Бүген бездә кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе -Әлифба бәйрәме булды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен-ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
-
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2019
Халыкара Туган тел көненә багышланган "Иң татлы тел- туган тел" дип аталган әдәби - музыкаль кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Укытучылар чаңгыда 19.02.2019
19 нчы февраль көнне мәктәбебезнең прфсоюз членнары чаңгы ярышында катнашты.
-
"Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел» Республика бәйгесе 18.02.2019
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Республика балалар китапханәсе яшүсмерләрне "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" исемле республика бәйгесендә катнашырга чакырдылар. Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гафетдинов Раил Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашлары турында инша язды. Һәм Республика балалар иҗаты бәйгесендә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.02.2019
16 нчы февраль көнне Арчада Фәнил Гәрәфиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары уздырылды.Бу ярышта безнең мәктәп командасы III урынны яулады.Җиңүчеләрне чын күңелән котлыйбыз,яңа уңышлар телибез.
-
Карадуган авылы Герой - шагыйрь Муса Җәлил музеенда 16.02.2019