Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кошлар көне 01.04.2019
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик! -
Теннис ярышы 27.03.2019
Район буенча уздырылган теннис ярышында Хәсәншәех командасы II урынны яулады. Котлыйбыз!!
-
"Без бергә" 26.03.2019
"Мәгариф бүлеге" идарәсе район мәктәпләре укучылары катнашында "Без бергә" Республикакүләм балалар иҗат сәнгать фестиваленең муниципаль туры буенча гала-концерт уздырды. Алты номинация билгеләнгән - "Хореография", "Халык вокалы", " Халык ансамбле", "Инструменталь ансамбль", "Сәнгатьле уку","Мода театры". Фестивальдә катнашучылар яшь буенча ике төркемдә көч сынашты. Аның беренчесе - 9-12 яшьлек кече группа булса, икенчесе -13-17 яшьлек урта группа. Фестиваль дүрт этапта уза. Башта мәктәпләрдә аның башлангыч этабы узды. Аннан сайлап алынган номерлар алда әйтелгән муниципаль этапта катнашты. Бу этапта җиңүчеләр апрель башында Теләчедә узачак зона этабында катнашачаклар. Гала-концертта Галиевлар гаиләсе "Иҗади гаилә" номинациясе буенча чыгыш ясап, 1 дәрәҗә лауреат исеменә, Закирова М. "Сәнгатьле уку" номинациясендә III урын, "Хореография" номинациясендә "Изюминка" бию коллективы II урынга лаек булдылар. Без аларны ихластан җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Музыкаль калейдоскоп 26.03.2019
26 нчы март көнне музыка укытучысы Рахимбаев М.А. " Музыкаль калейдоскоп" уены үткәрде. Төрле уеннар, "Виртуаль музыка уен кораллары", бер хәрефкә башланган җырларның исемен әйтү һәм башкару укучыларның күңеленә хуш килде.
-
Ата - аналар җыелышы 25.03.2019
Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә 3нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы булды. Ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләре, машинада балалар өчен кресло таләпләре, утяктырткыч элементлары, штраф төрләре һәм башка күп төрле закон-кагыйдәләрне аңлатып үттеләр. Шулай ук ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Бадгиев Р.М. 3 нче чирек нәтиҗәләре, алда торган ВПРның нинди тәртиптә үтәчәге белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гафетдинова Э.Д. балаларның тәртибенә, үз-үзләрен тотышына игътибарлы булырга чакырды.
-
Иң матур сыерчык оясы 22.03.2019
"Иң матур сыерчык оясы" конкурсында Хәсәншәех мәктәбе актив катнашты. Һәр бала матур,унайлы сыерчык оялары ясап алып килде. Иң матур сыерчык оясы ясаган Ахметов Вәкилнең эше район конкурсына җибәрелде.
-
Бер очрашу үзе бер гомер 18.03.2019
Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Нуриева Т.Г. күренекле авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты Люция Хәсәнова белән очрашу кичәсе оештырды. Люция апа Хәсәншәехта үткән бала чакларын, җирле мәктәптә үзен укыткан укытучыларны искә алды.Институтта укып белем алуы, җырчы буларак дөньяның төрле илләрендә булуы, педагог буларак шәкертләренең уңышларына сөенеп яшәве турында ихлас сөйләве укучылар күңелендә озак сакланыр. Барча катнашучылар бу очрашудан күңелләренә шифа алдылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.03.2019
Республика буенча уздырылган каратэ ярышында Хамидуллин Р. - I урын, Набиев Н. - I урын, Хамидуллина А. - I урын яуладылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!
-
"Без бергә" 16.03.2019
15 нче март көнне " Без бергә" конкурсының мәктәп этабы узды, район этабына номерлар сайланды.
-
Тере классика 15.03.2019
Арча шәһәрендә узган бу конкурста безнең мәктәптән Гарипова Р. һәм Гарипова З. уңышлы чыгыш ясадылар.