Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2021

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Ул көннәрдә бәйрәмнәр , төрле ярышлар үткәрү, тәмле сыйлардан авыз итү –борынгыдан килгән матур гадәт санала. Безнең мәктәбебездә ел саен Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да, 20 нче март көнне мәктәбебездә “Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучыларыбыз Нәүрүз әйтү йоласын башкардылар, язга багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, халкыбызның борынгыдан килгән уеннарын уйнадылар. Икенче өлеше күңелле уеннар белән ачык һавада дәвам итте. Бәйрәмнән яхшы кәеф алып, күтәренке күңел белән, укучыларыбыз язгы каникулларга таралышты.
-
"Сез - безнең горурлыгыбыз! Без сезнең белән горурланабыз!". 09.03.2021

Мәктәбебез коллективы тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле гүзәл затларыбыз! 08.03.2021

Язның әлеге беренче бәйрәме – җир йөзендәге иң якты, иң изге бәйрәм. Бүген иң изге теләкләрне кабул итегез, һәрберегезгә якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Һәр хатын-кыз иң ягымлы, иң җылы сүзләргә лаек.. Кадерле хатын-кызларыбыз, сездәге илаһи гүзәллек,
нәфислек, ягымлылык дөньяны һәрвакыт җылытып торсын иде. -
Бүген бездә аулак өй! 06.03.2021

-
Чаңгы ярышы 05.03.2021

Мәктәп командасы Ф. Гарәфиев призына Арча районы беренчелегенә үткән чаңгы ярышында 4 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
"Без бергә" милли балалар фестивале 04.03.2021

Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Арча муниципаль районында «Без бергә " Республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.
«Россия сувенирлары» декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсендә халык (һөнәр) мәдәнияте традицияләрендә эшләнгән һәм төрле материаллардан: тукымалар, җепләр, тире, агач, каен, балчык, металлдан эшләнгән эшләр тәкъдим ителде.
«Без бергэ» Фестиваль-конкурсы ике яшь төркемендә (кече һәм урта төркем) һәм түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: халык вокалы, халык вокаль ансамбле, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку,мода театры (этнографик костюмнар, заманча костюмнар),театр иҗаты. Конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнаштылар.
-
"Халкым җәүһәрләре" 03.03.2021

Әниләребез ике командага бүленеп эшлекле уенда катнаштылар, үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларыбыз әниләрен бәйрәм белән котладылар.
-
"Без бергә" милли балалар фестиваленең мәктәп этабы 02.03.2021

-
1 март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне
01.03.2021
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне 1990 елда Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча гражданнар оборонасы һәм оборона милли хезмәтләре башкара торган мөһим бурычларга — гомерен һәм әйләнә-тирә мохитне саклап калуга җәмәгать игътибарын җәлеп итү максатларында гамәлгә куелды. Бәйрәм датасы итеп Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы уставы (1972 елның 1 марты) үз көченә керү көне сайланган, аны кабул итү хөкүмәтара оешма статусы биргән.
-
Мәктәбебез укучылары "Әниеңне котла!" флешмобына кушылды. 01.03.2021











