Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы 25.04.2021

"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында безнең мәктәп командасы төп гомуми мәктәпләр арасында беренче урынны яулады.Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Язгы өмә
17.04.2021
Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала.Шушыларны истә тотып, бүген экологик өмә үткәрелде. Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!
-
Велотуризм 17.04.2021

Арча укучылар сараенда уздырылган ярышта 4 нче класс укучысы Фахретдинова Р. 2 нче урынга лаек булды. Рәзиләне һәм аның җитәкчесе Ммостафин Р.Р. ны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашу
15.04.2021
Әлеге очрашу Шушмабаш урта мәктәбендә узды. "Ялкын" лылар укучыларны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Бик күп төрле интернет проектлар белән таныштылар. Очрашу бик эчтәлекле, күңелле узды.
- Карадуган авылында М.Җәлил премиясе лауреаты Нурбәк Батулла белән очрашуда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 14.04.2021
-
Ярминкә 13.04.2021

- Укытучылар һәм укучылар коллективы "Бөтендөнья сәламәтлек көне"нә багышланган флешмобка бик теләп кушылдылар. 07.04.2021
-
Шигырь конкурсы 03.04.2021

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә туган тел һәм әдәбиятынын пропагандалау максатыннан, 2021 нче елның март аенда Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә районкүләм “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән шигырь иҗат итүчеләр бәйгесе үткәрелде. Конкурсның төп максаты:
- татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү;
- укучыларда әдәбият, сәнгать, иҗатка кызыксыу уяту;
- әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне ачыклау;
Бәйгегә җибәрелгән эшләр ике яшь категориясенә бүленеп каралды.
1-4 сыйныф укучылары өчен ”Балачак дөньясы”, 5-7 сыйныф укучыларына “Туган телем - иркә гөлем” темасы. Барлыгы 84 эш тәкьдим ителде. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
-
1 нче апрель - кошлар көне
01.04.2021
Төннәрен салкын булса да, табигатьтә җанлану сизелә. Кояш җылы нурларын сибә, кошлар сайравы ишетелә. Табигатьнең уянуы белән 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Кошлар – канатлы дусларыбыз“ дип исемләнгән чара узды. Кошларның сайрауларын аера белү буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Гафетдинова Э.Д. кошларның төрләре, яшәү рәвешләре турында кызыклы мәгълүмат җиткерде.
-
Котлыйбыз! 22.03.2021

Беренчел профсоюз оешмалары арасында оештырылган волейбол ярышында командабыз з нче урынны яулады.Котлыйбыз! Команда кызларына киләчәктә дә уңышлар телибез!










