Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Бесмертный полк" 07.05.2016

"Үлемсез полк" акциясе узган ел башланып китте. Бу акция һәр кешегә үз гаилә архивын тагын бер кат барларга, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы информацияне тулыландырырга мөмкинлек бирде. Безнең мәктәп тә акция кысаларында авылыбыз батырлары турында яңадан истәлекләр җыйды, аларның фотоларын митингка алып чыктык.
-
Тантаналы митинг 07.05.2016

Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәр елдагыча авылыбыз уртасына урнашкан гүзәл Җиңү паркына митингка җыелдык, өлкәннәр дә, яшьләр дә бүген бер рухта, барыбыз да батырлар алдында баш иябез, аларны бер минут тынлык белән хөрмәтлибез. Бу көнне аеруча дулкынландыргыч чыгышлар, һәркемнең күзендә яшь тамчылары. Әби- бабаларыбызны искә алабыз, бүгенге матур тыныч тормышыбызга дан җырлыйбыз. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын!
-
Батырлар онытылмый! 06.05.2016

Бүген укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга әзерлекне дәвам иттеләр: алар һәйкәлләргә салу өчен веноклар әзерләделәр, ә СМС балалар отряды членнары сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар һәм аларны тантаналы митингка чакырдылар.
-
#Җиңү язы акциясе 05.05.2016

1-9 май көннәрендә район буенча "Победная весна" "Җиңү язы" акцияләре игълан ителде. Әлеге акцияләрдән без дә читтә калмыйбыз. Төрле чараларда актив катнашабыз. Укучылар Мемориал комплекс тирәсен чистартканнан соң, чәчәкләр утырту өчен түтәлләр әзерләделәр.
-
Профилактик эш 04.05.2016

-
Сугыш ветеранында кунакта 03.05.2016

Бүген 6-7 нче класс укучылары сугыш ветераны Сәгыйтҗанов Рәис ага белән очраштылар һәм сугыш елы хәтирәләрен искә алдылар.
-
Акциянең 6 нчы көне 30.04.2016

Акциянең 6 нчы көне. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр бергәләшеп мәктәп бакчасын, территориясен тәртипкә китерделәр. Аннан соң алар “Изгеләр чишмәсе” тирә-яягын чистарттылар
-
Бәйрәм белән! 30.04.2016

6 нчы класс укучылары 1 майга карата бәйрәм кичәсе әзерләделәр. Кичәгә әти-әниләр, укучылар җыелды.Кичәне класс җитәкчесе Нуриева Т.Г. әзерләде. Укучыларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршыладылар һәм аларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Экоакциянең 4 нче көне 28.04.2016

5-7 класс укучылары арасында “Табигать безнең тирә-ягыбызда” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Укучыларыбыз бу конкурста актив катнаштылар, табигатькә карата үзләренең фикерләрен рәсемнәрендә күрсәтә алдылар.
-
Экоакциянең 3 нче көне 27.04.2016

Башлангыч класс укучылары бүген табигать кочагына экскурсия ясадылар. Алар анда агачларның яшәрүен күзәттеләр, җылы яктан кайткан кошлар тавышын тыңладылар.Алар табигать белән хозурланып кына калмадылар, ә чистарту эшләре дә алып бардылар.7 нче класста “Табигать һәм без” дигән темага класс сәгате үтте. Алар хәзерге экологик хәл турында фикер алыштылар










