Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Табигать-туган йортыбыз 07.04.2017

1 нче сыйныф укучылары “Табигать – туган йортыбыз” дип аталган проект эшен тәкъдим иттеләр. Проектның максаты: тирә-якка мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәнү; танып –белү сәләтен үстерү. Актуальлелеге: элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, шигырьләр, картиналар, хикәяләр иҗат иткән. Үз эшләрендә укучылар табигатьнең камил һәм кабатланмас булуын, аның ярдәмгә мохтаҗлыгын, табигать белән һәрчак гармониядә яшәргә кирәклеген ассызыкларга,табигать-анага ярдәм итү юлларын, табигатьне яратуларын һәм аны яхшы белүләрен дә күрсәтергә теләгәннәр.
-
Яна Кенәр-укучыларның фәнни-гамәли конференция 06.04.2017

5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, СССР ның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге беренче районкүләм, 5 нче мәктәпкүләм укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференция тулысынча Арча районына багышланып “Арча ягы- туган ягым” исеме астында булды. Чараның зур кунаклары — Рәгыйб Усманович белән аның тормыш иптәше Фәния Рәхимовна. Конференциянең тантаналы ачу өлешендә балалар һәм килгән кунаклар Рәгыйб абыйның тормыш юлы белән таныштылар.
Конференциягә районның 17 мәктәбеннән икенче турга 48 укучы чакырылган иде. Эшчәнлек биш юнәлеш буенча оештырылды . Безнең мәктәп укучысы Гафетдинов Айрат 1 урын. Котлыйбыз.
-
Скоро АРСКИЙ БАЛ 05.04.2017

Подготовка к Арскому балу идет полным ходом. Учащиеся с удовольствием готовят вальс, поздравительную речь. До начала бала осталось только подготовить костюмы, платья и отрепетировать танец.
-
Экологик лото: Канатлы дусларыбыз. 04.04.2017

4 нче апрельдә 6 нчы сыйныфта “Экологик лото” уены үткәрелде. Алып баручы табышмак әйтте яки кошны тасвирлады.Укучылар кошның исемен әйтергә һәм кошның рәсеме төшкән рәсемне күрсәтергә тиеш иде. Икенче өлештә аудиоязмада кошлар тавышы тыңланды. Класс җитәкчесе, Гафетдинова Э.Д. табигатьтә кошларның әһәмияте турында сөйләде.
-
Ата-аналар комитеты конкурсы
03.04.2017
2 апрель көнне ата-аналар Арча шәһәрендә уздырылган Ата-аналар комитеты конкурсында катнашып кайттылар. Сез безнең җиңүчеләребез! Без сезнең белән горурланабыз. Гаиләгездә тигезлек, татулык, сәламәтлек, бәхет, шатлык, улларыгызның һәм кызларыгызның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп озын-озак яшәвегезне телибез. Рәхмәт сезгә!
-
Көлке көне 01.04.2017

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!
-
Укырга...Укырга...Укырга... 29.03.2017

2016-2017 нче уку елының соңгы чиреген башладык. Уңышлы уку , уңышлы имтиханнар телик, дуслар.
-
Иртәгә-УКЫРГА! 28.03.2017

-
Каникулда- ярышлар 25.03.2017

Каникулда Арчада бик күп спорт ярышлары узды. Теннис һәм бадминтон ярышларына безнең укучыларыбыз барып, үзләренең 1 урыннарын алып кайттылар. Молодцы. Алга таба да уңышлар.
-
Язучылар белән очрашу 24.03.2017

24 мартта Мирҗәм һәм Апаз авылларына бер төркем язучылар кайтты. Чыгышы белән Мирҗәм авылыннан ветеринария өлкәсендә галим, шагыйрь Рифат Җамал иҗатташ дусларын алып кайтты. Сүз остасы, җырчы Алмаз Хәмзин дә бар иде. Язучылар Апаз авылы мәдәният йортында халык белән очрашты. Очрашу бик күңелле булды. Рифат Җамал үзе дә : «Күптәнге хыялым тормышка ашты», — дип чыгышын тәмамлады ул. Бу очрашуда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Һәр язучының чыгышы, көчле алкышларга күмелде. Очрашу тәмамлангач та, балаларның язучылар белән аерылышасылары килмәде.










