Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 09.11.2016

Башлангыч классларның дәрестән тыш эшчәнлеге билгеләнгән көннәрдә төгәл алып барыла. Балалар актив катнашалар. "Спорт уеннары" түгәрәге гимнастик күнегүләрдән башланып китә.
-
Авыр үзләштерүче укучылар белән эш 08.11.2016

Бүгенге көндә экзаменнарны уңышлы тапшыру һәр укытучыны борчый торган мәсьәлә. Математика укытучысы Сәләхова Г.М. ,билгеләнгән график буенча , авыр үзләштерүче укучылары белән экзаменга әзерлек эшен алып бара.
-
Уку дәвам итә... 07.11.2016

Бүгн мәктәпләрдә 2 нче чирек башланды. Укучылар яңадан белемнәрен тупларга мәктәпләргә килделәр. Кышкы чорда юлда йөргәндә укучыларга аеруча сак булырга кирәклеге турында класс җитәекчеләре әңгәмәләр уздырдылар. Алар анда юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, юлларда йөргәндә сак булу турында сөйләштеләр. Сак булыйк! Үзебезне яклыйк һәм саклыйк!
-
Профсоюз ярышы 05.11.2016

Бүген мәктәбебезнең укытучылары мылтыктан ату һәм дартс буенча профсоюз ярышларында актив катнаштылар
-
Ярыш...ярыш... 04.11.2016

4 ноябрь көнне бадминтон буенча Балтач спорт комплексында бертуган Таҗетдиновлар призына ярыш узды. Безнең мәктәптән дә 4 укучы катнашты. Гарипова Зәринә 2 урынга лаек булды. Грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Алга таба да зур җиңүләр, сиңа!
-
Халыклар бердәмлеге көне 03.11.2016

Кадерле коллегалар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Һәммәгезгә дә бәхет һәм иминлек, сәламәтлек, оптимизм, ныклык, тынычлык һәм теләктәшлек телибез.
-
Педсовет 01.11.2016

11 нче ноябрь көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә белем сыйфатын күтәрүнең шарты буларак укучыларны ДЙА га әзерләүдә уңышлар һәм проблемалар, 1 нче чирек йомгаклары, алда торган бурычлар каралды. Башлангыч класслар укытучысы Тазиева Г.С. "Укытуның актив методлары" темасына мастер класс күрсәтте.
-
Без-беренче! 31.10.2016

31 нче октябрь- балаларның каникулларының беренче көне. Арча шәһәрендә бадминтон буенча ярыш узды. Мәктәбебезнең 12 бадминтон уенын яратучылар, үзләренең көчләрен сынап кайтырга ярышка бардылар. Алар чын мәгънәсендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 2 укучы -1 урынга, 3 укучы- 2 нче урынга, 2 укучы- 3 урынга лаек булдылар. Афәрин. Без сезнең белән горурланабыз. Алда да сезгә зур уңышлар.
-
У-р-р-а! Каникул 29.10.2016

31 нче октябрьдән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Укучыларыбыз аны файдалы һәм күңелле итеп үткәрерләр дип ышанып калабыз
-
Интернет дәрес 28.10.2016

26 октябрь көнне 9 класс укучылары белән"Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре" дип исемләнгән дәрес үтте. Алар Интернет челтәрендә утырганда нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклеген, вируслар турында искә төшерделәр, бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.










