Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Учитель года- 2016" конкурсы 22.11.2016

22 ноябрь көнне Арча шәһәрендә "Учитель года" конкурсының район туры узды. Безнең мәктәптән зона буенча җиңеп чыгып, район турында башлангыч класслар укытучысы Тазиева Г.С. катнашты. Ул анда бөтен сынауларны да узып, "Магистр знаний" номинациясе буенча җиңүчесе булды. Котлыйбыз сезне!
-
Казанны яулап кайтты... 21.11.2016

20 ноябрь көнне Казанда Рөстәм Бикмуллин исемендәге 15 Республикакүләм "БикаФест" фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең быел юбилей елы- ул 15 нче тапкыр оештырылды. Гала-концерт Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының концертлар залында үтте. Фестивальдә катнашырга теләк белдереп 200 дән артык гариза кабул ителгән, шуларның 125 се үз чыгышларын жюри әгъзаларына күрсәтте. "Шигърият" юнәлешендә мәктәбебезнең 6 класс укучысы- Хабибуллин Надир гран-прига лаек булды. Надир, син молодец! Котлыйбыз сине, чын күңелдән! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Безнекеләр- җиңүчеләр... 19.11.2016

19 ноябрь көнне узган гер күтәрү ярышында, үз авырлыклары буенча- безнекеләр җиңүчеләр. Молодцы!
-
Әңгәмә-диспут
18.11.2016
"Мин тормышн сайлыйм! дип исемләнгән тема астында әңгәмә-диспут үтте. Анда 9 класс укучылары үзләре әзерләгән презентацияләр аша әңгәмә оештырдылар.
-
"Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" акциясе дәвам итә 17.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә кушылды. "Үз тормышыңны куркыныч астына куйма" девизы астында укучылар өчен күргәзмә оештырылды. Укучылар зур кызыксыну белән материалларны укыдылар, өйрәнделәр, үзләренә күп кенә мәгълүмат тупладылар.
-
Район туры олимпиадалары башланды 16.11.2016

15 ноябрь көнне математика фәне буенча, Арча шәһәрендә, район туры олимпиадалары башланып китте. Уңышлар сезгә.
-
Районный семинар-практикум на тему "Роль семьи в сохранении традиции" 15.11.2016

Заместитель директора по воспитательной работе и преподаватель истории участвовали в районном семинаре-практикуме, где проходил в МБОУ "Арская гимназия №5", на тему "Роль семьи в сохранении традиции".
-
Укытучыбыз - Казанда. 12.11.2016

Укытучылар өчен дә төрледән-төрле читтән торып үткәрелә торган конкурслар бик күп. Шуларның 2 турда үткәрелә торганнары да бар. Укытучыбыз Тазиева Г.С. класс сәгате буенча эшләнгән план конспекты белән заочный турны үтеп, очный турга чакыру алды. 12 нче ноябрь көнне ул үзенең эшен комиссия алдында яклап кайтты.
-
Ата-аналар җыелышы 11.11.2016

1 нче чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышның көн тәртибендә:
ТЭБДУ Тазиева Г.Сның һәм медсестра Закирова Р.М.ның наркотиклар темасына чыгышлары
Педагог оештыручы Закиева Г.М. SMS дети оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Хайретдинова Р.Т. 1чирек йомгакларын анализлады һәм алда торган бурычларга тукталды.
Мәктәп директоры Саляхов Ш.В. тарафыннан төрле сорауларга җаваплар бирелде.
-
Конкурслар... Конкурслар... 10.11.2016

Укучылар өчен төрледән төрле конкурслар үткәрелеп тора. Теләп, актив катнашалар һәм нәтиҗәләре дә куандыра.










